Шәһри Казан

Азнакайлылар Казанны шаулатты

Үткән җомгада Тинчурин театры тулысынча азнакайлылар карамагында иде. Якташлар очрашуына хәзинә булган барын төйнәп-төяп зур-зур алты автобус белән килде азнакайлылар.

Реклама

Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар зур концерт, кулланма-гамәли сәнгать осталары («Актүбә уенчыгы», «Азнакай сувениры» һ.б.) үзләренең күргәзмәләрен тәкъдим итте, әлеге төбәккә икътисади куәт бирүче җитештерү предприятиеләре дә буш кул белән килмәгән. Иң мөһиме - нефтьчеләр дә, авыл хезмәтчәннәре дә, машина төзүчеләр дә, Азнакай төбәгеннән чыккан сәнгать әһелләре дә игътибардан читтә калмаган. Алай гынамы? Чатыр тавын үз иткән байбакларга, урманнарындагы җәнлек-җанварга кадәр күрергә була иде ул күргәзмәләрдә. Шулар өстенә, Азнакай төбәгенә һәм аның кешеләренә багышлап, 2 мең тираж белән русча, татарча, инглизчә һәм төрекчә чыккан өр-яңа китапны (баш мөхәррире Илдус Гыйләҗев, җаваплы мөхәррире Ниһат Мозаффаров) да тәкъдир итү булды.
Кеше кайда гына яшәмәсен, кем генә булмасын, аңарга туган якка тартылу, җирсү кебек сыйфатлар хас. Бәбкә саклаган чирәмле тыкрыкларны, тау итәкләрен тора салып сагынмый инде адәм баласы. Әҗәл даруына тотардай чишмә суларын талымлау, туган нигезне, таныш сукмакларны, су буенда үзең белән бергә үскән талларны юксыну да шуннан, күрәсең. Иманым камил, очрашуга килгән Мәүлидә апа Мингалиевага да ят түгел иде бу хисләр. 1959 елда Карамалы авылыннан шәфкать туташы булырга дип Казанга чыгып киткән кыз биредә төпләнеп калырмын дип башына да китермәгәндер. «Тимер юл вокзалына килеп төшкән чаклар әле булса хәтеремдә. Казанда бер туган-тумачам юк иде. Гомер буе авылымны, Чатыр тауны сагынып яшәдем», - ди Мәүлидә апа.
Якташлар очрашуында истә калырдай мизгелләр күп булды. 3 сәгатьлек тамашада Азнакайның Төркиядәге кардәш шәһәре Тарсустан да кунаклар катнашты. Бәйрәм кунакларын Азнакай муниципаль район хакимияте башлыгы Марсель Шәйдуллин, ТРның авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов, Назыйф Мириханов һ.б. тәбрикләде.
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Казан» милли мәдәният үзәге директоры урынбасары, «Азнакай» якташлар җәмгыяте рәисе Халисә Исмәгыйлева күпләрнең уртак фикерен чагылдыргандыр, мөгаен. «Мондый бәйрәмнәр сирәк була. Без - Казанда яшәүче азнакайлылар, туган җиребезне, туган авылыбызны, туган нигезебезне һәм, әлбәттә, Чатыр тавыбызны сагынып яшибез. Үзебез монда, күңелебез анда. Туган җирне сатып алып та, алыштырып та булмый. Без - мәгърур Чатыр таулы Азнакай балалары. Һәм без шушының белән бәхетле дә. Якташларым берсеннән-берсе булдыклы, берсеннән-берсе талантлы. Залда алма төшәр урын да юк. Мондый бәррәмнәргә бердәм булып килү дә безнең рухыбызның ныклыгын дәлилләп тора. Рәхмәт якташларга. Рәхмәтемнең иң олысы, әлбәттә, бүгенге көндә Азнакай районын җитәкләгән Марсель Зөфәр улы Шәйдуллинга. Чөнки ул болай олыдан кубып, безне күтәрмәсә, белмим, тагын күпме утырган булыр идек әле», - диде ул.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: