Шәһри Казан

Балтач районы Югары Субаш авылында берничә милләт кешеләре килешеп яши

Газетабызның яраткан укучысы Валерий Семенов редакциягә кунакка килгәч, сүз ара сүз китеп, мин татар янында - татар, рус янында - рус, мари янында мари дип әйтеп куйган иде. Хикмәт Валерий абыйның берничә милләт вәкиле яши торган авылда гомер итүендә икән.

Ул Балтач районының Югары Субаш авылыннан. Хатыны Фирдәүсә апа белән өйләнешкәннәренә быел илле ел була. Икесе дә гомер буе укытучы булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда алар. Югары Субаш авылында марилар да, татарлар да, керәшеннәр дә яши.

Валерий абыйның сүзләренә караганда, борын заманда монда марилар гына яшәгән. Соңрак Югары Субашка Алексеевск районының Кишмәк авылы кешеләре килеп төпләнә. Күрше-тирәләрдә татар авыллары булгач, марилар татарчаны яхшы белгән, яңа күршеләр белән шулай уртак тел табып яши башлаганнар. Тарихтан Балтач районы аша Явыз Иван гаскәрләре узып китүе дә билгеле. Ул вакытта татарларны көчләп чукындыру эше башлана. Шулай итеп, күп кенә татарлар "рус" исемен ала. Күршедәге Апаз авылында да була чукындырылган татарлар, әмма алар кабат үз мөселман диннәренә кайта.

Бер унбиш еллар элек кечкенә авылларны перспективасыз дип, зуррак авылга берләштерү эше башланды. Шул рәвешле Югары Субашка да берничә татар авылы килеп кушыла. Валерий абый мәктәпкә укытырга килгән Фирдәүсә апа белән таныша һәм алар өйләнешеп тә куя. Кызлары Эльмира белән Альмирә дә укытучылар, кияүләре дә шул ук һөнәр кешеләре.

Реклама

- Бездә гомер-гомергә кешене милләткә бүлеп карау булмады. Андый аерма юк бездә, барыбыз да бердәм булып яшәп ятабыз. Гает бәйрәме җитсә күршеләребез - безне, Пасхада без аларны кунакка дәшеп, чәй табыны артында утырабыз. Кызык өчен генә дә син мари йә татар дип әйтешмибез. Борын-борыннан ук дус яшәгәнбез, безгә ул татулык әби-бабайларыбыздан мирас булып калган. Яшьләребез дә шуны күреп үсә, өеңдә, күршеңдә, авылыңда тынычлык булса, яшәү дә күңелле. Болай да аз гомерне ачуланышып, үпкәләшеп, үчләшеп уздырырга кирәкми. Менә шул дуслыгыбыз белән көчле дә, үрнәк тә без. Телевизордан да гел сөйләп торалар бит: бүген иң мөһим нәрсә - республика халыкларының үзара тату мөнәсәбәте һәм милләтара килешеп яши белүе.

Гөлнара Габдрахманова, ТР Фәннәр академиясе Тарих институтының этнология бүлеге мөдире:
- Соңгы ике дистә елда алып барылган тикшеренүләрдән күренгәнчә, республикада этникара мөнәсәбәтләр тотрыклы булып кала. Дәүләт сәясәтендә дә милләтара татулык төп мәсьәлә булып тора. Әлеге уңайдан өч төрле программа гамәлгә ашырылды. "2014-2020 елларда Татарстан милли дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру" программасы нигезендә узган елда җитмештән артык чара оештырылган. «2014-2016 елларда татар халкының милли асылын саклау" һәм «Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программалары да уңышлы эшләп килә. Әлеге программаларны гамәлгә ашыру өчен күп чаралар уздырылды, күп акчалар сарыф ителде. Ә болар барысы да республикадагы этникара мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан эшләнә. Әлеге уңайдан мәдәни чаралар бигрәк тә үтемле булып тора, нинди генә милли бәйрәм булмасын, нинди милләттән булуына карамастан, халык анда актив катнаша. Ә бу, үз чиратында, дустанә атмосфераны булдыра.

Геннадий Макаров, ТР Фәннәр академиясе Тарих институты каршындагы керәшен татарлары һәм нагайбәкләрнең тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге җитәкчесе:
- Бездәге милләтара мөнәсәбәтләрне уңай дип әйтергә нигез бар. Соңгы вакытларда һәр халык үзенең мәдәниятен өйрәнә, аның белән кызыксына башлады. Мисал өчен әйтәм, аларның һәрберсенең үз фольклор ансамбле оешты, элек тә булганнары ныклап торып эшли башлады, чөнки моңа ихтыяҗ күренә. Милли бәйрәмнәрдә дә, телевизор экраннарыннан да еш күрергә була аларны. Бу эштә хөкүмәт тә булышлык күрсәтә. Республикада яшәүче милләтләр икенчеләренең мәдәнияте белән таныша, аларга хөрмәт белән карый башлый. Бу исә милләтара мөнәсәбәтләргә уңай тәэсир итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: