Шәһри Казан

Бакчада уңыш та, проблемалар да «уңа»

Бакчасы булган туган-тумачаң, дус-ишең янына кайтып, шашлык ашап, бер төн кунып китү рәхәт ул. Тик бакчаның бит әле рәхәт булмаган яклары да бар, күпчелек бакчачыларны нинди дә булса проблема борчый. Орлыкның кайсысын утыртырга, яшелчә белән җиләк-җимеш ишелеп уңсын өчен нишләргә, корткычларны ничек бетерергә дигән мәгънәдә генә түгел...

«Балалар еллар буе череми торган алма ашый»
КПРФ фракциясе ­Татарстан бакчачыларының мәнфәгать­ләре белән 2005 елдан бирле шөгыльләнә. Кайбер мәсьәләләр тиз хәл ителә, кайберләрен, чишелә алмыйча, «сакал баса».

Дөньядагы киеренке вазгыять аркасында, илдә һәм республикада җирле продукциягә күбрәк игътибар бирелә башлады, тик менә бакчачыларны санга сугучы булмады. Республиканың баш коммунисты Хафиз Миргалимов «түгәрәк өстәл» сөйләшүенә Дәүләт Советы, Казан думасы депутатларын, министрлык-ведомство вәкилләрен, бакчачылык ширкәтләре җитәкчеләрен җыеп, бакчачыларның проблемаларын уртага салып сөйләштеләр.

- Бакчачылар үз бакчаларында елына 6-7 ай яши, республикада алар бик күп. Иркутск, Калининград, Ульяновск, Рязань, Ставрополь, Ленинград, Мәскәү һәм башка өлкәләрдә бакчачылык программалары эшләнеп, закон чыгару органы тарафыннан кабул ителгән һәм әлеге программа финанслана. Ульяновскида - 19 миллион, Псков, Калининград, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләрендә 300 миллион сумга кадәр бүлеп бирелә, - дип сөйләде Хафиз Миргалимов.

Татарстанда андый программа эшләнгән, ләкин депутатлар тарафыннан кабул ителмәгән. Аны тормышка ашыру өчен, коммунистлар санап чыгарганча, 100 миллион сум таләп ителә.

КПРФ юлбашчысы сүзләрен­чә, закон буенча, укучыларны мәктәп яны бакчаларында эшләтергә ярамый. Бакчачылар исә, шушы бушлыкны тутырып, балаларын, оныкларын җир эшенә өйрәтә.

- Һәр унынчы баланың тугызы авырый. Чит илдән кертелгән банан, груша, алмаларны дүрт сәгать газда тотып, еллар буе черемәс була. Ә безнең балалар шуларны ашый. Юкса үз бакчаларыбызда да менә дигән алмалар, грушалар үстерелә, алар кибет киштәләрендә үз урынын алырга тиеш. Шулай эшлисе урынга, урамда берничә чиләк бәрәңге сатып утыручы әби-бабаларыбызга штраф салына. Соң, тиешле шартлар тудырыгыз! «Агросәнәгать» паркына барырга-кайтырга да күпме акча түләргә кирәк бит. Һәрвакыттагыча, акча юк, диләр. Дотациягә яшәүче төбәкләр бакчачыларга ярдәм итәргә мөмкинлек таба бит. Ни өчен әле күп кенә күрсәткечләр буенча беренче урында барган Татарстан бакчачыларга ярдәм күрсәтү буенча да алдынгы урында түгел? - дип аптырады Хафиз Миргалимов.


Беренче проблема: «Урамда сатасылары килә»

Владимир Дейнекин, Татарстан бакчачылар берлеге рәисе:
- Былтыр Дәүләт Советы урамдагы сәүдә буенча «түгәрәк өстәл» сөйләшүе үткәреп, базар директорлары, бакчачыларга урын бирәчәкбез, дип ышандырдылар. Әмма әбиләр, бер кәрҗин алма өстерәп, зур базарларга бармаячак, алар урамда сатуны кулай күрә.

Урамдагы сәүдә кагый­дә­ләрен булдырырга ки­рәк. Бүгенгә бу рәсми рә­вештә тыелса да, барыбер чыгып саталар бит. Әйтик, урам себерүчеләр, сатучылардан соң ул урынны җыештырган өчен, күпмедер күләмдә акча җыйсын, Роспотребнадзор продукциянең сыйфатын тикшереп торсын.

Хафиз Миргалимов, КПРФ фракциясе җитәкчесе:
- Орел шәһәрендә булганда, кибет янында матур итеп бизәлгән кечкенә базарларга исем китте. Сатучылардан урын өчен акчаны күп алмыйлар, шәһәр халкының кереме аз.

Алинә Лукина, Казан башкарма комитетының кулланучылар базары комитеты вәкиле:
- «Агросәнәгать» паркы һәм атналык ярмин­кәләрдән кала, бу елның 1 мартыннан республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, 23 мәйданчыкта көндәлек ярминкәләр оештыра башладык. Тагын җиде зур мәйданчыкта авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләргә үз продукциясен сату өчен мөмкинлек булдыру эшен башлап җибәрдек.


Икенче проблема: «Ел әйләнәсе тору өчен, газ кирәк»

Динә Гафурҗанова, «Зеленый сад» бакчачылык ширкәте рәисе (Казан):

- Без газүткәргеч төзетә алмыйча интегәбез, ширкәтебез Казанның Совет районында - Царицыно бистәсендә 1958 елда оешкан. Күп кенә бакчачыларыбыз, үз участокларында капиталь йортлар төзеп, ел әйләнәсе гаиләләре белән шунда яши, бу закон тарафыннан тыелмаган.

2010 елда үз акчабызга йортларга газүткәргеч сузарга ниятләдек. Ул безгә бик кирәк. 100 квадрат метрлы торакны электр энергиясе белән җылыту кыйммәткә төшә бит.

Газүткәргеч төзү өчен «проект застройки территории» кирәк, дип, Казанның архитектура һәм шәһәр корылышы идарәсе «Бакчачылык ширкәтләре турында»гы законга сылтама ясый. Әмма без дә, суд органнары да бу законга сылтама ясауны дөрес санамый, чөнки ул 1998 елда үз көченә кергән, ә безнең ширкәт 1958 елда оешкан. Бакчачылыктагы кайбер нәрсәләр яңа закондагы таләпләргә туры килмәгәнлектән, безгә «проект застройки территории»ны бирмиләр. 60-70 нче елларда төзелгән күп кенә бакчалар моннан иза чигәдер. Газүткәргечне тулысынча үз акчабызга төзергә әзербез, әмма ярдәм итәсе урынга, безгә һәрчак каршылык тудыралар.

Владимир Дейнекин, Татарстан бакчачылар берлеге рәисе:
- Үзебезнең «Титан» бакчачылык ширкәтенә хезмәт күрсәткән газ компаниясе бөтен нәрсәне тулысынча үзе башкарып чыкты, без бармакка бармак та сукмадык. Газ стояклары өчен генә 50 мең сум түләдек.

Анастасия Латыйпова, Казан башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр корылышы идарәсе башлыгы урынбасары:
- Федераль закон буенча, үткәргечләр төзелгән очракта, территориянең планировка проекты таләп ителә, әмма ул кыйммәтле документ. Бәлки, Россиянең Шәһәр корылышы һәм Җир кодексларына төзәтмә кертеп, бакчачылар андый документ алудан азат ителмәсә дә, хәлләрен җиңеләйтәсе иде.

Реклама

Дөрестән дә, бакчачылык ширкәтләрендә актив рәвештә шәхси йортлар төзелә. Билгеле, андагы җир бистәләрдәге участок­лардан очсызрак. Шул ук вакытта, закон буенча, андый йортлар янында балалар бакчалары, мәктәпләр булырга, янгын куркынычсызлыгы таләп­ләре үтәлергә тиеш. Моның өчен «проект застройки территории» кирәк. Яңа бакчачылык­лардан яңа законның үтәлешен таләп итә алабыз, ә күптән оешканнарына башка төрле караш булыр­га тиеш.


Өченче проблема: «Пенсионерлар да, балалар да сәгать буе басып бара»

Вера Калмыкова, «Титан» бакчачылык ширкәте рәисе (Казан):
- Казаннан бакчабызга кадәр бик кечкенә автобус йөри. Утыра торган урыннар уникедән артмый. Калган утыргычларны алып атып, басып бара торган урынны киңәйттеләр. 80-90 кеше кечкенә кызыл автобуска шыплап тулып, кечкенә балалар да, пенсионерлар да 1-1,5 сәгать басып бара. Былтыр шимбә-якшәмбе көннәрендә су буе чиратларда 200гә кадәр кеше җыелды.

Без пенсия таныклыгын билет өчен өлешчә түләү итеп кабул итүләрен һәм укучыларга бушлай йөрү мөмкинлеге бирүләрен сорыйбыз. Балалар бит беренче июнь көнне килеп, августның 28-29ында гына кайтып китәләр, шәһәр белән бакча арасында әллә ни еш йөрмиләр дә. Инде әйтелгәнчә, хәзер күп кешеләр, бакчаларында капиталь йортлар төзеп, шунда ел әйләнәсе яши. Шунлык­тан, автобус йөртүне тәүлек буе оештыруларын сорыйбыз. Әйтик, ул иртән халыкны алып китә дә кич алып кайта. Көн уртасында тагын бер маршрут оештырырга була.


Чаллы - Мусабай-Завод авылы (Тукай районы) арасында йөри торган маршрут автобусы җәен аеруча шыгрым тула. Чөнки ахыргы пунктка барып җиткәнче, берничә авыл, шул исәптән зур гына бакчачылык ширкәте аша узасы. Бакчачылар авылга йөри торган автобусны бигрәк тә үз итә.

Андрей Егоров, Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары:
- Кызыл автобус булгач, сезгә Казан башкарма комитетының транспорт комитетына мө­рәҗәгать итәргә кирәк. Министрлык районара хәрәкәт белән шөгыльләнә, ә шәһәр яны хә­рәкәте өчен шәһәрнең транспорт комитеты җаваплы. Үзем дә шушы мәсьәлә буенча алар белән очрашып сөйләшермен.

Бакчачылыкта яшәүчеләрне ел әйләнәсе йөртсеннәр, дисез. Кыш көне берничә кеше генә булса, маршрут ябылачак. Ташучыга дәгъва белдерергә кирәк тә түгел, чөнки барлык чыгымнар капланырга тиеш. Укучыларны бушлай йөртүгә килсәк, Совет чорында эшләгән норма, кызганыч, юк хәзер. Ташучының льготалы йөртү ясарга мөмкинлеге булса, ясый, әмма шәһәр бюджетында андый мөмкинлек юк.


Дүртенче проблема: «Электр линиясен төзекләндерү миллион сумга төшә»

Әнвәр Ишкуватов, «Ромашка-1» бакчачылык ширкәте рәисе (Чаллы):
- Күп кенә бакчачылык ширкәтләре 70 нче еллар ахырында оешып, 40 ел эчендә барлык коммуникацияләр тузып бетте. Бакчалар предприятиеләр каршында оешты, юлларны, суүткәргечләрне, электр линияләрен ­профкомнар салды. Бүгенге көндә бакчачылар, хәлдән килгәнчә акча җыешып, юллар белән суүткәргечләргә үз­ләре хезмәт күрсәтә алса, электр линияләренең торышы бик начар, рәткә китерү бик кыйммәт.

Элек бер йортка 500 ватт туры килә иде, моңа яктылык һәм электр чәйнеген кайнатып алу гына керә. Ә хәзер бакча өйләрендә суыткыч та, микродулкынлы мич тә, телевизор да, электр насослары да эшләп тора. Нәтиҗәдә трансформаторлар сафтан чыга.

«Электр энергиясе турында»гы закон буенча, югары вольтлы линияләрне милек иясе карарга тиеш, ягъни бакчачылар кулланган энергия өчен генә түгел, челтәрләрне капиталь ремонтлау өчен дә үзләре түләргә тиеш. Бер километр челтәрне төзекләндерү миллион сумга төшә, бу яңа линия сузу белән бер. Әгәр берничә километр линия булса? Ә бакчачылыкта 300ләп кенә кеше булса? Күз алдына китерәсезме, күпме акча чыгарып салырга кирәк. Җитмәсә, бакчада күбесе - пенсионерлар.

Шунысы гаҗәп: электр энергиясе тарифына электр челтәрләренең торышына хезмәт күрсәтү өчен түләү болай да кертелгән, ул тарифның 30 процентын тәшкил итә. Димәк, бакчачылар икеләтә түләргә мәҗбүр.

Без ул челтәрләрне энергия челтәрләре оешмасына тапшырырга тәкъдим итеп карадык, әмма алар безне үз балансына алырга риза түгел, мондый шарт куйдылар: башта челтәрләрегезне барлык техник регламентлар буенча тәртипкә китерегез, аннары карарбыз. Электр челтәрләрен оешма карамагына тапшыру буенча башка төбәкләрнең тәҗрибәсен өйрәндек. Бездә дә алардагы кебек булса, барлык бакчачылык ширкәтләребез дә үз челтәрләрен оешмага тапшыра алмаячак, чөнки документлар исемлеге 19 пункттан тора, кайберләрен башкарып чыгу мөмкин түгел.

Рәмис Галиев, Казан башкарма комитетының суүткәргечләре-канализация һәм энергетика хуҗалыгы бүлеге башлыгы:
- Трансформаторлар, электр челтәрләре, кем әйтмешли, хан заманында төзелгән, күбесе 90-100 процентка тузган. Бүген бу юнәлештә эш алып барабыз, тулысынча инвентаризация үткәрдек. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, карар кабул ителәчәк. Бәлки, бакчачылыктагы электр челтәрләре, хуҗасыз милек буларак табылып, «Электрические сети» дәүләт предприятиесенә тапшырылыр. Казан бистәләрендәге электр челтәрләре белән шулай ителде.

«Зеленый сад» ширкәте соравына әйләнеп кайтсак, Казанда газ белән тәэмин итү программасы юк, республиканыкы гына эшли. Подрядчы оешма яллаган «Титан» белән «Гигант» бакчачылык ширкәтләре - газ мәсьәләсен хәл итүдә менә дигән мисал.


Бишенче проблема: Министр янгын сүндерү машинасын сатмый

Владимир Дейнекин, Татарстан бакчачылар берлеге рәисе:
- Илдә урманнар аеруча котырып янган елда «Гигант» бакчачылык ширкәте рәисе бер янгын сүндерү машинасы бирүләрен сорады. Анда 12 мең участок исәп­ләнә. Машинаны сатып алырга да әзербез, әмма министр идеябезне хупламады.

Вера Калмыкова, «Титан» бакчачылык ширкәте рәисе (Казан):
- Лаеш районындагы Кавал, Орел, Столбище авылларына шул тирәдә урнашкан янгын сүндерү часте хезмәт күрсәтә иде. Хәзер аны Казанның «Нәфис» заводы тирәсенә күчерделәр. Янгын сүндерү машинасы безгә кадәр 35 километр үткәнче, бакчачылыктагы йорт янып беткән була инде. Күпме мөрәҗәгать иттек - ишетүче булмады.

Ленар Баһаветдинов, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе вәкиле:
- Татарстанның Министрлар Кабинеты Лаеш районы башкарма комитетына сез әйткән авыллар янында янгын сүндерү хезмәтен булдырырга кушты, әмма карар үтәлмәде. Быел бу мәсьәләгә кайтып, Орелда андый хезмәт булдырырбыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: