Шәһри Казан

«Балкыш» өлкәннәрне дә дәртләндерә

Яшьләре сиксәнгә җиткәндә дә сәхнәдә җырлармын дип элегрәк күз алдына китерделәрме икән алар? Ветераннарның «Балкыш» фестивален караганда күңелдә әнә шундый сорау туды. Әлеге чара республикабызның 25 районы ветераннарын җыйды. Фестивальне оештыруда республиканың ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков башлап йөри. Ул инде икенче мәртәбә үткәрелә.

Реклама

Ветераннарны республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова сәламләде. Лауреатларның кайберләре Президентның Рәхмәт сүзенә һәм Дәүләт Советының Рәхмәт хатына лаек булды. Татарстанның халык артистлары Шамил Әхмәтҗанов, Георгий Ибушев һәм Рамил Курамшин кебек күренекле шәхесләрдән торган жюри катнашучыларны җиде номинациядә бәяләде. Концертта, кайсын гына алсаң да, һәрберсе халык яисә классик җырларны моңга төреп башкарды. Фестивальдә иң өлкән катнашучы булган 91 яшьлек Мидхәт Хәлимов Казанга йомгаклау концертына килә алмаса да, аңа махсус бүләк тапшырылачак.
Күп кенә фестивальләрдә җиңүче булып, бу юлы да лауреат исемен яулаган азнакайлы Атлас Хуҗин җитәкчелегендәге гармунчылар ансамбле концертның бизәге иде. Гармунчы Әҗвәт Җиһаншинның курай белән сорнайда уйнавы да ансамбльгә ямь өстәде.
Танылган баянчы Рамил Курамшин әлеге чара турында сөенеп һәм горурланып сөйли: «Монда гаҗәеп моңлы җырчылар бар. Кайберләре заманында укыган булсалар, алардан менә дигән җырчылар чыгар иде. Ярый әле безнең милли рухыбызны саклаучылар бар, дип сөенеп куясың. Монда чын милли җырлар, биюләр, фольклор коллективлары. Аларны тыңлагач, татарның музыкаль тормышы гөрләп торган чаклар искә төшә. Бу - милләтне саклау юнәлешендә зур эш башкару, дияр идем».
Фестиваль турында үз фикерләре белән Мамадыштан Татарстанның атказанган артисты Гөлнәзирә Талипова да уртаклашты: «Бу фестиваль үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннар өчен бик кирәк, чөнки алар, дәртләнеп, яшәреп киткәндәй, сәхнәгә атлыгып торалар. Бәлки алар яшь чакта сәхнәгә омтылганнардыр. Шул яшеренеп калган талантларын ачып, бүгенге көндә аны гамәлгә ашыру, халыкка тәкъдим итү мөмкинлеге туды. Тормыш мәшәкатьләреннән беразга гына булса да арынып, матурлыкка, сәхнәгә омтылу кешегә яшәргә дәрт бирә. Бу фестиваль алга таба да дәвам итсен иде.
Әнә шулай катнашучылар һәм тамашачылар күңелендә матур тәэсирләр калдырды бу фестиваль. Әмма шәһәребез хорларында һәм ансамбльләрендә йөрүчеләрдән: «Ни өчендер безне лаек дип тапмыйлар», - дигән үпкә сүзләре дә ишетелде әле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: