Шәһри Казан

Автомобильләр кешеләрдән акыллырак булачак

Якын киләчәктә автомобиль руле артындагы кеше дә «йоклап» бара алачак. Транспорт чаралары автомат идарә итү приборлары белән җиһазландырылачак.

«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган брифингта бу яңалыкны Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов ирештерде. Әлеге брифинг Казанда республиканың Министрлар Кабинеты тарафыннан 27 февраль-1 март көннәрендә оештырылачак «Яшәеш иминлегенең заманча проблемалары: бүгенге көн һәм киләчәк» исеме астындагы III Халыкара фәнни-гамәли конференция уңаеннан үткәрелде. Әлеге чарада Россия, АКШ, Англия, Германия, Италия, Испания, Кытай, Португалия, Көньяк Корея, Финляндия, Израиль һәм БДБ илләре белгечләренең катнашуы көтелә. «Башлыча, сүз юл хәрәкәтен оештыру турында барачак, чөнки юл иминлеге мәсьәләсе бөтен илләр өчен дә уртак», - диде Рифкать Миңнеханов.
Конференция кысаларында, Казан ярминкәсендә «Иминлек һәм элемтә», «Элемтә», «Хезмәт иминлеге һәм сак» күргәзмәләре эшләячәк. «ERTICO», «Ай-Си-Эл - КПО ВС», «Альпек БАРС Груп», «Панасоник», «Симикон», гомумән, 100дән артык компания үзенең электрон технологияләрен тәкъдим итәчәк. Республиканың баш автоинспекторы Рифкать Миңнеханов әлеге уңайдан: «Без әле кайчан гына адаптив светофорларның акыллылыгына гаҗәпләнгән идек. Бу светофор кайсы юлда машиналарның күплеген «күрә» дә яшел утны шул тарафка озаграк тота. Ләкин тормыш кызу тизлектә алга бара. Хәзер инде Mercedes-Bens, BMW һәм KIA компанияләре һәлакәт куркынычын, руль артындагы кешенең арыганлыгын тоемлаучы автомобильләрне күпләп җитештерергә әзерләнә. Башка транспорт чарасына, җәяүлегә яки каршылыкка бәрелү ихтималы тууга ук, «текә» автомобиль үзеннән-үзе туктый. Кеше барасы җиренең адресын автомобиль компьютерына кертә һәм тимер аргамагың сине программа буенча шул урынга илтә. Мондый машиналарны чит илдә күргәнем бар инде. Алар Россиядә дә таралыш алачак. Әгәр акыллы электрон технологияләр белән җиһазландыру заводның үзендә үк үткәрелсә, ул очракта безнең «Лада»ларның да бәяләре әллә ни күтәрелмәячәк», - дип билгеләп үтте.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: