Шәһри Казан

«Айдар Хәлим – феноменаль күренеш»

Айдар Хәлим Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премия­сенә «Өч аяклы ат», «Кыйб­ла», «Казыктагы тальян», «Татар вакыты» романы һәм ­«Кыйбла: хикәяләр, новеллалар» хикәяләре (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2005 ел), «Татар моңы: хикәяләр, повесть, роман» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2002 ел) китаплары өчен тәкъдим ителә. Мостай КӘРИМ, Ленин премиясе лауреаты, Социалистик хезмәт герое:...

Айдар Хәлим Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премия­сенә «Өч аяклы ат», «Кыйб­ла», «Казыктагы тальян», «Татар вакыты» романы һәм ­«Кыйбла: хикәяләр, новеллалар» хикәяләре (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2005 ел), «Татар моңы: хикәяләр, повесть, роман» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2002 ел) китаплары өчен тәкъдим ителә.

Мостай КӘРИМ, Ленин премиясе лауреаты, Социалистик хезмәт герое: «Борис Хәлимовның шигырьләре җир сулышы белән сугарылган. Ул башта Миякә тугайларында чүмәләләр куйган, аннан ике елдан артык Совет Армиясендә хезмәт иткән. Хәлимовның әйтер сүзе менә шулай барлыкка килгән. Мондый шигырьләрнең бары тик хезмәтнең, мәхәббәтнең кадерен белгән кеше йөрәгендә генә яратылуы мөмкин. Борис Хәлимовның шигырьләре шигырь сөючеләргә, димәк, матурлык сөючеләргә, ләззәтле минутлар китерер диеп ышанам».«Казан утлары», 1966, ­9 нчы сан.

Реклама

Сибгат ХӘКИМ, Тукай премиясе лауреаты: «... Аның биографиясе шактый бай. Ул язу характеры белән аерыла. Аның шигырьләре давыллы, өермәле, вулкан дияр идем...»
«Тукайларны эзлим», «Казан утлары» 1968, 3 нче сан, 88 нче бит.

Саҗидә СӨЛӘЙМАНОВА, татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре: «...Айдар Хәлим җир һәм күкләр масштабында фикер йөртә. Аларда, фикерләүгә караганда, сиземләү көчлерәк».
«Социалистик Татарстан», 1970, 8 март.

Миргазиян ЮНЫС, Тукай премиясе лауреаты: «...Кайсы яктан алып карасаң да, роман гаҗәп уңышлы чыккан! Ләкин роман авторы мактауга мохтаҗ түгел. Гомумән, минемчә, мактау әдәбият өлкәсендә язучының абруен төшерүдән башка берни дә бирми. Ә «Татар вакыты» исә - әдәбиятыбыз тарихына кереп калырлык, әдәби вакыйга булырлык әсәр... Символ буларак, Мотаһарның татар халкын хәтерләтүе бәхәссез. Бу сурәттә милләтнең бүгенге сыйфатына, аның тарихи язмышына тиң тетрәндергеч хакыйкать чагыла...Чыннан да, АйдарХәлимнең уңышы - татар әдәбиятының уңышы бит. Без, әдипләр, бу әсәр белән горурланырга хаклы... Айдар Хәлимнең бу әсәре кайсы ягы беләндер Жан Поль Сартрның «Косасы килү» (урыс тәрҗемәсендә «Тошнота») повестен хәтерләтә. Дөрес, «Татар вакыты»нда Сартр әсәрләрендәге кискенлек йомшартылган, татарга хас моңсулык, тыйнаклык кертелгән, әмма әсәрнең нигезендә экзистенциальлек ятуы бәхәссез... Татар әдәбиятында «Татар вакыты»на тиң әсәрләр еш тумый. Аңа чын бәяне бирерлек әдәбият белгечләре дә, зәвыклы укучы да табылыр әле...»
«Бәхетле мескенлек», «Казан утлары», 2000, ­­ 2 нче сан.

Фәүзия БӘЙРӘМОВА, язучы, җәмәгать эшлеклесе: «Өч аяк­лы ат» повестеның кыйммәте, бик сирәк үзенчәлеге тагы шунда - монда кеше булмаган ҖАН ИЯСЕ, бу очракта ат малкае әдәби образ дәрәҗәсенә күтәрелгән. Әйт­кәнебезчә, дөнья әдәбиятында бу - сирәк очрый торган, язучыдан гаять дәрәҗәдә осталык, нечкәлек һәм талант таләп итә торган күренеш. Әле кеше хәтле кешене образ дәрәҗәсенә күтәрү гаять авыр һәм катлаулы эш, ә монда телсез җан иясе турында җан тетрәндерерлек, җан җылатырлык образ тудырырга кирәк! Бу эшне бары тик зур талант иясе генә булдыра ала...» «Ак һәм кара көрәше», «Казан утлары», 2001, 12 нче сан.


Равил ФӘЙЗУЛЛИН, Татарстанның халык шагыйре: «...Айдар Хәлим - үзенең яшәү рәвеше, иҗтимагый гамәле, иҗади эшчәнлеге белән безнең хәят-яшәвебездә феноменаль күренеш. Моны бүген кемнәрдер таныймы, инкяр итәме яки махсус күрмәмешкә-белмәмешкә салынамы - анысы мөһим дә түгел, әмма Вакыт галиҗәнап­лары бу Шәхеснең кабатланмас зурлыгын әкренләп раслап килә инде...
Кайчак уйлап куясың: ничек шулай төрле яклап универсаль югары кимәлдәге профессионал булып була икән ул? Айдар Хәлим ике телдә - рус һәм татар телләрендә (теләгәндә, саф башкортча да!) иркенләп иҗат итә ала. Сирәк хәл. Аңлаганнар өчен ул - зур шагыйрь (әле яңа гына чыккан «Милли шигырьләр» китабын укып карагыз!). Шагыйрь булам дип башлаган иде иҗатын - максатына иреште. Өстәвенә балалар өчен дә менә дигән шигырьләр яза. Бусы - талантның зурлыгын белдерүче бер сыйфат. Пьесалар язуы да мәгълүм... Әмма, минемчә, соңгы еллардагы төп иҗади хезмәте ул - проза әсәрләре. Кайберләре аерым китап булып чыкты, кайберләре әле әзерләнә генә булса кирәк. Шулай да, төп әсәрләре - «Өч аяклы ат», «Татар вакыты», «Казыктагы итальян» «Казан утлары»нда үз вакытында басылып чыктылар. Кемгә ничектер, бүгенге татар прозасының яңа казанышы, яңа биеклеге дип бәялим мин бу әсәрләрне. Теләгәндә, теләсә нинди дәрәҗәдәге премия-бүләкләргә лаеклы әсәрләр». «Яна-яна иҗат итә», «Татарстан» журналы, 2001, 11 нче сан.

Равил РАХМАНИ, шагыйрь, филология фәннәре кандидаты: «Айдар Хәлим... Табигать аңа нечкә тоемлау, тынгысыз йөрәк биргән. Балачагы югалтулы тирән кичерешләр, мәңге әрнүле язмыш алып килгән. Шундый ук нечкә бәгырьле, авыр язмышлы халкы, якты өметен, хикмәтле акылын сеңдереп, аны туры сүзле егет итеп тәрбияләп үстергән... Айдар Хәлим холык-фигыле, яшәү рәвеше, иҗат максаты һәм көрәш кыйбласы, эшчәнлек стихиясе - кыскасы, көндәлек адым-атламы, бөтен барлыгы белән чын мәгънәсендә ­шагыйрь»­. Аның «Тәнем дә юк минем, тоташ йөрәк...» дип язуы тикмәгә түгелдер, күрәсең («Унөч адым», 1991). Каләмдәше Равил Фәйзуллинның аны «ике башына да ут капкан шәм» итеп, «өстәвенә уртасын үзе теләп яндырган» бүгенге көннең иң актив милләтпәрвәр публицисты итеп күзаллавы да («Татарстан» 2002,­ 1 нче сан) әдипнең эчке җегәре һәм темпераменты хакында ачык сөйли булса кирәк...»
«Иңнәрендә - милләт вазыйфасы», Айдар Хәлимнең «Тилергән сирень» китабына язылган мәкалә, Казан, Рухият нәшрияты, 2003.

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ, филология фәннәре кандидаты: «...Әле бит минем дөньяны үземдә булган тел һәм үзем кичергән кичереш белән нәфис әдәбият - прозада ачасым бар. Минем бит әле «Айдар Хәлим прозасын тудырасым бар. Әгәр дә мин яшькә төелеп, «Өч аяк­лы ат»ны, фикер тирәнлегенә таң калып, «Татар вакыты» романын укымаган булсам, бер юл да диярлек чын проза әсәре иҗат итмәгән килеш, көндәлегенә мондый юллар язып куйган авторны тәкәббер-амбициоз бер шәхес дип бәяләр идем. Инде бүген килеп, язучының күпсанлы хикәяләрен, повесть һәм романын укыган, алардагы күпчелек фикер-идеяләр белән килешкән, күпмедер дәрәҗәдә аның иҗади планнары һәм максаты белән танышкан бер укучысы буларак, XXI гасыр башында шаһитлык бирә алам: туксанынчы еллар бусагасында игълан ителгән Айдар Хәлим прозасы бар!.. Нибары дистә-дистә ел ярымнар вакыт эчендә һәркайсы әдәби вакыйга итеп кабул ителерлек проза әсәрләрен бер-бер артлы әдәби табынга куя алган әдипнең иҗат программасы, үзенчәлек­ле манифесты булган икән көндәлеккә язган юллары... Талантны бары тик олы максатлар, милләткә хезмәт итү идеясе йөртергә тиеш. Шул идея хакына үз мәнфәгатьләрен онытып көрәшә белгәннәр генә җиңүче! 1989 еллар ахырында публицистикасы белән бөтен СССРны тетрәткән, шигъри мәйданда ат уйнаткан, драматургиядә кискен борылыш салу нияте белән ике оригиналь әсәр язып, аларны сәхнәгә күтәрү өчен авыр, гаугалы көрәш алып барган һәм үзе белән тарткалашкан системаны калтыратырлык-куркытырлык җиңүләргә ирешкән әдипнең прозаны үзенең «өченче батырлыгым» дип игълан итүенең төбендә Аллаһ тарафыннан бирелгән талантының күпкырлылыгын аңлау ята иде...» Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай - өч йолдыз ул», - дип белдерергә җөрьәт иткән гарьле-вәкарьле Тукайның үз дәрәҗәсен төгәл белүе күләмендәге вәкарь, талантның үз көченә ышануы гына иде. Айдар Хәлимнең иҗаттагы батырлыгын һәм уңышын менә шундый ышаныч һәм олпат максатлар тәэмин итте...»
«Күңелне кузгаткан моң». Айдар Хәлимнең «Кыйбла» дигән китабына кереш сүз. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2005 ел, 5-19 нчы битләр.

Тулырак монда: Бәяләмә.doc

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: