Шәһри Казан

Беларусь патриотлары таләбе

Донбасстагы хәлләрне, интернет челтәреннән укып «тегеләй итәргә», «болай эшләргә кирәк» дип акыл сатып, үзләреннән интернет стратеглары ясап утыручылар җитәрлек. Төрле фикерләр укырга була, берәүләр Россия гаскәр кертә дә Киев хунтасын себереп түгә дисә, икенчеләре болай эшләргә ярамый, бу Өченче бөтендөнья сугышына китерә дип үз фикерен алга сөрә. Ничек кенә булса...

Донбасстагы хәлләрне, интернет челтәреннән укып «тегеләй итәргә», «болай эшләргә кирәк» дип акыл сатып, үзләреннән интернет стратеглары ясап утыручылар җитәрлек. Төрле фикерләр укырга була, берәүләр Россия гаскәр кертә дә Киев хунтасын себереп түгә дисә, икенчеләре болай эшләргә ярамый, бу Өченче бөтендөнья сугышына китерә дип үз фикерен алга сөрә. Ничек кенә булса да, бу - Украинадагы хәлләргә битараф булмаганнар фикере. Көн саен андагы корбаннар, җимерелгән авыл-шәһәрләр, йорт-җирсез калганнар турындагы фронт хәбәрләрен уку акылы зәгыйфь булмаганнарга тәэсир итми калмый шул. Әмма бу хәлләрне Көнбатыш кына «күрми». Аңа океан арты күгәрчене «күрмәскә» дигән хәбәр китереп тоттырган, күрәсең, доллар кәгазенә язып...

Реклама

Икейөзле Көнбатыш
Көнбатышның мондый халәте еш кына булгалый, бер өйрәнеп киткәч, хәзер аңа берни дә түгел инде, ахры. Кайбер канкойгыч хәлләрнең тарихына әле тузан да кунарга өлгермәгән - Югославия, Әфганстан, Гыйрак, Ливия... Әлеге илләрдә халыкны кырганда да Көнбатыш күрмәмешкә салышты. Бу вәхшилекләр хәтта бер карт немецны да таң калдырган. «Без үз вакытында бик күп куркыныч гамәлләр кылдык, әмма беркайчан үз шәһәрләребезне бомбага тотмадык», - дигән СС дивизиясендә сугышкан әлеге карт немец. Бүген чират Украинада, ә бу соңгысы булыр дип кем кистереп әйтә ала? Күптән түгел Көнбатышның мәгълүмат чаралары Литваның элеккеге премьер-министры Андрюс Кубилюсның сүзләрен шатланып киң җәмәгатьчелеккә җиткерергә ашыкты, янәсе, элеккеге Советлар империясеннән Украина киткәннән соң, чират Беларуська җитәчәк. Кубилюс Ванганың үзеннән сабаклар алып калган булган диярсең, Россия Советлар империясен торгызырга маташа дип күрәзәлек итү сәләтен дә күрсәтергә ашыккан. Интернет стратеглары кебек, күрәзәлек итүчеләр дә җитәрлек хәзер. Диванга кырын ятып уйланалар да, башка килгән фикерләрне чынбарлык итеп селкеп тә салалар бугай. Румын сәясәтчеләре, әнә, Россия Кырым сценариесын әүвәл Гагаузиядә эшләп, репетиция ясап карады дип бара. Кем нинди репетиция ясап карагандыр, әмма Кырымда да, Гагаузиядә дә референдумнар кан коешка китермәде. Ә Донбасска хәтле Көнбатышның төрле илләрдәге «репетицияләре» алда санап кителде, нинди нәтиҗәләргә китергәннәре билгеле.
Украинаның фашистлардан азат ителүенә җиде дистә ел вакыт узган, әмма бу зәхмәт бүген биредә кабат тернәкләнеп кенә калмыйча, зур бер көчкә әйләнә бара. Ул гына да түгел, хәтта хакимият кәнәфиенә менеп кунаклый. Фашист диктатурасы һәм мәгълүмати блокада шартларында, Украинаның көньяк-көнчыгышында шәһәрләр бомбага тотылып, гади халык кырылган бер чорда узган президент сайлауларын таныган Көнбатыш фашизмны торгызырга үзе үк тырышлык куя түгелме?

Яу кырында ялгыз сугышчы
Беларусьтагы «Ватан» берләшмәсе Беларусь президентыннан Луганск һәм Донецк республикаларын тануны, гади халыкка ярдәм итүне таләп итә. Патриотлар, Лукашенконың Порошенконы президентлыкка сайлануы белән котлавын күздә тотып, Россия белән мөнәсәбәтләр салкынаюга китерәчәк адымнарга бармаска кирәклеген ассызыклый. Әмма бүген әле бу таләпләр тулысынча үтәлми. Белгечләр фикеренчә, болай эшләү Лукашенко өчен файдалы. Әмма бер көнлек файда өчен тырышып, күршеңдә генә фашизм тернәкләнеп килгәнен күреп, дәшми генә күзәтеп тору ахырдан аянычлы хәлләргә китереп чыгармас, дип әйтеп булмый шул. «Чиратта Беларусь» дигән сүз белән килешми дә булмый. Азып киткән зәхмәтне киртәләп кую мөмкин түгел, тамырын чабып өзмәсәң, ул үсә, тарала башлый. Беларуська бүген Россияне чеметкәләп, үзенә ниндидер файда эшләү бәлки отышлыдыр, әмма Көнбатыш белән йөзгә йөз очрашканда, ул берүзе генә берни дә эшли алмаячак. Мәгълүм рус әйтемендәгечә, «Яу кырында ялгыз - сугышчы түгел...»

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: