Шәһри Казан

Автотранспортчылар: «Бәяне арттырмасак, автобусларны киметергә туры киләчәк»

Апрельдә дизель ягулыгына акцизлар артырга тора. Шуңа бәйле рәвештә транспорт бәясен 28 сумга кадәр күтәрергә уйлыйлар.

Кичә Казан халкын гөр китергән һәм әле якын арада тынычланырга ирек бирмәячәк бер тема кузгатылды: Казанның автотранспорт предприятиеләре шәһәр мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов исеменә ачык хат язган. Алар транспорт хезмәте өчен тарифларны арттыруны сорый. «Бүгенге тарифлар элекке дәрәҗәдә калса, маршрут автобусларының саны дүрттән бер өлешкә кимеячәк. Тарифлар 2014 елның февраленнән бирле үзгәргәне юк. Автопаркны тоту кыйммәтләнде, салым, транспортны иминиятләштерү, запас частьларның бәяләре артты. Апрельдә дизель ягулыгына акцизлар артырга тора. Боларны истә тотып, транспорт бәясен 28 сумга кадәр күтәрү дөрес булачак дип уйлыйбыз», - ди алар. Тарифлар артмаган очракта, ватык автобуслар, тукталышлардагы халык өере, салондагы ыгы‑зыгы чорына әйләнеп кайтмагаек дип тә өстиләр.
К азан мэры Илсур Метшин шушы көннәрдә пассажир ташучылар белән очрашу оештырырга кушкан.

- Казанда пассажирлар йөртә торган автотранспорт предприя­тиеләренең ачык хаттагы борчуын уртаклашабыз, - диде Казан башкарма комитетының транспорт буенча комитеты рәисе Айдар Габделхаков. - Бүген шәһәр җәмәгать транспортында йөрү, акча белән түләгән очракта - 20 сум, карта белән түләгәндә - 18 сум, инвалидлар, пенсионерлар, ятимнәр һәм башка төр гражданнар өчен льготалы түләү - 15 сум. Соңгы мәртәбә транспортта йөрү бәясе ике ел - 2014 елның февралендә 1 сумга, ягъни 5,2 процентка арттырылды. Льготниклар өчен түләү биш ел буе үзгәрешсез кала бирә.
Айдар Габделхаков соңгы елларда машиналарның артуы аркасында, җәмәгать транспортыннан файдаланучыларның ел саен 1-1,5 процентка кимүен дә искәртте. Шуның аркасында, автотранспорт предприятиеләренең табышы кими бара.

- Инфляциянең югары үсеше (соңгы ике елда Россиядә инфляция үсеше 25,8 процентны тәшкил иткән, биш елда - 51 процент) һәм чит ил валюта курсларының артуы аркасында, предприятиеләрнең чыгымнары сизелерлек артты. Запчастьлар, ягулык материаллары, шулай ук электр энергиясе белән коммуналь хезмәтләрнең бәяләре кинәт кенә күтәрелде. Әйтик, ике ел эчендә кайбер ягулык материаллары - 23‑45 процентка, запчастьлар - 18‑300 процентка, электр энергиясе 5,6 процентка кыйммәтләнде. Шәһәрнең автотранспорт предприятиеләренең баланс чыгымнары узган елның ахырына 400 миллион сумга җыелды, - диде ул.

Тарифлар түбән булу транспорт йөртүчеләрнең хезмәт хакына йогынты ясый. Былтыр автотранспорт предприятиеләрендә йөртүчеләрнең эш хакы нибары 2‑4 процентка күтәрелгән, ә электр транспортындагыларныкы, гомумән, 8 процентка кимегән. Шәһәр пассажир транспорты 350 шоферга кытлык кичерә, эшләүчеләрнең 19 проценты пенсия яшенә җитеп килә икән.
Бер караганда, тарифны арттыру халыкта канәгатьсезлек тудырачак, икенче яктан караганда, пассажир йөртүчеләрнең гозере бүгенге көндә килеп туган икътисади вазгыятьне тасвирлый, дип ассызыклады комитет рәисе.

- Чыгымнарны йөгәнләп, тарифны түбән тоту халыкка хезмәт күрсәтү һәм пассажир йөртүләрнең куркынычсызлык сыйфатына зыян салырга мөмкин. Шул рәвешле рейсларның саны кимергә мөмкин, аеруча кичке якта, хәрәкәт итү интервалы, «пик» сәгатьләрендә салонда кеше саны артырга, автобус паркының торышы начарланырга мөмкин, - диде ул.

Тарифлар буенча дәүләт комитетыннан безгә хәбәр итүләренчә, хәзерге тарифлар инде ике елдан артык каралмаган. Тарифны үзгәртү турындагы мәсьәлә 2015 елның сентябреннән тикшерелә башлаган. «Инфляция күрсәткечләре, шул исәптән ягулык-майлау материалларына, шин һәм запчастьларга бәяләр күтәрелү, шулай ук пассажир ташучылар тарафыннан бирелгән исәп‑хисап һәм бухгалтерлык документлары чыгымнарсыз гына эшчәнлек алып баруны тәэмин итмәве турында нәтиҗәләр чыгарырга мөмкинлек бирә», - диде исемен әйтергә теләмәгән әңгәмәдәшебез. Пассажирларны ташу өлкәсендә заказчы булып Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты торганга, дәүләт комитеты аның яңа гариза һәм тарифлар билгеләү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итүен көтә.

Сораштыру

Мөслимә Шәфыйк:
- Матур, чиста трамвайларга, минутында ук сине тиешле урынга китереп җиткерә торган метрога сөенеп туя алмыйбыз. Транспорт эшенә сүз тидереп булмый. Әмма аларга бәя арту бер дә сөендерми безне. Ярар, без, пенсионерлар, акчабызны ничек тә сузып-тартып яшибез. Укучы балалар, студентлар көн дә укырга йөри бит. Алар ничек түләсен? Гап‑гади хезмәткәрләр өчен дә арзан түгел транспорт бәясе.

Равил Миңнуллин:

- Сүз дә юк, соңгы вакытта шәһәр транспорты вакытында йөри башлады, әмма узышып уйнауларын туктатканнары юк. Салонда халык бармы-юкмы, кууларын дәвам итәләр. Ни дисәң дә, республикабызда зур‑зур чаралар узып тора. Йөзгә кызыллык китермәсәләр иде. Хәзер менә бәясен дә арттырырга маташалар. Ике сумга күтәрсәләр, түзәрлек. 20 сумнан 28 сумга җитү бер дә күңелле түгел. Халык нишләсен, түләр инде, җәяү йөреп булмый бит. Билләрне тагын да буасы була.

Гөлназ Гаязова:
- Шәхси транспорттан автобусларга күчеп утырырга өндиләр. Шәһәр үзәгендә машина кую түләүле, ишегалларын да әнә түләүле итмәкчеләр. Бөтен яктан кысалар халыкны. Җәмәгать транспортына да бәяне арттырмакчылар. Болай булгач, барыбыз да эшкә җәяү йөри башларбыз инде. Сәламәт булырбыз, аяк киеме генә түзсен.

Сүзен - сүзгә

Наил Садриев, ПАТП-4 директоры (хатка кул куючыларның берсе):
- Узган елның октябрендә Тарифлар буенча дәүләт комитетына тарифларны күтәрү үтенече белән мөрәҗәгать иттек, әмма җавап булмады. Шунлыктан, ачык хат язарга мәҗбүр булдык. 2007 елда алынган автобуслар бик искерде. Доллар арткан саен, запчастьларга бәяләр дә күтәрелә. Узган ел 67 миллион 500 мең сум акча тоттык. Автобус йөртүчеләр, кондукторларга хезмәт хакы түләргә кирәк, аларга зарплатаны ике ел күтәрмәдек. Автобус йөртүченең уртача хезмәт хакы - 35, кондукторныкы 18 мең. Аларга таләпләрне арттырабыз, кыскартырга да туры килә. Ә мондый хезмәт хакына эшләүче юк. Күп кенә маршрутларның үзбәясе - 22 сумнан 42 сумга кадәр. 22 маршрутның дүртесе генә рентабельле. Калганнары үзен акламый, бигрәк тә бистәләргә йөрүче 40, 78, 42 нче маршрутлар.

***
Казан буенча 843 автобус, 207 троллейбус, 107 трамвай йөри. Соңгы ике елда автобус паркы 60 процентка яңартылган. НефАЗ, МАЗ һәм ПАЗ маркалы 539 автобус алынган. Шулай ук яңа 40 трамвай һәм 58 троллейбус кайтарылган. Шәһәрдә 232 электрон табло урнаштырылган. Пассажирларның дүрттән өч өлеше электрон юл йөрү билетын файдалана.


Россиянең башка шәһәрләрендә транспорт бәяләре

Мәскәүдә - 50 сум;

Реклама

Санкт-Петербургта - метро - 31 сум, автобус, трамвай яки троллейбус - 28 сум;

Воронежда - көндезге сәгатьләрдә - 15, төнлә - 20 сум;

Екатеринбургта - 26 сум;

Самарада - 23 сум, транспорт картасы белән - 21 сум;

Красноярскида - 22 сум;

Вологдада - 25 сум;

Түбән Новгород, Пермь, Ижау һәм Чиләбедә түләү бездәге кебек.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: