Шәһри Казан

Бөек Ватан сугышы хатирәләрен искә алганда

Сугышта да, тынычта да алгы сафта Еш кына сугыш ветераны Зарифулла Фәтхуллин белән дәһшәтле еллар турында озаклап сөйләшеп утырабыз. Аны хөрмәтләп, мәктәпкә укучылар белән очрашуга чакырабыз. Алар Казанның Таулар бистәсендә хатыны Розалия апа белән пар канатлы гаилә булып, 60 елдан артык бергә гомер итәләр. Зарифулла абый Казанда туып үскән. Мәктәптән...

Сугышта да, тынычта да алгы сафта
Еш кына сугыш ветераны Зарифулла Фәтхуллин белән дәһшәтле еллар турында озаклап сөйләшеп утырабыз. Аны хөрмәтләп, мәктәпкә укучылар белән очрашуга чакырабыз.
Алар Казанның Таулар бистәсендә хатыны Розалия апа белән пар канатлы гаилә булып, 60 елдан артык бергә гомер итәләр. Зарифулла абый Казанда туып үскән. Мәктәптән соң 16 нчы заводта эшләгән. 1944 елда аны хәрби хезмәткә алалар. Башта Саратов шәһәрендәге 31 нче танк полкы мәктәбендә укып, танк йөртүче, радист, пулеметчы була. Шул ук елны 1 нче Белоруссия фронтына сугышка китә. Канлы сугыш юллары буйлап Германиягә кадәр барып җитә. 12-15әр сәгать буе танктан чыкмыйча, оста маневрлар ясап, сугышуларын сөйли ул. Илебезнең йөзләрчә авылларын, шәһәрләрен азат иткәннән соң, сугыш Польша территориясендә дәвам итә. 1945 елның 12 гыйнварында безнең армия Балтыйк диңгезе ярларыннан алып Карпат тауларына кадәр сузылган гаять зур фронт сызыгы буенча һөҗүм башлый. Сугыш барышында бу иң зур һәм иң көчле һөҗүм була. Анда күрсәткән батырлыгы өчен Зарифулла Фәтхуллинга өлкән сержант дәрәҗәсе бирелә. Танклар механигы итеп билгеләнә. Һөҗүм берөзлексез 23 көн бара. Сугышчылар 500-600 чакрым юл үтәләр. Биш елдан артык фашистлардан изелгән Польша азат ителә. 2 майда Берлинны алалар. Батыр танкист Зарифулла Фәтхуллин Кызыл Йолдыз ордены һәм «Берлинны алган өчен» медале белән бүләкләнә. Аңа кадәр Икенче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены һәм күп кенә медальләр белән бүләкләнгән була. Аңа армия генералы Василий Чуйков күп бүләкләрне үз кулы белән тапшыра. Сугыш тәмамлангач та, биш ел буе совет гаскәрләре төркемендә хезмәт итә. Армиядән кайткач та, бары бер урында - язу машиналары заводында токарь булып эшли. Планын икешәр тапкыр арттырып үтәгән Зарифулла Фәтхуллин Хезмәт Кызыл Байрагы орденына лаек була. Фотосы мактау тактасыннан төшми. Өч баласы да хезмәт юлларын әтиләре эшләгән заводтан башлап җибәрә. Әле дә ул үзе эшләгән заводта һәрчак көтеп алынган кунак.
Рәшит СИРАҖИЕВ, Россиянең мәгариф отличнигы.
Иртә балигъ булган буын
Сугыш беткәнгә дә 70 ел... Күпме гомер. Әмма сугыш утын үз куллары белән сүндергән карт солдатлар өчен күп түгел ул, улларын һәм кызларын фронтка озаткан аналар өчен дә күп түгел. Кара мөһерле кәгазь­ләргә ышанмыйча, бүгенге көнгә кадәр ирләрен көтүче тол хатыннар өчен дә күп түгел, әтиләрен көтеп яшәүче «балалар» өчен дә күп түгел...
Бүгенгесе көндә Чистай районы Татар Талкышы авыл җирлегендә сугыш чорында ятим калган 39 кеше яши. Бик аз, санаулы гына калды алар бүгенгесе көндә. Башкаларның мал-мөлкәтеннән, бәхетеннән көнләшмичә, тыныч кына, атылмыйча-бәрелмичә генә яши бирәләр.
Мәдәният йортында «Өлкән булып үткән балачак !...» дигән исем астында сугыш чоры балалары белән очрашу үткәрелде. Безгә кунакка Руя Галләмова, Әдһәм Камалов, Фәния Гайфуллина, Әсхат Ярмушев, Лотфия Мусина, Зөфәр Сөнгатуллин, Альберт Сөләйманов, Миңлегөл Зарипова, Зәкия Шәйхетдинова, Фаил Кадыйров, Ирек Шәйхетдинов, Рәшидә Шәйхетдиновалар килде.
Без тарих тәгәрмәчен 70 ел артка тәгәрәтеп, шул дәвернең балалары турында сөйләштек, 1941-1945 еллар фаҗигасен йөрәгебез аша үткәрдек.
«Шигъри тәлгәшләр» түгәрәгенә йөрүче балалар тарафыннан «Тик булмасын сугыш» дип исемләнгән композиция күрсәтелде. Авыл үзешчәннәре тарафыннан «Тол хатыннар, тол кызлар», Мирзаһитовның «Аналар көтәләр улларын» дип исемләнгән әсәрләрдән өзекләр сәхнәләштерелде. Бу моңсу чара җыр-биюләр белән үрелеп барды.
Әйе, сугыш очрашуга килгән «сабыйларга» да ир-егетләр җаваплылыгы салган. Табышмаклар әйтешеп, казлар санап, яшәргә өйрәнгән ул көннәрдән дә, сугыш гарасаты тынганнан соң да байтак еллар үтсә дә, аларның югалту ачылары бик яман, яралары hаман ачык, күз яшьләре кайнар әле… Аларның үз башларыннан үткән хатирәләрне яңарта. Алар онытылмый...
Утлар-сулар кичкән бу кешеләрнең безнең арада сирәгәя баруы бик кызганыч. Бүгенге көндә Татар Талкышы авыл җирлегендә бердәнбер сугыш ветераны Бари Зиганшин һәм сугыш толы Шәмсиҗиһан Гатина гомер кичерә. Без аларның тормыш һәм сугышчан юлларын өйрәнеп, халкыбызның менә шул батырлык һәм фидакарьлекләрен онытмыйча, киләчәк буыннарга да сөйләп калдырырга бурычлы. Кешелек дөньясы тарих сабакларын онытырга тиеш түгел. Үткәнен оныткан халыкның киләчәге өметсез.
Суфия БАҺАУТДИНОВА, Чистай районы Татар Талкышы авылы китапханәсе методисты
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: