Шәһри Казан

Балаларга мультфильмнарны сайлап кына каратачаклар

Күптән түгел Россиянең Мәдәният министрлыгы мәктәптә өйрәнелергә тиешле йөз совет һәм Россия фильмнары исемлеген бастырган иде. Алар арасында Сергей Эйзенштейнның «Александр Невский» һәм «Броненосец «Потемкин» картиналары, Леонид Гайдайның «Бриллиантовая рука», Никита Михалковның «Утомленные солнцем» фильмнарын һ.б.ны күрергә була.

Реклама

Бу тәҗрибәне кече яшьтәге мәктәп балалары өчен дә кертергә булганнар. Моның өчен иң яхшы илле мультфильм исемлеге булдырылган. Идеяне Мәдәният министрлыгы хуплаган, хәзер аны Мәгариф министрлыгы карарга тиеш. Әлеге адымның инициаторы - Пенсионерлар партиясе рәисе, депутат Игорь Зотов. Мультфильмнар, «Мәхәббәт һәм тугрылык турында», «Дуслык һәм вөҗданлылык турында», «Сүз тыңлау, кыюлык һәм хезмәт сөючәнлек турында» кебек өч категориягә бүленеп, исемлеккә 1935 елдан башлап 2005 елга кадәр иҗат ителгәннәре кергән. Картиналарның үзләренә килгәндә, балаларга «Жил-был пес», «Летучий корабль», «Снежная королева», «Умка», «Чебурашка», «Винни-Пух», «Ежик в тумане», «Маугли», «Старик и море» һ.б.ны карарга тәкъдим ителә.
Тик бу исемлек белән килешмәүчеләр дә бар. Мультипликатор Гарри Бардин, «исемлек бары тик Зотов зәвыгына гына таянып төзелгән», дигән фикердә торса, башкалар, олы яшьтәге кешенең мультиклар турындагы тәкъдиме хәзерге заман балалары таләпләренә туры килмәс, дип борчыла.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: