Шәһри Казан

Авыл халкы чит илнекен өстен күрә

Үз кырыңда үскән арыштан пешкән икмәккә, үз бакчаңда өлгергән җиләк-җимешкә нәрсә җитә инде?! Әмма бөтен кеше дә шундый фикердә тормый икән шул. Ни өчен дигәндә, Татарстан авылларында яшәүчеләр үз җиребездә җитештерелгән товарларны азрак ала башлаган.

«Татпотребсоюз» мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 11 аенда «Татпотребсоюз»ның район кулланучылар җәмгыяте авыл халкы өчен 1,5 миллиард сумлык азык продукты җитештергән. Боларга икмәк, ипи ризыклары, казылык, кондитер товарлары, алкогольсез эчемлекләр һәм башкалар керә.
Җитештерүчеләрнең сүзләренә караганда, җирле җитештерүчеләрнең товарлары белән азрак кызыксына башлаганнар. Татарстан авылларында яшәүчеләр район үзәкләре яки шәһәр сәүдә үзәкләренә ешрак бара башлаган, чөнки аларны өстенрәк күрәләр икән. Ә җирле оешмалар җитештергән продуктларга игътибарлары кимегән.
Шуңа да, 2014 елда райпога үз эшен үзгәртергә-камилләштерергә кирәк булачак. Мөгаен, алар сыйфатлы кондитер, казылык эшләнмәләренә һәм алкогольсез эчемлекләргә игътибарларын арттырырлар. Шул ук вакытта бәя өстендә дә эшләргә кирәктер, мөгаен.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: