Шәһри Казан

Башта «штраф»ыңны түлә...

Чистайда дәүләт техник күзәтчелегенең баш инженер-инспекторына карата кузгатылган җинаять эше тикшерелде. Ул, вәкаләтләреннән файдаланып, хезмәт урынында ялганга баруда гаепләнә. 45 яшьлек чиновникка ел дәвамында район кешеләре искереп бара торган тракторист-машинист таныклыкларын яңага алыштыру буенча мөрәҗәгать иткәннәр икән. Инспектор исә, үз бүлекчәсенең эш күрсәткечләрен яхшыртып күрсәтү ниятеннән, таныклыкны алыштыру бәрабәренә кешеләрдән...

Реклама

Чистайда дәүләт техник күзәтчелегенең баш инженер-инспекторына карата кузгатылган җинаять эше тикшерелде. Ул, вәкаләтләреннән файдаланып, хезмәт урынында ялганга баруда гаепләнә. 45 яшьлек чиновникка ел дәвамында район кешеләре искереп бара торган тракторист-машинист таныклыкларын яңага алыштыру буенча мөрәҗәгать иткәннәр икән. Инспектор исә, үз бүлекчәсенең эш күрсәткечләрен яхшыртып күрсәтү ниятеннән, таныклыкны алыштыру бәрабәренә кешеләрдән 100 сумнан 300 сумга кадәр бәя язылган квитанцияләрне түләттергән. Эшнең асылына төшенеп тормаган гади халык аны-моны әйтмичә генә түләп киткән аларны. Чынлыкта исә алар штраф кәгазьләре булып чыккан. «Административ хокук бозулар өчен» инде түләнгән квитанцияләргә инспектор ялган беркетмәләрне соңыннан гына тутырып куйган. Тикшерү барышында аның шундый тәртип бозулары 100 очрактан артып киткәнлеге беленгән. Чиновник үз гаебен тулысынча таныган.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: