Шәһри Казан

Кабат имтихан бирү түләүле яки автомәктәпләрдәге үзгәрешләр

Казандагы автомәктәпләрнең күбесе вакытлыча ялга киткән иде. Хәзер алар яңадан җанлана башлады, укучыларны җыю дәвам итә. Дөрес, кайберләрендә генә. Казанда барлыгы 100дән артык автомәктәп исәпләнә, аларның ничәсе чын лицензияле икәнен гади халык тикшерә алмый бит.

Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы автомәктәп­ләргә яңа таләпләр куйгач, күбесе, лицензия алу өчен, министрлыкка документлар тапшырган. Кәгазь боткасына ачыклык кергәнче, авто­мәктәпләр «каникулга» китәргә мәҗ­бүр булды. Ниһаять, барысы да җайланды кебек. Күптән укырга керергә хыялланып йөргән танышым Миләүшә:

- Булды, кабул иттеләр, укулар башланды, тик барысы да башкача хәзер, үзгәрешләр күп, - диде.

Нинди үзгәрешләр? Үзем укып чыккан «Автоакадемия» автомәктәбенең генераль директоры урынбасары Владимир Юн белән яңалыклар турында сөйләштек.

- Бу яңа таләпләр безнең файдага ук булмады анысы. Шулай да укучылар саны кимеми, шөкер, әле менә 60 кешелек ике төркем җыя алдык. Дөрес, укуга түләү бәясе шактый артты. Хәзер уку 31 мең сум тора. Төрле автомәктәпләрдә бу бәя төрлечә анысы. Сыйфатына карап. Курсантларга уңайлырак булсын өчен, бәяне өлешләп түләргә рөхсәт итәбез. Шулай ук студентларга, үзе белән тагын кеше ияртеп килгәннәргә ташламалар да каралган.

- Уку вакыты да озайгандыр инде алайса?
- Анысы да һәр автомәктәптә төрлечә. Бездә барысы да килешенде, укуның вакыты үзгәрми, дүрт ай ярым дәвам итәчәк. Ә менә сәгать саннарын арттырабыз. Атнасына хәзер икешәр тапкыр укырга туры киләчәк. Психология укытыла башлаячак.

- Бәяләрнең артуы нәрсәгә бәйле?
- Яңа таләпләр дә тәэсир иткәндер инде, башка сәбәп­ләре дә бардыр. Элек машина йөртергә өйрәнү мәйданчыкларында машина өчен түли идек, хәзер һәр укучы исәбеннән түләргә туры килә. Бер укучының уку дәвамында мәйданчык­та шөгыльләнгәне безгә 2200 сумга төшә.

- Элек беренче тапкырда имтихан бирә алмасаң, тагын теләсә ничә кат бирсәң дә, бушлай иде. Ә хәзер ничек?
- Гыйнвардан бу өлкәдә дә үзгәрешләр кертелде. Машина йөртү таныклыгы өчен элек 800 сум дәүләт пошлинасы түләнсә, яңа кагыйдәләр буенча ул 2000 сумны тәшкил итәчәк. Моннан тыш, юл йөрү кагыйдәләренә кагылышлы имтиханның теория өлешен бирә алмаучылар кабат 2000 сум түләп бирә ала. Мәйданда (площадканы) йөрүне тапшыра алмаганнар икенче тапкырда 1000 сум түләргә тиеш була. Шәһәр эчендә йөргәндә хаталар китсә, һәр тапшырган имтихан өчен 1500 сум түләргә туры киләчәк.

- ?
- Монысына без га­җәп­ләнмибез дә. Киресенчә, файдага булыр кебек. Имтиханны бирә алмадыңмы, аңа кабат килер алдыннан әзерләнергә кирәк бит. Ә хәзер ничек? Күбесе, барыбер бушлай бит аны тапшыру дип, вакытны уздырып йөриләр, әзерләнмиләр, инструкторлар бе­лән өстәмә дәресләр алып шөгыльләнмиләр. Хәзер менә уйланырлык җирлек бар...

Үзгәрешләр автомәктәпләрдә генә түгел, юл йөрү кагыйдәләренә дә ноябрьдән яңалыклар кертелгән иде. Әйтик, хәзер «җәяүле кичүе»ндә кеше булмаса да, алда торган транспорт чарасын узып китәргә ярамый. Кагый­дәне бозган өчен 5 мең сумга кадәр штраф каралган яки машина йөртү таныклыгыннан 4-6 айга мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Шулай ук трамвай юллары кисешкән урынны да «җәяүле кичүе» дип кабул итәргә кирәк, ди. Әмма, кагыйдәләр булса да, үтәүчеләре сирәк. Яңалыкка күнегеп бетә алмый кебек шоферлар. Машинаны узудан бигрәк, «җәяүле кичүе»ндә кешене уздырсалар да рәхмәт.

Яңалыклар дигәннән, сиңа салынган штрафны 20 көн эчендә түлисең икән, аның яртысын гына түләргә мөмкин булачак дигән сүзләр йөрде. Россия Президенты исә бу законга кул куйган һәм ул 2016 елның гыйнварыннан гамәлгә керәчәк, ди. Дөрес, монда кайбер искәрмәләр дә бар. Әйтик, исерек килеш рульгә утырганнарга, икенче кат шул ук кагыйдәне боз­ганнарга бу ташламалар кагылмый. Әлеге законның файдасы булырмы, вакыт күрсәтер.

Сорау-җавап: Куяргамы, юкмы?

Сорау: Яңа гына рульгә утырган өйрәнчекләргә машиналарына сары фонга өндәү билгесе төшерелгән тамганы куярга кирәкме? Ул булмаса, штраф каралганмы?
Җавап: Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ пропаганда бүлегендә аңлатуларынча, өйрәнчеккә махсус тамга белән йөрү мәҗбүри түгел. Башкалар игътибарлырак булсын өчен, тамга комачау итми, әлбәттә.

Сорау: Кыш көне машинаның арткы тәрәзәсенә «Ш» хәрефе төше­релгән тамга куярга кирәк, ди­ләр. Ул булмаса, 500 сум штрафка тарталар, имеш?
Җавап: «Шиплы тәгәрмәч» билгесенә килгәндә, бу тамга формаль рәвештә башкаларны кышкы шиплы тәгәрмәч куелу турында кисәтә. Әмма административ хокук бозу кодексында ул тамга булмаган өчен штраф каралмаган.

Фото: ura.ru

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: