Шәһри Казан

Барлыгын белеп яшик

Безгә хәтер юкка бирелмәгән... Харрас Әюп

Реклама

Актаныш районында Олыймән дигән авыл бар. Менә шул авылда үстем мин. Үскәч кенә белдем, әлбәттә: Мөслим - Актаныш төбәгеннән чыккан байтак каләм әһелләренең, әйтик, шагыйрь Зөлфәт белән Наис Гамбәр һәм драматург Данил Салихның язмышы турыдан-туры Олыймән белән бәйле икән. Үзара гәпләшкән чакларда Наис Гамбәр әйтә торган иде:
- Ныклап уйлап карасаң, без барыбыз да бер нәселдән үк түгелме икән әле?!
Шагыйрь Рөстәм Мингалим әйтмешли, «ул шулайдыр әле, уйласаң...»
Харрас Әюп тә «безнең нәсел»дән булырга охшап тора иде: ул да Олыймәнгә нык бәйләнгән. Мин үземне белә-белгәндә, авылда Әюпов фамилиясе йөрткән ике гаилә бар иде. Бер гаиләнең башлыгы - Мирхаҗиян абый, икенчесенеке - Әхсән абый. Харрас абыйның әтисе Гыйльмегали исемле. Мирхаҗиян абый белән Әхсән абыйның әтиләре исә Миңнегали атлы булган. Гыйльмегали белән Миңнегали - бертуган, ләкин - икесе ике анадан. Ягъни Мирхаҗиян белән Әхсәнне дөньяга китергән Гафифә апа (Әюп бабайның икенче хатыны) Гыйльмегалинең үги әнисе булып чыга инде. Мирхаҗиян абыйның Өммегөлсеме белән Әхсән абыйның Әбүзәре миннән бер сыйныф алда укыды. Әбүзәр минем яшьлек дустым иде, аны армиягә озаткан көнне әле дә бик яхшы хәтерлим. Бу көнне Әбүзәр белән кочаклашып төшкән фотосурәтләр фотоальбомымда әле дә саклана.
Менә шул Әюповларның берсе - Мирхаҗиян абый, мине урамда очраткан чагында, исәнләшүгә, гел болай дип әйтә торган иде:
- Без бер нәселдән - асабалар без! Онытма шуны! Син дә гәзитләргә язасың бит, беләсеңдер әле Харрас Әюпов дигән шагыйрьне?! Харрас та - безнең нәселдән! Казанга баргач, иң беренче аны күрергә тырыш!
Әлбәттә, Мирхаҗиян абый әйткәнче үк, Харрас абый турында ишетеп белә идем инде мин. «Татарстан яшьләре» гәзитендә вакыт-вакыт аның шигырьләре басылгалый, ара-тирә мәкаләләре дә дөнья күрә иде. Ул вакытта (мин әле мәктәп укучысы чакта диюем) аның әлеге газета редакциясендә эшләвеннән дә хәбәрдар идем.
Мирхаҗиян абый теләгәнчә үк булмаса да, башкалабызда иң беренче күргән-күрешкән шагыйрьләрдән икенче кеше нәкъ менә Харрас абый булды. Казанга университетка укырга керергә дип килгәч, мине Харрас абый белән шагыйрь Фәннур Сафин (аның ул вакытта «Ялкын» журналханәсендә эшләгән чагы) күрештергән иде. Хәтерлим әле: 1979 елның 4 июле иде бу. Хәтта бу хакта көндәлеккә дә язып куйганмын: «Декабристлар урамында урнашкан матбугат йортының тугызынчы катыннан сигезенче катка төшеп килешебез иде. Каршыбызга бөдрә чәчле, таза гәүдәле, утыз-утыз биш яшьләр тирәсендәге бер мөлаем абый очрады.
- Таныш бул, якташың Харрас Әюпов булыр бу! - диде Фәннур абый. Мин, кинәт җанланып китеп:
- Харрас абый минем авылдаш та әле ул! - дип, күрешергә кулымны суздым. (Авылдаш дип тикмәгә әйтүем түгел, Олыймән авылында үссәм дә, чынлыкта мин Мөслим районының Түреш авылында туган саналам (дөрес, әтием паспортка, нигәдер, Иске Карамалы дип яздырткан). Харрас абый исә - менә шул Түрештән).
Миңа укырга керү өчен «Татарстан яшьләре»ннән рекомендация кирәк икәнен белгәч, Харрас абый шундук үзе язарга утырды. Күп тә үтмәде, язып та бетерде. Шул арада машинкада бастыртып, баш мөхәррир Ислам Әхмәтҗановтан кул куйдыртып, бүлмәгә әйләнеп тә керде:
- Аванс белән яздык инде, - диде Харрас абый. - Укырга керергә язсын үзеңә!
Мин аңа рәхмәт әйттем дә университетка юл тоттым...»
Харрас абый белән тәүге очрашуым әнә шулайрак булып истә калган. Аннан соң да безгә күп мәртәбәләр күрешергә, аралашырга, Язучылар берлеге идарәсе утырышларында байтак еллар бергә катнашырга туры килде.
Бу гасыр башында язмыш безне тагын да якынайтты. Бигрәк тә минем әти белән Харрас абыйның бертуган апасы Хәкимә апа бер түбә астында гомер итә башлагач, безнең аралашулар ешайды. Алар гаиләсе белән безнең гаилә, гадәттә, август аенда, Түрештә, кунак сыйфатында очраша идек. Вафатына бер айдан чүт кенә артык вакыт калган чакта да Түрештә бергә булдык без. Кинәнә-кинәнә печән чапканы әле дә күз алдымда тора...
Чалгы тотып яланнарга чыктым...
Үлән өсләренә чыклар яткан.
Печән чабу - теле авылымның,
Сагындырган икән, тансыклаткан...
Алдымдагы пакусымны чыгып,
Чалгымны бер янап җибәрим дә
Уйларымны селтәп ташлыйм әле
Кендек каным тамган җирләремә...
Түреш кешеләре белән бергә, шулай ук, элек агач клуб урнашкан тирәлектә утлап йөргән атлар, яисә, кызарып, баеп килгән шәфәкъ фонында сурәткә дә төшереп алган идем үзен. Кадерле кадрларга әйләнгән ул искиткеч мизгелләрне, Казанга кайтуга, югалмасын, дип, компьютер «альбомына» беркетеп тә куйдым (тик, ни хикмәт, инде күпме эзләсәм дә, әлеге фотосурәтләрне һаман таба алганым юк). Казанга без алдарак кузгалдык. Без киткәч, ул әле Олыймәнгә дә барып килгән. Хатыны Лүзия ханым һәм Хәкимә апа белән бергә, әлбәттә. Олыймәндәге туганнары белән үзенчә саубуллашуы булгандыр инде аның...
Әле күптән түгел генә белдем: безнең балачак хыялларыбыз бертөсле булган икән. Харрас абый да, минем кебек, очучы булу уе белән янган: «Сигезенче сыйныфта укыганда безнең мәктәпкә шагыйрь Гали Хуҗи белән язучы Атилла Расих килде. Тере язучыларны беренче тапкыр күрүем иде бу. Укытучы Әнисә апа Крыймова безне шигырь язарга өйрәткән һәм сәләтләребезне күреп алган иде инде. Ул, мине язучылар белән таныштырганда, шигырь язуым хакында да әйтте. Шунда Атилла Расих: «Егет, син мәктәптән соң университетка кил!» - дип киңәш бирде. Кая барасым билгесез чакта бик кирәкле киңәш булды ул. Чөнки ул вакытта мин очучы булырга хыяллана идем. Шулай итеп, бик күп малайлар хыялланган «лүтчик» булып булмады. Университетка кереп, әдәбият дөньясына аяк басарга туры килде...»
Шәп кеше, шәп шагыйрь иде ул. Шагыйрьлекне дөньядагы нечкәлекләрне күреп ала белү һәм шуларны башкаларга күрсәтә, җиткерә белү дип саный иде. Ни кызганыч, аның саллы иҗаты үзе исән чагында тиешле бәһасен ала алмады. Шигърияте Тукай премиясенә чын мәгънәсендә лаек иде югыйсә...
Язды Шагыйрь - янды, сызланды, әрнеде, газапланды, бәргәләнде. Чыны шулай: янмыйча-сызланмыйча гына, яхшы шигырьләр язу мөмкин эш түгел ул. Харрас абыйның шигъриятенә бәяләмә биргән чакта, шагыйрьнең каләмдәше, якташы Зөлфәт («Зөлфәт - күрше авыл егете. Сабан туена аларга йөри идек...») бер язмасында болай дигән иде: «...Харрасның күп кенә шигырьләре миңа кара бер төндә ындыр артына чыгып, көзге озак яңгырлардан чыланган салкын, юеш, ялгыз шомырт кәүсәсенә мең төрле уйлардан янган кешенең маңгай терәп өзгәләнүен хәтерләтә...»
2006 елның язында «Бу дөньяның карасына мана-мана…» дигән мәкалә язган идем. Сүзен-сүзгә үк булмаса да, шуны кабат кәгазьгә иңдерәсе иттем...
...Шагыйрь һәрдаим көй эзли: үз көен - сүз көен... Кабына күңелендә сихри очкын-ут - сүз көе табыла... Сүз көе - илаһи шигырьдер...
Ишет, гавам, шагыйрьнең гамьле тавышын - хисләргә төренгән яңа көй-табышын:
...Болын өсләрендә ал рәшә,
Уйнавына исең китәрлек! -
Тирбәлешеп басып тора гөлләр,
Заманнарны күккә күтәреп...
...Иҗат юлының башында, шигърияткә килүен тасвирлап, Харрас абый менә нәрсә дигән иде:
...Мин болай да узар идем сыман
Гомер кебек кыска араны,
Юкка гына бугай шигърияттәй
Дуамал атка җиктем чананы...
Шигъри юллардан аңлашылганча, хикмәт монда яшь шагыйрьнең ул чактагы халәтенең - кодрәтле Шигъри Сүз аксакаллары Х.Туфан, С.Хәким, Н.Арсланнар, олпат замандашлары И.Юзеев, Ш.Галиев, Г.Афзал, Р.Фәйзуллин, К.Сибгатуллин, Р.Мингалимнәр, талантлары ташып торган Зөлфәт, М.Әгъләмнәр янәшәсендә берникадәр каушап-югалып, шөбһәләнеп-икеләнеп калуының, «Шигърияттә үз сүземне әйтә алырмынмы, үз юлымны, үз урынымны таба алырмынмы?» дигән сыманрак борчылып алуының табигый хәл (тик вакытлыча) саналуында гына түгел... Хикмәт - шагыйрь Харрас Әюпнең бүген дә бар булуында, ул гына да түгел, аның инде үзе дә олуг Каләм Иясе - могтәбәр әдип булуында! «Харрас Әюп - шигърият мәйданында чын мәгънәсендә ат уйнаткан гаярь шагыйрь», - дип, без бүген хаклы рәвештә әйтә алабыз. Моңа дәлил - шагыйрьнең күпсанлы китаплары, шулардагы тирән эчтәлекле, яңа-мәгънәви яңгырашлы саллы поэмалары («Су хәтере», «Биш вакыт намаз», «Көй эзләү», «Авыл җаны», «Йөрәк атым», Көзге»...), күңелләрне үткен тәгъбирләре, кискен гыйбарәләре белән кинәт сискәндереп, тетрәндереп җибәрә алу кодрәтенә ия булган бихисап шигырьләре.
Харрас абый нинди генә темага шигырь язарга алынса да (хәер, бу очракта урыс шагыйре Андрей Вознесенский кебек: «Стихи не пишутся, стихи случаются», - дип әйтү дөреслеккә туры киләдер) - ятим үскән бала чагы турында булсынмы ул («Без түш белән шуып чыгып киттек Бала чактан... капка аслатып...»), туган авылы Түреш хакында булсынмы («Мин дә җырламасам, күпләр синең Ниндилегең белми кала күк...»), шәһәргә ихтыярсыздан килеп «эләккән» әбиләр («Таш улакта мөлдерәмә чишмә төсле - Шәһәр өйләрендә авыл карчыклары...») яисә яшәеш турында уйлану булсынмы («Җирдән китү - үлем түгел әле, Исән булса сине белгәннәр...»), җыр-язмыш хакында булсынмы ул («Ат тарталмас кайгы-хәсрәтләрне Җыр күтәрде, җырлар таратты...») - аларның нигезендә кеше язмышы өчен, гомумиләштереп әйтсәк, үз халкы, үз милләте өчен, аның килер көне - киләчәге өчен тирәнтен борчылу ята.
Шагыйрь хәтере - якты хәтер. Шагыйрь үзенең хәтере аша, халкыбызның данлы-шанлы чорларына кайтып, югалган күңел җәүһәрләрен - бүгенге көнгә килеп җитә алмаган кайбер гореф-гадәтләребезне, рухи мирасыбызны эзли-барлый - шигырь-гармунының сүз-күреген тартып, үшән халәттә калып йокымсыраган милләтебезне («Без бит хәзер - ничә еллар буе Уйналмаган гармун төслерәк...») уятырдай көй эзли ул...
2008 елның 7 октябрендә Харрас абыйның йөрәге тибүдән туктады. Җәсәден туган авылына - Түрешкә озатыр алдыннан, Харрас абый яшәгән йорт ишегалдында хушлашу мәрәсиме булды. Шунда Туфан абый Миңнуллин (инде ул да мәрхүм) мондыйрак сүз әйткән иде: «Вафаты турында ишеткәч, Харрасның үземдә булган китапларын кулыма алып, шигырьләрен укып чыктым. Шәп шагыйрь булган икән ул. Без аны бөтенләй белмәгәнбез икән бит!»
Белмәгәннәргә - белергә, Харрас абый иҗатын өйрәнергә беркайчан да соң түгел. Укыйк, өйрәник - Харрас Әюп дигән олуг шагыйрь барлыгын белеп яшик, исәннәр!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: