Шәһри Казан

Башкортстанда яшәүче Әхнәф Сафиннан бишәр, җидешәр еллык бал сорап киләләр

Башкорт балы белән татар балы нәрсәсе белән аерыла дигән сорауга берәү, бернәрсәсе белән дә аерылмый, башкорт корты балны "беддд", татарныкы "беззз" дип кенә җыя, дип әйтә ди. Башкортстанның Яңавыл районы Кисәк-Каен авылында яшәүче Әхнәф Сафин да, бездә балның төп белгечләре татарлар бит, ди. Шул ук вакытта ул Башкортстан җирләре, бигрәк...

Башкорт балы белән татар балы нәрсәсе белән аерыла дигән сорауга берәү, бернәрсәсе белән дә аерылмый, башкорт корты балны "беддд", татарныкы "беззз" дип кенә җыя, дип әйтә ди. Башкортстанның Яңавыл районы Кисәк-Каен авылында яшәүче Әхнәф Сафин да, бездә балның төп белгечләре татарлар бит, ди. Шул ук вакытта ул Башкортстан җирләре, бигрәк тә Яңавыл, Тәтешле, Аскын районнарының умартачылык белән шөгыльләнү өчен күпкә уңайлы җир булуын әйтә. Умартачы сүзләренчә, алардагы кара туфракның тирәнлеге 70-80 сантиметрга кадәр җитә, нарат агачлары исә кырыгар метр булып үсә.

Әхнәф абый умартачылык белән илле елга якын шөгыльләнә. Бүгенге көндә илле баш корт оясы бар, кайчандыр оя саннары җитмешкә кадәр җиткән. Соңгы вакытта умартачылар балларын сата алмаудан зарланса, Әхнәф абыйда андый проблема юк. "Әхнәф балы" дигән брендны ул күптән булдырган инде. Бал тутырылган банкаларның тышына исем-фамилиясе, телефон номеры күрсәтелгән визиткаларга кадәр ябыштыра ул.

- Үзеңне рекламалау бер нәрсә, аны саттың да качтың түгел бит. Бу эшкә ныклап тотынгансың икән, товарыңның сыйфаты турында да уйларга кирәк. Синең өчен сыйфат беренче урында торырга тиеш. Күп кенә саран умартачылар кышка кортларга, бал урынына, шикәр калдыра. Шикәр бирдеңме, кортның семьясы бозыла. Аларның бал җыю сәләте дә үзгәрә. Шуңа да мин кыргый кортларны ябарга тырышам.

Әхнәф абый соңгы вакытта халыкның бишәр, җидешәр еллык бал сорап килүләрен әйтә.

- Кыз картаймый, бал бозылмый, дип юкка гына әйтмиләр инде. Бал беркайчан да искерми, әле алай гына да түгел, озаграк торган саен яхшырак. Халык арасында да бит элекке баллар экологик яктан чистарак дигән фикер яши. Бездә хәтта 70 нче елгы бал да бар, аны аз-азлап кына ашап куябыз.

Әхнәф абый фикеренчә, балга әле һаман да тиешле рәвештә бәя бирелгәне юк.

- Халык кәнфит, печенье ашый, балга кадер юк. Шул ук сукыр кычыткан балын гына алыйк. Шайтан таягы балы иң кадерлесе, дөрес, ул балны күп дип әйтеп булмый, соңгы вакытта шайтан таягы бик вагайды. Клевердан да бал сирәк җыела, чөнки кортлар үсемлек серкәсенә томшыклары белән кереп җитә алмый.

Реклама

- Әхнәф абый, юкә, карабодай, тузганак балы дип әйтәләр. Ул балларның кайсы үсемлектән җыелганын каян белеп була соң?

- Кирәк вакытта кирәк үсемлектән җыйдыра белергә кирәк, әмма ул бөтен кортчыга да хас түгел. Юкә чәчәк аткан вакытта кортны шул тарафка очыртырга кирәк. Моның өчен мин юкә чәчәген җыеп алам да корт оясына алып кайтып куям. Кортлар шул ис белән "агуланалар да" юкә чәчәген эзләп очып китәләр.

- Баллары тәмле булса да, кортлар чагарга да ярата бит...

- Аларны карау вакытын дөрес сайламасаң, хуҗаларына да ташланалар. Аларның ояларын кирәксә-кирәкмәсә дә ачып карарга ярамый. Мин җәй көне, гадәттә, көндезге сәгать дүрт-бишләрдән соң карыйм. Ул вакытта алар ачуланмыйлар. Аларны караган вакытта үзең дә тыныч булырга кирәк. Аракы, ислемай, башка чит исләрне яратмыйлар. Мал иясенә ошарга тиеш дигән кебек, үзең дә алар кебек чиста, пөхтә булырга тиешсең. Шуңа да игътибар иттем: куяннарга дип урак белән генә печән чапкан идем, шуннан соң кортларны карый башладым. Бер дә уйламаганда ташландылар бит болар миңа. Әһә, мин әйтәм, яңа чабылган үлән исен яратмыйлар икән. Аларга бит үләннең үсүе кирәк, без серкә җыясы үләнне чапкан диделәр бугай.

Әхнәф абый белән соңгы вакытта умартачыларның бал сата алмау проблемасы турында да сөйләштек.

- Газета-журналларда, Кытай бал җитештерү буенча беренче урында тора, дип язалар. Табигый бал түгел бит ул, ясалма гына. Безнең кибетләргә дә килеп керде ул бал. Ә безнең кортчылар товарын сата алмый интегә. Без үзебездә тонналап бал җыю урыннары булдырып, шуларны чит илләргә озату уенда торабыз.

Автор фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: