Шәһри Казан

«Башка берни дә кирәкми...»

«...1944 елның кышында Совет Армиясе Карпат тауларына барып житте. Безнең укчы дивизия февраль аенда текә тау юлларына барып төртелде. Диңгез өслегеннән ике километр биеклектәге тау кыясындагы серпантин сыман юлны немец подразделениесе бик нык саклап тора. Берничә уңышсыз атакадан соң, шактый солдатны югалткач, полк командиры разведчикларны «эшкә» кушты.

Реклама

Дошманның оборона системасын ачыклар өчен, «тел» кулга төшерергә кирәк. Ләкин 3 тапкыр разведка оештырып караганнан соң, разведротадан берничә кеше генә исән-имин калды. Полк командиры дивизия командирыннан ярдәм сорарга мәҗбүр булды. Эш шунда - немецлар белән ике арада ачык җир. Якынча ике чакрым ара булыр. Алар - өстә, тау башында, без - аста, яссы җирдә. Бар юлларны да көне-төне күзәтеп кенә торалар. Безнең яктан хәрәкәт күрү белән, бик төз атып, ут ачалар. Тирә-якта ап-ак кар һәм төннәрен дә якты булганга, дошман ягына таба сиздермичә якынаю бик катлаулы. Беркөнне дивизиянең иң оста, иң гайрәтле саналган капитан-разведчигы килде һәм безнең арадан үзе белән разведкага барырлык кешеләрне сайларга кереште. Ни генә эшләтмәде капитан: төрле коралдан ату, пычак белән кадау, җирдән баш күтәрмичә шуышып бару, сакта торган часовойны тавышсыз-нисез егып салу дисеңме - берсе дә калмады... Ике көн эчендә 20ләп кешене тикшереп-сынап караганнан соң, ул полк командирына: «Менә бу татарин белән барсам гына... Башка ышанычлы кешеләрегез юк полкта», - дип әйтте. Полк командиры стройда басып торган ике дистә солдатны сүзсез генә карап чыкты да: «Син нәрсә? 20 кеше эшли алмаганны икәү майтармакчы буласыңмы?» - диде, гаҗәпләнеп. «Минем өйгә исән-сау кайтасым килә. Әйттем ич, икәү генә барабыз. Юлга әзерләнә башларга кирәк», - диде капитан. Без аның белән шунда ук юлга җыена башладык. Тау итәгендә ул көннәрдә җил-буран, салкыннар төннәрен 20 градуска җитә. Шуңа күрә, өскә икешәр кат свитер кидек. Аякларга йон оеклар белән җирле халыктан юнәткән юка гына киез итекләр. Куеннарыбызга финка, пистолет тыктык. Икенче көнне төшке аштан соң 4 сәгать чамасы йоклап ял иттек тә, шуыша-шуыша алгы сызыкка киттек. Ике сәгатьләп баш күтәрми шуыша торгач, нейтраль җирләрне үтеп, текә тау итәгенә барып җиттек. Бездән өстә - 200 метрлар чамасы арада тау юлы. Бер сәгать чамасы селкенмичә дошман часовойларының ничек йөрүләрен, ничек алышынуларын карап яттык. Иң әһәмиятлесе - аларның кайдан чыгып йөрүләрен барладык. Сакта торучы солдатлар бер сәгать саен алышыналар икән. Немецлар бик уңай урын тапканнар: юл кырыенда тау куышы, шунда кереп китәләр дә югалалар! Ә без аларның җылыну, ял итү өчен йорт-фәләннәре булырга тиеш дип уйлый идек! Инде иртәнге 3ләр тирәсендә өстебездәге ак туннарыбызны акрын гына салдык. Салкын, җил ике кат свитерны, масхалатны ни дип тә тормый, үзәккә үтә. Буран, җил иртәнгә таба көчәя генә башлады. Ике адымнан күзгә берни күренми. Тычкан ауларга чыккан мәче кебек, бик акрын гына өскә күтәрелә башладык. 200 метр араны бер сәгать күтәрелгәнбездер. Ике-өч метр ара киткән саен җиргә сыенып, хәрәкәтсез ятабыз. Ярый әле кар өстендә ятып калган ташлар суыктан җиргә ябышып катканнар. Шулай менә торгач, бер часовойның борылып китә торган маршрут чигенә барып чыктык. Часовойлар сакта икәү: берсе - бер якка китә, икенчесе - икенче якка. Урта бер җирдә очрашалар, аннары тагын аерылышалар. Немец солдаты шинельдән, аягында кыска балтырлы күн итек. Баш киемен күзләренә кадәр басып кигән, шинель якасын күтәреп шарф бәйләгән. Салкыннан бераз алга таба бөгелгән, автоматы күкрәк турында ремень белән муенына асып куелган. Юл кырыенда часовойның безгә арты белән борылган мизгелен көтеп алдык та, икебез дә бер мизгелдә аңа ташландык. Мин аның авызын томалаган арада капитан финкасы белән муенына кадады. Берничә секунд эчендә капитан аның шинелен салдырып, үзе киеп куйды. Баш киемен башына киде, автоматын асты. Мин кыя ташларына ышыкланып яшерендем, ул, башын аска иеп, икенче часовойга каршы китте. Бер-берләренә якынлашкач, ул мизгел эчендә анысын да юк итте. Аннан соң, солдатларның ял итә торган тау куышына юнәлдек. Куыш эчендәге бүлмә уртасында снаряд такталарыннан ясалган өстәл. Аның аргы башында тонык кына шәм янып тора. Ике як стена буйлап тезелгән солдатлар аркаларын таш стенага терәп, йоклап утыралар. Түр башында офицерлары, фуражка кигән килеш, башын кулларына салып, йоклап утыра. Ишек катында ике МГ-42 кул пулеметы, бер өем патрон ящиклары һәм тагын ниндидер әйберләр. Икебез дә «эшкә» керештек: йоклап яткан солдатларны хәл итү артык кыен булмады. 20-22 яшьләр тирәсендәге немец офицерын әсир итеп алдык. Өстәлдәге кыр сумкасыннан хәрби картаны да эләктерлек. Әсирне мин полк штабына илтеп тапшырдым. Тәрәзәдән тышкы якка карап алганда капитан-разведчигымның штабка ашыгып китеп баруын күрдем. Ул безне каршылаган офицер белән сөйләшеп калган иде. Шул чак аның аяк астында нидер шартлады. Тирә-як карлы-бозлы тузанга күмелде. Мин ишектән атылып чыгып аңа ярдәмгә ташланганда, аның бер аягы тездән югары юк иде инде. Ак кар өсте кан гына, кисәкләргә телгәләнгән киез итек калдыгы 15 адым читтә, кар көрте башында утыра... Соңыннан ачыкланды, иртән, әле яктырганчы, штаб каршындагы мәйданны кардан чистартканнар. Ә кар астыннан кайчандыр, кемдер куеп калдырган пехотага каршы мина чыгып калган булган.
Берәр ай үткәч, миңа «Кызыл Йолдыз» ордены тапшырдылар. Гайрәтле капитан-разведчикны бүтән күрмәдем. 1946 ел башында Венгриядән өйгә кайтып кердем», - дип сөйләде Һади абый.
Гарнизонның КЭЧ начальнигы полковник Равил абый Атласовның костюмына һәрвакыт бер «Кызыл Йолдыз» орденын гына тагып йөргәненә сәерсенеп карый идем. Башка сугыш ветераннары һәрвакыт төрле чараларга, бәйрәмнәргә килгәндә, күкрәк тутырып, барлык орден-медальләрен дә тагып килә. Ә Һади абыйның күкрәгендә шул «Кызыл Йолдыз» ордены гына. Инде, полковник Атласовны Монголиягә озату кичәсендә очрашкач, аннан: «Һади абый, синең орден-медальләрең күп ич, нигә барысын да такмыйсың, һәрвакыт күкрәгеңдә бер «Кызыл Йолдыз» ордены гына?» - дип сорадым. Менә шунда ул миңа 1944 ел башында булган вакыйганы сөйләде. Сулыш та алмый тыңлап утырдым мин аны. Әле хәзерге көнгәчә, инде үземнең чәчләрем күптән агарса да, бу вакыйга йөрәгемне әрнетеп тора. Аның үзенә дә немец солдатларының үлгәндә зур итеп ачылган күзләре төннәрен тынгы бирмәгәндер дип уйлыйм.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: