Шәһри Казан

Балтач традицияләргә тугры

Механизаторлар слетына бераз алданрак килеп җиттем. Озак көттерми, ветеран механизаторлар, яшь игенчеләр, авылларның алтын баганасы булган ир-егетләр җыйнала башлады. Һәркайсының йөзләренә, атлап баруларына карап, алар үткән тормыш юлын күрергә, аңларга тырышам...

30 градус салкында чылбырлы тракторның суык кабинасында урман ташулар, тузанга батып комбайнда эшләү, бер караңгыдан икенчесенә хәтле сука сукалау һәм иртә яздан кырга чыгарга ашкыну, бөртекне җиргә салып уңышны алганчы көтү, өметләнү... Авыл кешесе яңгыр яуса да, җил иссә дә, кояш күренсә дә, иң элек кырдагы иген, болындагы печән, көшелдәге ашлык турында уйлый. Менә шундый уйлар, хезмәтләр белән күпме еллар үткән, тау-тау бөртек җыйналган.

- Безнең төбәктә нефть тә чыкмый, алтын запаслары да юк, иң зур байлыгыбыз - сез - хезмәт сөйгән кешеләр, - дип мөрәҗәгать итте игенчеләргә район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Район 2016 елда 2 млрд 201 млн сумлык табыш алган. Шуның 86,1 проценты - терлекчелектән, 12,5 проценты игенчелектән килгән. Узган ел һәр сыердан 6300 литр сөт сауганнар. Сөтчелек буенча Балтач беренчелекне Кукмара белән бүлешә. Игенчелектә исә республика буенча өченче урында. Кара туфраклы районнар белән беррәттән, таш өстендә диярлек бу тиклем уңыш ала алганнар икән, моның артындагы хезмәтне бәяләп бетерерлек тә түгел.

Балтач ­районында ­эш­­ләү­че хуҗалыкларның­ һәркайсы диярлек үз аягында нык басып тора. Үз эшен белгән, язмышын туган авылы белән бәйләп, халык белән уртак тел табып эшләүче булдыклы җитәкчеләр шактый районда. Әлбәттә, иң-иңнәр арасында бик яхшылар да була.

Реклама

Районның иң алдынгы хуҗалыгы - «Татарстан»: бер елда 205 млн 430 мең сумлык табыш алганнар. Хуҗалык җитәкчесе Айнур Нотфуллинның район башлыгының улы икәнен белә идем, моңарчы аның белән беркайчан да аралашканым булмады. Гел уйлый торган идем: теләге булса, район башлыгы үз улын Казанда да урынлы җиргә урнаштыра алыр иде. Ә монда күпме җаваплылык, район халкы алдында йөз аклыгын да югалтмас­ка кирәк. Тантанадан соң Айнур Нотфуллин белән танышырга бардым, уңышларның серен сорадым, егеткә дә үземчә бәя бирәсем килде.

- Безнең уңыш - хуҗалыкта хезмәт куючы барлык кешеләрнең уртак уңышы. Кешедән нәтиҗәле эш сорар өчен, иң элек тиеш­ле хезмәт хакы да түләргә кирәк. Аннан соң инде барлык технологияләрнең үтәлешен сорарга була. Авыл хуҗалыгында эшләүче һәр кеше бик тә кадерле, хөрмәткә, игътибарга лаек. Шуңа күрә һәр кешенең хезмәтен күрергә, бәяләргә тырышабыз. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кабул иткән карар нигезендә, уку йортын тәмамлагач та авыл хуҗалыгы тармагына эшкә кайт­кан белгечкә берьюлы 50 мең сум, аннан соң ике ел дәвамында ай саен 5000 сум өстәмә хезмәт хакы түләнә. Безнең хуҗалыкка эшкә килгән бер белгечебез укуын тәмамлагач та эшкә урнашмаган булган. Идарәдә уртак бер фикергә килдек тә, хуҗалык хисабыннан, үзебез ай саен 4000 сум түләп барырга булдык. Быелгы урып-җыюда эшләгән яшь комбайнчыга да, ниндидер стимул булсын дип, өстәмә 10 000 сум премия бирдек, - дип, үзләренең эш алымнары белән уртаклашты хуҗалык җитәкчесе.

Миңа яшь җитәкченең әңгәмәне саннар телендә түгел, нәкъ менә кешеләргә ихтирам белән алып баруы хөрмәт уятты.

Җитәкче кешенең авыл халкы арасында үз кеше була алуы, әлбәттә, бик мөһим. Уртак максатлар, бер үк мәшәкать-куанычлар булганда, уртак тел табарга да җайлы. Шөңшеңәр авыл җирлеге җитәкчесе Раузит Галиевнең хуҗалыгында тугыз баш мөгезле эре терлек кенә бар. Шуларның өчесе - савым сыер, ун баш сарык, бер ат, ишегалды тутырып, кош-корт тоталар. Узган ел 14000 литр сөт тапшырганнар. Күргәзмәгә ул үзләренең хуҗалыкларында җитештерелгән ризыкларны алып килгән, ни генә юк анда. Шөкер, мондый хуҗалыклар районда бик күп. Балтачлылар авыл кешесенә хас булган төп сыйфатны - хезмәт сөючәнлекне югалтмыйча сак­лап киләләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: