Шәһри Казан

Батырларны барлар чак

Озакламый без Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Димәк, ул дәһшәтле елларга тагын бер тапкыр борылып карап, батырларны барлар чак җитә. Ә батырлар, шагыйрь әйтмешли, күп татар илендә. Дәһшәтле сугыш башланганчы ук инде совет иленең тынычлыгын финнар бозган булган. Ул сугышның да үз каһарманнары. Алар арасында Советлар Союзы...

Реклама

Башкалабызның Левченко бистәсенең бер урамы аның исемен йөртә. Ул урамнан узганда күпләр: «Кем соң ул Бакый Рәхимов?» - дип уйлап куядыр. Әлеге сорауга җавапны мин Балтач районының Түбән Кенә мәктәбендә батырга багышлап уздырылган бәйрәмдә таптым. Тумышы белән Чуашстанның Батыр районындагы Озын Куак авылыннан булса да, кенәлеләр дә аны үзләренеке итеп саный. Чөнки Казан артын агартырга җибәрелгән күпбалалы мулла гаиләсендә нәни Бакый да була. Аның әнисе Рабига апаны монда, яратып, «шифалы сулышлы мишәр абыстай» дип йөртәләр. (Ул атаклы рәссам, сынчы Бакый Урманченың кардәше.) Ә инде кулакларга каршы көрәш башлангач, Кенә авылы халкы бу мулла гаиләсен сөргенгә сөрелүдән саклап кала. Бакыйның тормышка карашы нәкъ менә биредә формалаша, характеры монда чыныга.
Хезмәт сөйгән һәм тормышны яраткан Бакый Фин сугышы башлангач та, ике яшьлек кызын һәм авырлы хатынын калдырып, дошманнарга каршы яуга китә. 86 нчы мотоукчылар дивизиясендә разведчик-пулеметчы булып хезмәт итә ул. 1940 елның 22 февралендә бер утрауны саклап, һөҗүм итүчеләргә 7 сәгать буе ялгызы каршы тора (15-20 кешелек төркемнән кайсы һәлак була, кайсы яралана), Бакый Рәхимовны да пуля аямый. Әлеге батырлыгы өчен аңа Советлар Союзы Герое дигән югары исем бирелә. Ләкин ул үз батырлыгының шулай зур бәяләнүен белми, 3 мартта сугыш тәмамланырга бары 10 көн калгач, каты һөҗүмнәрнең берсендә һәлак була.
Түбән Кенәдә узган батырлык бәйрәменә ерак араларны якын итеп, кадерле кунаклар - батырның кызы Рәисә апа Рәхимова, апасының кызы Фирая апа Закирова, аның тормыш иптәше, сугыш ветераны Мисхать абый һәм башкалар кайтты. Бәйрәм яу кырында ятып калган авылдашларны бер минут тынлык белән искә алудан башланып китте. Гомерен укучыларга Пушкин һәм Тукай телләрен өйрәтеп үткәргән Рәисә апаның чыгышын зал тын да алмый тыңлады. Ул әтисенең хатларын Милли музейга тапшырган булган. Аларның Һәрберсендә әтисе әнисенә: «Рәисәне сакла!» дип васыять язган. Рәисә апа үзе дә гомер буе әтисенең истәлегенә тугры калган, аның батырлык эзләре буенча йөргән, Мәктәпләрдә очрашуларга йөргән.
Бакыйның тормыш иптәше - Рәисә ханымның әнисе Мәрфуга апа батыр иренә булган кайнар хисләрен шигырьләренә салган. Рәисә апа аларны да укып күрсәтте. Ә инде сугышны үзе күреп белән Мисхать абыйга (ул анда башыннан алып ахырына кадәр катнашкан) Бакый Рәхимов батырлык күрсәткән урыннарда да сугышырга туры килгән. Күкрәгендәге Кызыл Йолдыз ордены - шул яуларның истәлеге.
Кенә мәктәбе коллективы (директор - Рамил Низамиев) киләчәктә үз мәктәпләренә Бакый Рәхимов исемен алу турында да хыяллана. Алар моңа бүген үк лаек. Әлеге кичәнең кемгәдер хисап бирер өчен түгел, ә ихластан уздырылуы да шул турыда сөйли.
Түбән Кенәдән киткәндә безне Бакый Рәхимовның авыл уртасына куелган чәчәкләр белән бизәлгән һәйкәле озатып калды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: