Шәһри Казан

Каләмдәшебез Айнур Галимовны соңгы юлга озаттык

«Айнурның хәлләре ничек?» Кайсы районга, кайсы төбәккә генә барсак та, аның хәле белән кызыксынмаган, аңа саулык, озын гомер теләмәгән кеше юк иде. Чит илгә барып дәваланырга кирәк булганда, бик күп газета укучыларыбыз акчалата ярдәм иттеләр. Болар бар да Айнур өчен олы терәк булды, яшәргә, авыруы белән көрәшергә көч бирде. Аллаһ...

«Айнурның хәлләре ничек?» Кайсы районга, кайсы төбәккә генә барсак та, аның хәле белән кызыксынмаган, аңа саулык, озын гомер теләмәгән кеше юк иде. Чит илгә барып дәваланырга кирәк булганда, бик күп газета укучыларыбыз акчалата ярдәм иттеләр. Болар бар да Айнур өчен олы терәк булды, яшәргә, авыруы белән көрәшергә көч бирде. Аллаһ Айнурны тугры мәхәббәт белән дә бүләкләде. Нинди генә авырлыклар кичерсәләр дә, аның янында һәрвакыт сөйгәне - Лилиясе иде. Алар аның белән матур итеп никах укыттылар, туй уздырдылар. Сез дә, укучыларыбыз, аның һәр уңышы, һәр җиңүе өчен шатланып, куанып тордыгыз. Айнур Галимов, көчле рухлы, үткен каләмле журналист буларак, бик тиз арада халыкның күңелен яулап өлгергән иде шул... 27 яшьлек егет турында иде дип язарга кул бармый. Кичә иртән барыбыз да бик яраткан, хөрмәт иткән Айнур Галимов безнең арабыздан китеп баруын күңел кабул итә алмый. Ул һаман көләч елмаеп килеп керер төсле...

Айнур Галимовны бүген әнисе янына - туган авылы зиратына җирләделәр. Каләмдәшебезне соңгы юлга озатырга хезмәттәшләре, сабакташлары, төркемдәшләре, дуслары, якыннары, укытучылары, туганнары, авылдашлары җыелган иде.



Аның турында әйткән һәр сүзебез дога булып барып ирешсен. Лилиянең, әтисенең, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Авыр туфрагың җиңел булсын, Айнур...

Реклама

Фотоларда Айнурның яшьлек туе һәм соңгы туе истәлеге

Фото: matbugat.ru сайтыннан алынды

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: