Шәһри Казан

Баласызлык салымы: ятимнәр артмасмы?

Узган гасыр азагында ук гамәлдән чыгарылган салымны кабат кайтарырга теләүчеләр бар. Ирсез бала табу нормаль күренешкә әйләнеп бетмәгәе.

Салымнарның төрлесе бар, әмма аларның берсен дә бик түлисе килми инде. Түләмичә дә булмый, канун нигезендә булгач, кая барасың? Россиядә 1992 елга хәтле баласызлык салымы бар иде: баласы булмаганнар (20 яшьтән башлап) хезмәт хакларының 6 процентын дәүләт казнасына салып барды. Моның демографик хәлгә тәэсире уңай булганмы-юкмы, әмма әлеге салымны кабат кайтарырга теләүчеләр бар.

Баласызлык салымының бик кирәк булуы турында 2013 елда дин әһелләре тәкъдим иткән иде. Әмма 2017 елда Хөкүмәт баласы булмаган,  яки бер генә бала тәрбияләүче гаиләләрдән өстәмә түләүләр таләп ителмәячәк дип ышандырды. Демографик хәлне дәүләт башка ысуллар – ташламалар, пособияләр белән яхшырту отышлырак дип тапты. Ләкин быелның башында әлеге салым турында тагын сүз кузгаттылар. Сугыштан соңгы елларда баласызлык салымы бик нәтиҗәле булган һәм аның хәзер дә файдасы тиячәк, диләр баласы булмаганнардан акча түләттерергә теләүчеләр. Ләкин салым сугышка хәтле кертелгән, ул демографик хәлгә генә бәйле түгел.

Хәзер тагын шул теманы куертучылар бар. “Аналар советы” җәмгыяте рәисе Татьяна Буцкая сәламәтлеге, мөмкинлеге булып та бала тапмаган һәр кешедән ай саен 500 сум түләтергә дип белдергән (хатын-кызлар белән  беррәттән ир-атлардан да). “Бала яртмыйлар икән – салым түләсеннәр дә алга таба да яратмасыннар. 500 сум өчен беркем дә бала тапмаячак”, дигән җәмгыять рәисе. Икенче төрле әйткәндә, бала яратмаганың өчен түлисең дә, алга таба да яратмавыңны дәвам итәсең.

Әмма бөтенесен бер калыптан сугып булмый, һәркем карьера да ясамый, бөтенесенең тормышы да бик үк түгәрәк түгел. Бала табу өчен бер генә кеше кирәкмәгәнлеген әйтеп Америка ачмамдыр инде, салым түләмәс өчен генә ирсез бала табу нормаль күренешкә әйләнеп бетәчәкме? Әйтерсең лә хәзер андыйлар бик аз. Буцкая илдә халыкның кимегәненә борчыла, шундый зур территория буш тормаячак, аны читтән килүчеләр тутырачак дип белдерә.

Реклама

Демографик хәлне яхшырту кирәк, әлбәттә, әмма бу мәсьәләдә финанс хәле дә читкә куелмый: үзең тапмыйсың икән, табучыларга ярдәм ит.
Финан министрлыгы бу хәлгә ачыклык кертеп, салым түләтү турында сүз алып барылмый дип белдергән. Әледән-әле бу тема күтәрелсә дә, аның гамәлгә ашачагына әллә ни өмет юк: тәкъдимне әүвәл халык хупларга тиеш. Ә халыкның фикере төрле, күпчелеге моңа каршы. Тәкъдим кабул ителгән очракта да халык аннан котылу ысулларын табачак.

Бүген баласын балалар табу йортларында калдырып китүчеләр өчен бернинди җәза каралмаган. Аларның да барысын да бер калыптан сугып булмый, төрле кешеләр, төрле язмышлар бар. Бала тапмаган өчен ай саен салым түләмәү максатыннан, аны табып, дәүләтнең үзенә үк калдырып китүчеләр санын арттыруга китермәячәкме? Финанс ягы яхшырмас яхшыруын, әмма демография артачак. Бөтен омтылыш шул гынамы – күмәртәләп ятимнәр үстерү? Нинди дә булса тәкъдим белән чыкканчы, аны һәрьяклап уйлап, исәпләп карау бер дә комачау итмәс иде ул. Дмитрий Менделеев заманында: “Без 500 миллион булырга тиешбез” дигән диюен дә, әмма ул тулы гаиләләрдәге балаларны истә тоткандыр...

Фото: http://pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: