Шәһри Казан

Авыл клубы идәне...

Кемнең генә яшьлеге авыл клубы идәнен юкартмаган да, аның тузанын иснәми калмаган икән? Юктыр, дип әйтеп булмый инде хәзер. Республика күләмендә авыл мәктәпләре янәшәсендә ишегенә аркылы такта сугылган авыл клублары проблемасы да яшәп килә шул. Яшьләре булып та, кичке уеннары булмаган авыл шуннан ничек яшәсен ди дә ничек тормыш дәвам...

Реклама

Кемнең генә яшьлеге авыл клубы идәнен юкартмаган да, аның тузанын иснәми калмаган икән? Юктыр, дип әйтеп булмый инде хәзер. Республика күләмендә авыл мәктәпләре янәшәсендә ишегенә аркылы такта сугылган авыл клублары проблемасы да яшәп килә шул. Яшьләре булып та, кичке уеннары булмаган авыл шуннан ничек яшәсен ди дә ничек тормыш дәвам итсен ди? 2012 елда тормышка ашырылырга тиешле «Авыл клублары» программасы гамәлгә кергәч, бер авыл халкы гына түгел, чыгышы белән авылдан булган һәркем сөенгәндер.
Әлеге «Авыл клублары» программасы инде менә төгәлләнеп тә ята. Заказ бирүче, башкаручы комитетлар, эшне вакытында үтәп баручы төзелеш оешмаларының бердәм хезмәте нәтиҗәсендә, инде шактый эшләр башкарырга да өлгергән. Тиешле вакытында тантаналы рәвештә кулланылышка тапшырылган Арча районы Төбәк-Чокырча һәм Теләче районы Югары Кибә-хуҗа авылларындагы зур үзәкләр шуңа дәлил булып тора. Әлки районы Әхмәт авылы һәм Чаллы шәһәрләрендәгесе дә менә-менә ишекләрен ачачак.
Әгерҗе, Балтач, Алексеевск, Лаеш, Нурлат, Менделеевск, Минзәлә, Питрәч, Балык Бистәсе, Чистай районнарында да төзелеш эшләре тәмам булган. Алар объектларны тапшырырга әзерләнә. Әлегә бу эштә Апас, Актаныш, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Мөслим районнары калыша.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: