Шәһри Казан

«Авыруның савыгуыннан да зур шатлык юк»

Күп еллардан килгән традиция буенча июньнең өченче якшәмбесендә Медицина хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Быел ул 16 июньгә туры килә. Сәламәтлекне кайгырту, авыруларны дәвалау һәм аякка бастыру элек-электән иң мәртәбәле һөнәрләрнең берсе булып исәпләнә. Табиблар кулында кеше гомере бит! Һәрбер авыруны үз күңелләре аша үткәрә торган, һәрберсе өчен борчыла торган һөнәр...

Реклама

- Ләйсән Васыйловна, табиб булу кечкенәдән килгән хыялыгыз идеме?
- Минем әти-әнием икесе дә табиблар. Әти - балалар гематологы, әнием - офтальмолог. Шуңа күрә минем башка һөнәрләр турында уйлаганым да булмады.
- Сезнеңчә, табиб нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
- Иң беренче чиратта, кешедә төпле белем булу мөһим. Медицина бер урында гына тормый бит, дәвалау ысуллары да, тикшеренү алымнары да гел үзгәреп, яңарып тора. Шуңа күрә бер урында таптанып торырга һич кенә дә ярамый, белемнәреңне камилләштереп тору, заман белән бергә атлау - бу иң төп шартларның берсе. Аннан табиб кеше яхшы күңелле булырга, авыруларның хәленә керә белергә дә тиеш, шул ук вакытта нык, көчле характер булу да кирәктер инде ул.
- Авырулар күп мөрәҗәгать итәме Сезгә?
- Бик күп шул, кызганычка. Минем кул аша гына да елына меңгә якын кеше үтә. Бу стационар авырулар турында әйтүем. Медицинадан ерак булган кешеләргә шуны әйтәсем килә: организмда нинди дә булса уңайсызлыклар сизәсез икән, күршеләрнең, дусларның киңәшләрен тыңлап йөреп, вакыт уздырмасагыз иде. Иң яхшысы - тиз арада табибка күренү. Авыруны аздырмау, сузып йөрмәү зур роль уйный бит, чөнки вакытны кулдан ычкындырсаң, инде бернәрсә дә эшләп булмавы да бар. Бигрәк тә ир-атлар авыруны ахырга хәтле сузып йөри. Аларны табиб янына алып килү җиңелләрдән түгел. Шуңа күрә дәвалау да катлаулана.
Аннан соң пациентлар белән уртак тел табу бик авыр бит хәзер, чөнки халыкның яшәү дәрәҗәсе түбәнәя бара. Муниципаль учреждение буларак, бездә күбрәк өлкәннәр, мөмкинлекләре чикле, социаль яклауга мохтаҗ кешеләр дәвалана. Аларның күбесенең матди хәле авыр. Акча җитмәү зур кыенлыклар тудыра. Хәзер бөтен әйбер кыйммәтләнде бит: дару препаратлары да, тикшеренү алымнары да. Шулай да булдыра алганның барысын да эшләргә тырышабыз инде.
- Бүгенге һәм берничә ел элек булган медицинаны чагыштырып карасак...
- Аерма бик зур. Хәзерге медицина бик нык алга китте, аның дәрәҗәсе бик тә югары. Бөтен Россия белән чагыштырып карасак, Татарстан бик нык алда бара. Бездә югары технологияләр кулланыла, хастаханәләрдә эшләүче персонал да югары дәрәҗәдә. Әмма шунысы бар - әлеге югары технологияләр бөтен кешене дә колачлап бетерә алмый. Алардан барлык авырулар да файдалана алсын иде. Шулай да ирешелгәннәрдән без канәгать.
- Табиб булуның үз авырлыклары да җитәрлектер?
- Һәр авыру белән син дә үләсең, дигән гыйбарә бар безнең профессиядә. Авыру үлеп китсә, бу - табиб өчен бик зур стресс. Үлем белән бер кеше дә, бернинди көчле характер да килешә алмыйдыр ул. Шуңа күрә табиблар чагыштырмача азрак яшиләр дә инде. Кеше үлемен үзең аша болай гына үткәреп булмый, бу кәгазь битен әйләндереп кую гына түгел, ул һәр табибта үзенең эзен калдыра. Һәм болар барысы да организмда җыелып бара. Ә менә авыру савыкса, безнең өчен моннан да зур шатлык юк.
- Табиб кулына эләкмәс өчен нинди киңәшләр бирер идегез?
- Профилактика турында онытырга ярамый. Бала вакыттан ук кирәк ул. Сәламәт туклану, һәрдаим спорт белән шөгыльләнү, шулай ук үзеңне интеллектуаль яктан үстерү - бу бик тә мөһим. Өлкәнәя төшкәч исә, ел саен табибка күренеп алырга онытмасагыз иде.
- Ләйсән Васыйловна, ә Сез үзегез нинди спорт төрләре белән шөгыльләнәсез?
- Кыш көне чаңгыда йөрүне калдырган юк, шулай ук бассейнда йөзү гадәткә кергән. Өйдә исә йөгерү җайланмасы тора. Моннан тыш, буш вакытта бәйлим, тегәм, чигәм, китап укырга бик яратам. Өй һәм эш белән генә чикләнергә һич кенә дә ярамый, актив тормыш алып барырга кирәк. Балаларымны - ике улымны да - актив тормыш белән яшәргә өйрәтәм.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: