Шәһри Казан

«Авылның үз шагыйрьләре юк»

Азнакай районы Туйкә авылында яшәп иҗат итүче якташым Илдус Гыйләҗев шигырьләрен кулга алган саен, Акмулланың «Сүз чыгар шагыйрьдән хикмәт белән» дигән юллары күңелдә яңара. Хикмәт бар. Шигъриятендә генә түгел, яшәү рәвешендә дә хикмәт бар Илдус Гыйләҗевнең. Хезмәттәге уңышлары өчен орден-медальләргә, дәүләт премиясенә («Почет билгесе» ордены, ВДНХның көмеш медале, СССР Министрлар...

Реклама

- Сүзне хәл белешүдән башлыйк әле. Ни хәлләрдә яшәп ятасыз? Рәисә апаны соңгы юлга озатканга да ике ел ярым вакыт узып киткән...
- Нишлисең, тормыш... Монда да шигырь коткарды дип уйлап йөрим инде. Күңел тулган чакта шигырь язып куйгач, җиңеләю түгел инде ул, ниндидер бушану булып ала. Улым Илнурны соңгы юлга озатканга да 10 ел. Башкортстанда Рим Идиятуллин бар. Аның да малае безнең Илнур кебек суга батып үлгән булган. Аның шигырьләрен укып, аваздаш аһәңнәрне тойдым. Хәсрәт күрмичә, җитү тормышта яшәгән кеше шигырь язмыйдыр дип уйлыйм. Матурлыктан матурлык эзләмиләр...
- Пар канатка очарга җиңелрәк дибез.
- Сүз дә юк инде. Башына төшкән кеше үзе генә белә. Орды-бәрде, этле-мәчеле яшәгән гаиләләр бар. Безнең алай булмады. 42 ел тату яшәдек. Язмышыңа нәрсә язылса, шуны күрәсең. Пенсиягә чыкканыма 8 ел. Бер генә көн дә эшсез утырганым юк. Тик торсаң, эч поша башлый. Өйдә Рәйсәнең рухы җитми. Безнең яшькә җиткәч, ярты сүздән аңлый торган кешене табу бик авыр.
- Сез хәзер авылда берьялгызыгыз яшисезме?
- Ялгыз түгел. Без балаларны таратмадык - хата да булгандыр дип уйлыйм кайчагында. Таралмыйсыз дидем. Олы кызым Резедә Азнакайда яши. Ял саен авылга кайта. Минем яндагы кызның 5 нче сыйныфта укучы улы бар. Шуның белән гөр киләбез. Аннан мин Зәйгә барып йөрим. Анда никах белән яши торган җәмәгатем бар. Рәйсә бик акыллы хатын иде бит - фатихасын биреп, балаларга да әтиегезгә каршы килмәгез, дип, ул хатынга да: «Илдусны ташлама», - дип, мине аңа үзе тапшырып китте. Без ул хатынга дәваланырга йөргән идек. Ул халык табибәсе.
- Шулай да була диген...
- Үзем дә шулай дим… Мин җәй көне яза алмыйм. Күңел ял итә. Эш күп: үгез тотам, умарталыкка иртән китәм, кич кайтам. Авылча яшибез. Шәһәрне яратмадык без.
- Авылда читтән кайтканнар күп хәзер. Алар авыл калыбына керә аламы?
- Вакыт кирәк. Авыл бит ул кеше кебек. Һәр авылның үз холкы бар. Эчке дөньясы бар. Әле менә Ык буйларын әйләнеп кайттык. Тымытыктан төшеп киттек, Кәрпидән Урсайга кадәр болынлыклар. Элек монгол чирүе кебек мал көтүе йөри торган иде анда. Хәзер аның әсәре дә юк. Тымытык янында хуҗалык көтүе йөри. Печән чабылмаган. Мал булмагач, кирәге юк. Үзенә күрә бер фаҗига инде аның анысы да.
- Эх, хәзерге акылым булса, колхоз белән бәйләнмәгән булыр идем дигән чаклар юкмы? Югыйсә каләм тотып шигырь генә дә язып ятарга булыр иде.
- Мине бит бер кем дә мәҗбүр итмәде. Үзем сайлаган юл. Югыйсә рәис булырга дип башыма да килмәгән иде. Монда зур рольне минем партиягә керүем хәл итте. Ни булса да булыр дип, райком секретаре Әнвәр Баһаветдинов әйткәч, аның сүзен кире какмадым.
- Мин китсәм, нәсел үгезләрен суярлар, эскертләрне кыек куярлар дип авыл өчен янып яшәү хәзер дә бармы?
- Үртәлеп йөрисең инде барыбер. Ачу килә. Эх, мин булсам, дисең. Ләкин, дию бер әйбер, үтәргә мөмкинлеге кирәк. Колхозларны сүктек заманында. Җитешсезлекләре күп иде. Колхоз рәисеннән генә тормый. Икмәге җитешкән, урмый-сукмый яткыра, ди. Аның техникасы булмагач, шайтаның белән сугасыңмыни. Безнең заманда техника җитмәде бит. Шаккатып искә алам: 2‑3 әр миллион сумлык төзелеш алып бара идек хуҗалык исәбе белән. Кадагыннан башлап үзең табасың. Техниканы җиткерә алмый аптырый идек. Хәзер әкияттәге кебек басудагы техника.
- 43 яшьтә карьераны тәмамлаган кеше мин, дисез. Аннан соң да дөнья бетмәгәндер бит.
- Бетүен бетмәде, әмма коточкыч хәлләрне уздырдык баштан. Партия таралганда мин идеология буенча горком секретаре идем. Партиянең бөтен пычрагы безгә өелеп калды. Кешегә күренергә гарьләнеп ике ай Туйкәдә бикләнеп яттым. Хәлең ничек дип тә шалтыратучы булмады...
- Авылда чаң сугарлык әйбер дип нәрсәне атар идегез?
- Аның шагыйрьләре юк. Авылда яшәп иҗат итүче шагыйрь юк. Эченә керүче юк. Авылым дип сагынып язучы бар. Радио ачсам да, үртәләм мин аңа. Сагынам авылым, диләр. Гел сагынуга кайтып калды авыл. Кайт. Эченнән тоеп яз. Менә шул әйбер юк. Бармак белән генә санарлык авылда яшәп иҗат итүче бүген.
- Сез җәй буе умарталыкта булгач, кортлар темасын да берничек тә урап уза алмыйсыз. Анда да кәгазь-каләм әзер торамы?
- Тора шул. Әмма файдаланган юк. Ел да умарталыкка менгәндә: «Эх син, шунда язып кына ятарга кирәк бит», - дип үземне сүгәм. Җәй көне умарталыкта рәхәтләнеп ял итәм.
- Соңгы вакытта азнакайлылар сезне гел эшсез тотмыйлар. Китап арты китап чыгарасыз.
- Гомер юлында шактый гына эшләр эшләнгән. Әмма иң олы эшем дип әле күптән түгел генә дөнья күргән китапны - Азнакай районы энциклопедиясен атыйм. Аннан да зур эшне мин белмим. Берничә кеше башкарып чыктык аны.
- Соңгы вакытта сезнең җанны җылытып торган әйбер нәрсә ул?
- Исән булсам, быел ел ахырына китап чыга. Шигырьләрем матбугатта басылып тора. Ул шигырь мәрәкәләре үзе бер тарих. Мин бит дәүләт премиясе лауреаты. Шуның өчен айга 14 мең сум матди ярдәм күрсәтәләр безгә. Әмма аны алыр өчен мин беркайда да эшләмәскә тиеш. Ә бит шигырьләр басылып чыккач 50 тәңкә булса да гонорар язалар. Шул пенсия фондына отчет биргәндә күренә. Алар квартал саен хисап тоталар. Шунда мин 3 айга фәлән сум акча алган булып күренәм. Сез өч ай эшләгәнсез, дип минем теге 14 меңне кисеп утыралар. Судка бирдем. Чөнки мин бит беркая да эшкә урнашмаган. Азнакай суды минем файдага хәл итте моны. Аннан тегеләр мине Югары судка бирделәр. Анда да җиңдем. Менә шулай яшәп яткан көн.


Бергә чаклар, матур чаклар, җилле чаклар бар иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: