Шәһри Казан

Балконнар – хуҗаларның йөзе ул

Кешенең кем икәнен белер өчен Бер күз ташлау җитә тәрәзәгә. Күңел чисталыгын, тормыш ямен Сөйләр алар күзәтсәң сезгә. Казан урамына чыгып, тәрәзәләргә күз салгач, шундый шигъри юллар хәтергә килә. Кайбер тәрәзәләргә карап, сокланып үтәсең. Үзеңә үрнәк аласың, шундагы кебек матур гөлләр үстерәсе, затлы пәрдәләр эләсе килә. Якты утлар балкып торган...

Реклама

Кешенең кем икәнен белер өчен
Бер күз ташлау җитә тәрәзәгә.
Күңел чисталыгын, тормыш ямен
Сөйләр алар күзәтсәң сезгә.

Казан урамына чыгып, тәрәзәләргә күз салгач, шундый шигъри юллар хәтергә килә. Кайбер тәрәзәләргә карап, сокланып үтәсең. Үзеңә үрнәк аласың, шундагы кебек матур гөлләр үстерәсе, затлы пәрдәләр эләсе килә. Якты утлар балкып торган йортлар яныннан узганда күңел күтәрелә, дөнья да матуррак күренә. Ә кайбер тәрәзәләргә карарга да җирәнгеч, рамнары буялмаган, пыяласы пычрак, элен-сәлен газета капланган, утлары караңгы. Тыңлап торсаң, исерекләрнең ачы итеп сүгенгәне дә ишетелә. Кайберсенең тирә-ягы тулы тәмәке төпчеге, шприцлар, борыч төнәтмәсе шешәләре. Ул балконнарда нәрсә генә юк... Балкон - шәһәр урамын бизәргә тиешле нәрсә, хуҗабикәнең йөзе бит ул. Балконнарны кемнәр генә күрми! Аларга чит ил, чит шәһәр кунаклары да игътибар итеп, безгә бәя биреп китәргә мөмкин бит. Хәзерге байлар матур яши анысы. Матурлык тудыру өчен, байлык та кирәк шул. Әмма бушка килгән шәһәр фатирларын исраф итеп, фатирларын-балконнарын абзарга әйләндереп яшәүче исерекләр, ялкаулар да бик күп. Авыл кешесеннән көлеп: «Дерёвня!» - дип, үзен «городской»га санап шул абзарда яшәгән кешеләргә мин Арча һәм Балтач якларына кайтып, яшьләрнең икешәр катлы зур йортларда ничек яшәгәннәрен күрсәтер идем. «Городской»ларның күбесенең төшенә дә керми әле андый тормыш. Тимердән бизәлгән капка-коймалар, газы-суы, телефоны, мунчасы, душы өйдә аларның. Ишегаллары - гөлбакча. Гаражда икешәр машина, трактор һ.б. Тырышканда, акыл белән яшәгәндә, кайда да матур итеп гомер итәргә була. Ялкау-исерек булсаң, берәү дә сиңа төзеп бирми, сине кайгыртмый хәзер.
Шәһәр мэриясе торак-коммуналь хуҗалыкка шундый күрсәтмә бирсен иде: кешенең балконы шәһәр урамының ямен алып тора икән, штраф салырга. Аннары, фатирларга түләүне арттыралар, ә 30-40 ел бер ремонт күрмәгән йортлар бик күп әле. Беренче катта яшәүчеләр үзләренең тәрәзә төбенә чүплектән такта-токта, иске тәрәзә, ишекләр ташып өеп куялар, бакчаларны әйләндереп корып алалар. Болар да шәһәр урамнарын бизәми. Һәркем үз тирәсен, балконын чистартсын иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: