Шәһри Казан

Балалар татарча укысын

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге ел саен май аенда үзенең еллык хисап җыелышын уздыра. Узган елгы җыен яшь каләм ияләренә багышланган булса, быел игътибар үзәгендә балалар әдәбияты булды.

Быелгы хисап җыенында ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе әдип Разил Вәлиев, Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин, ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, Татарстан китап нәшрияты директоры Дамир Шакиров һәм язучылар, шагыйрьләр, тәнкыйтьчеләр, әдәбият галимнәре катнашты. ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин үз чыгышында татар әдәбиятын пропагандалау эшен җайга салырга кирәклеген әйтте. «Без мәктәптә укыган чорларда һәр язучыны, алар язган әсәрләрне белә идек. Бүген әллә әдәбият өлкәсендә эшләүчеләргә халык белән аралашу җитеп бетми, әллә реклама юк, ни сәбәпледер, халык үз әдипләрен белми диярлек. Мине менә шушы мәсьәлә аеруча борчый», - диде ул.
Татар әдәбиятының киләчәге балалар әдәбиятына турыдан-туры бәйле. Балалар татарча укып үсмәсә, алар киләчәктә татар телендәге басмаларны гомумән аңламаячак, хәтта татар телендә укуны да кирәк санамаячак. Хәзерге балаларны телевизор һәм монитор экраннарыннан аерып алу болай да кыен. Рус телендәге һәм чит телләрдән тәрҗемә ителгән китаплар, нигездә, баланы эчтәлек белән түгел, ә тышкы кыяфәтләре белән үзенә тарта.
Ә татар балалар китабының алардан төп аермасы шунда - бездә эчтәлек беренче урында тора. Акча эшләү максатын гына күздә тотып, баланың нәзберек күңеленә теләсә нинди мәгънәсез, кирәкмәгән мәгълүмат салырга ярамый. Бала чын кеше булып өлгерсен өчен аңа әхлак, иман, намус төшенчәләре хакында сөйләргә, аңлатырга кирәк. Татар балалар әдәбияты нәкъ менә шушы максатка хезмәт итә дә инде. Әмма бүгенге көндә ул нинди хәлдә? Үсеш турында сөйләргә мөмкинме соң? Бүгенге шартларда иҗат иткән язучыларыбыз әдәбиятта ниндидер үсеш булдыра аламы? Әллә без хәзер әдәбиятның сакланып калу-калмавы хакында гына сөйләшергә мәҗбүрбезме?
Балалар әдәбияты турында сүз алып барганда, үсеш хакында сөйләшәбез, дип әйтеп була. Балалар әдәбиятының үсешен беренче нәүбәттә балалар өчен бастырылган китаплардан күреп беләбез. Татарстан китап нәшриятында балалар һәм яшүсмерләр редакциясенең эше яңадан җанланып киткәч, матур да, мәгънәле дә булган китапларның саны артты. Балалар китаплары киштәләрдә озак тоткарланмый. Димәк, ата-аналар балаларына татарча укый, балалар татар әдипләренең сүзен ишетеп үсә. Бу хәл киләчәктә татар басмаларын укучылар булачагына өмет уята.
Киләчәктә татар телендә укучылар булу мәсьәләнең бер ягы гына, икенче ягы татар телендә язучы әдипләребезнең саны җитәрлек булуда. Шул уңайдан ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов язучыларга түләнә торган гонорарларны арттыру проблемасы да уңай хәл ителәчәгенә өмет белдерде.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: