Шәһри Казан

Белем белән тырышлыкны иярләп...

Гадәттә ел ахырында башкарылган эшләребезне барлап, нәтиҗәләр ясыйбыз. Әллә шуңа инде, яңа елның беренче эш атнасында ук «Татнефть» ААҖнең уңышы турында килеп ирешкән матур хәбәр бәйрәмнәрдән соң җыйналып эшләп китәр өчен матур үрнәк булды. «Тормыш дәвам итә, яңа үрләргә», - дип әйткәндәй димме... Шулай итеп, «Татнефть» ААҖ өчен 2013 елның...

Реклама

Гадәттә ел ахырында башкарылган эшләребезне барлап, нәтиҗәләр ясыйбыз. Әллә шуңа инде, яңа елның беренче эш атнасында ук «Татнефть» ААҖнең уңышы турында килеп ирешкән матур хәбәр бәйрәмнәрдән соң җыйналып эшләп китәр өчен матур үрнәк булды.
«Тормыш дәвам итә, яңа үрләргә», - дип әйткәндәй димме... Шулай итеп, «Татнефть» ААҖ өчен 2013 елның башы күркәм вакыйга белән тарихка керде: катламнарны берьюлы-аерым эксплуатацияләү җайланмалары белән коралландырылган скважиналардан чыгарылган нефтьнең тулаем күләме 5 млн тоннага җитте! Бу сан - «Татнефть»тә 2005 елда гамәлгә кертелә башлаган инновацияле технологиянең катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру юнәлешендә нәтиҗәле эшләве, компания җитәкчелеге башлангычында меңләгән нефтьченең, галимнәрнең, геологларның һәм күпсанлы инженерлар корпусы вәкилләренең тырыш хезмәт нәтиҗәсе, яңа үрләр дигән сүз.
«Катламнарны берьюлы-аерым эксплуатацияләү» төшенчәсе ике өлешне үз эченә ала. Аның беренчесе - берьюлы-аерым нефть чыгару, ә икенчесе - берьюлы-аерым су кудыру технологиясе. Бүгенге көнгә чыгарылган 5 млн тонна нефтьнең 4,16 млн тоннасы - беренче технологиягә, 840 мең тоннасы икенче технологиягә карый. Әлеге технологияләргә нигезләнеп өстәмә нефть чыгаруның күләме елына 1,5 млн тоннага җитте. Бу - «Татнефть»тә ел дәвамында чыгарылган барлык нефтьнең 5,8 проценты.
Җайланмалар элегрәк рентабельсез булган скважиналарда һәм гадәти ысул белән эшләү файда бирмәгән чыганакларда кулланылуга карамастан, алар гамәлгә кертелә башлаганнан бирле, скважиналарның тәүлеклек дебит үсеше 3,66 тонна тәшкил иткән.
Соңгы ике елда берьюлы-аерым эксплуатацияләү җайланмаларын гамәлгә кертүдә кискен үсеш күзәтелә. Әгәр 2005 елда 21 берьюлы-аерым нефть чыгару җайланмасы урнаштырылган булса, 2012 ел дәвамында 242 (11 тапкыр артыграк!) шундый скважина гамәлгә кертелгән.
Берьюлы-аерым су кудыру җайланмаларына килгәндә, алар бер елга соңрак - 2006 елда урнаштырыла башлый. Идарә нефть чыгара торган территорияләрдә 170 шундый скважина катламнарга су кудыра. 2011 елда 98 скважина төзелгән булса, 2012 елда инде 125 скважина гамәлгә кертелә.
Катлам басымын саклау бүлеге мәгълүматларына караганда, «Татнефть»тә 2013 ел башына 427 берьюлы-аерым су кудыру җайланмасы эшли. Агымдагы елда тагын 144 шундый скважина төзү планлаштырыла.
Берьюлы-аерым эксплуатацияләү технологиясе бүген, һичшиксез, иң нәтиҗәле эшләүче технологияләр рәтендә. Чөнки бер скважина ярдәмендә берьюлы берничә катлам үзләштерелә. Бу технология гамәлдәге скважиналар ярдәмендә нефть бирүчән катламнар санын (димәк, чыгарыла торган нефтьнең күләмен дә) арттырырга мөмкинлек бирә, яңа скважиналар бораулау, яңа нефть үткәргечләре төзү мәшәкатеннән коткара.
Берьюлы-аерым эксплуатацияләү технологиясе белән безнең илдә үткән гасырның 50 нче елларында ук шөгыльләнә башлыйлар. Тик ул вакытта технологиянең нәтиҗәлелеген тәэмин итәрдәй кирәкле әйбәт җиһазлар - катламнарны ышанычлы итеп аерырдай пакерлар, төрле тирәнтен үлчәү комплекслары булмый. Нәкъ менә шушы өстәмә җиһазлар бүгенге көндә берьюлы-аерым эксплуатацияләү технологиясенең нәтиҗәлелеген арттыра, тирән катламнардагы технологик процесслар белән дөрес идарә итәргә мөмкинлек бирә.
«Татнефть» белгечләренең бу юнәлештәге шактый кызыклы фикерләре һәм эшләнмәләре бар һәм алар агымдагы елда гамәлгә ашырылыр дип көтелә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: