Шәһри Казан

Балалар бакчасында сабыйларны бишек җыры белән йоклаталар

Азнакайдагы 6 нчы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче сабыйларны бишек җыры белән йоклаталар. Эксперимент рәвешендә башланган эш балаларга да бик ошаган. Бүген нинди бишек җыры тыңлыйбыз да, иртәгә нинди булачак, дип алдан ук белешә башлыйлар икән.

Ә барысы да хатын-кызларның «Ак калфак» Бөтендөнья иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсеннән башлана. Ул Азнакай районында эшләп килүче 68 иҗтимагый оешманың иң яше әлегә. Казанда узган хатын-кызлар форумыннан соң гына оешып эшли башласа да, аның инде үз сүзе, әнә шулай үрнәк итеп куярлык эш-гамәлләре бар. Яңа ел алдыннан гына үземә дә алар башлап җибәргән бер матур башлангычының шаһите булырга туры килде: районнан көзге чакырылышта армия хезмәтенә алынган егетләргә әниләре, «Ак калфак»ның район бүлекчәсе исеменнән бәйрәм котлаулары язды алар.

Нәкъ менә әлеге очрашуда 6 нчы балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Нәфисә Фәтхуллинага балалар бакчасына «бишек җырларын» кайтарган өчен Азнакай муниципаль районы җитәкчесе Марсель Шәйдуллинның Рәхмәт хаты да тапшырылды. Бу башлангычны татар хатын-кызларының «Ак калфак» бөтендөнья иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова да хәзер кая гына бармасын, үрнәк итеп күрсәтергә тырыша. Балалар бакчасында бишек җырлары астында узган йокы сәгатьләренең видео язмалары инде республика буйлап таралып кына калмаган, ә алдынгы тәҗрибә буларак, Англиягә дә киткән.

Дөрес, башлангыч дигәч тә тота-каба тотынмаганнар. Башта әти-әниләр белән киңәшләшкәннәр, аннан халык авыз иҗатына караган китаплардан, Туфан Миңнуллинның «Әниләр һәм бәбиләр» спектакленнән алып, барлыгы ун бишек җырыннан торган программа төзегәннәр.

- Һәр көнне балалар йокларга яткач, бер җырның фонограммасын тыңлатабыз. Ә җомга көнне музыка хезмәткәре Рүзилә Бадыкшанова төркемгә кереп скрипкада уйный. Хәзер инде берничә тапкыр бу эшнең динамикасына нәтиҗә ясадык. Апрель аенда тагын караячакбыз. Иң мөһиме - без бу эшнең нәтиҗәсен күрәбез. Баштарак, әйтик, шул ук скрипка уйнаганда балалар башларын калкытып-калкытып концерт каргагандай, карап-карап алган булсалар, декабрь азакларында инде тынычланыдылар, күнектеләр, - ди Нәфисә ханым.

Реклама

«Ак калфак»ның район җитәкчесе Эльвира Галиева да канәгать:

- Хәйрия концерты белән башлап җибәргәнгәдер күрәсең, эшебез гел уң гына китте. Район җитәкчелеге безнең бөтен башлангычларыбызны, тәкъдимнәребезне күтәреп ала. Җиләк җыю кебек гадәти тоелган эш тә, безнең кызлар тотынгач, зур бәйрәм белән тәмамланды. Чубар Абдул авылында Әлфирә һәм Фәрит Вахитовларда узган каз өмәсе дә милли йолаларыбызны барлауның бер мисалы булды. «Пар канатлар» клубыбыз яңа өйләнешүчеләр өчен гаилә дәресләре уздыра. Әгәр дә безнең «Димчеләр» очраштырган яшьләр кавышса, аларның да туйларын истә калырлык итеп уздырырбыз, дип торабыз, - ди ул.

Фото: www.aznakaevo-rt.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: