Шәһри Казан

Бер автобуска – өч йөртүче?..

2022 елның 1 гыйнварында шәһәр пассажир автобусларын тахографлар белән җиһазландыра башлаячаклар. Яңа кагыйдә быелның 1 июленнән керергә тиеш иде. ЮХИДИда бу чигендерүне коронавирус пандемиясе белән бәйләп аңлаталар.

Белүегезчә, җәмәгать автобусларының тизлеген, эш режимы саклану һәм транспорт йөртүчеләрне ялын терки торган тахографларны мәҗбүри урнаштыру беренче чиратта пассажирлар куркынычсызлыгы өчен кирәк. Әмма аларны урнаштыру халык өчен икенче бер проблеманы тудырмагае. Татарстан автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков әйтүенчә, тахографлар куелганнан соң, автобуслар йә төшкә кадәр, яки төштән соң гына йөриячәк.  

– Казанның автотранспорт предприятиеләрендә болай да автобус йөртүчеләр җитми. Аларның сменадан кирәгеннән артык эшләүләре сер түгел. Бүген автобус йөртүчегә һәм кондукторга 1209 вакансия ачык. 2022 елның 1 гыйнварыннан исә автобус йөртүчеләр сменасыннан соң өстәмә түләү хакына эшкә чыга алмаячак. Аларның һәрберенең шәхси картасы булачак. Алар аны смена башланганда тахографка урнаштырырга тиеш. Сигез сәгатьтән прибор сменаның ябылуы турында искәртә һәм аның урынына икенче автобус йөртүче утыра. Хәзер әйдәгез исәпләп карыйк. Йөртүче гараждан иртәнге сәгать дүрттә кузгала. 2022 елда алар сәгать ничәгә кадәр йөриячәк? Төнге уникегә кадәр дип алсак, бер автобуска өч йөртүче кирәк булып чыга. Өченчесе ярты смена эшли. Ә автобус йөртүчеләр җитми, – ди ул.

Транспорт министрлыгы коллегиясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та игътибар итте бу проблемага, чыгышында ул җәмәгать транспортын йөртүчеләрнең абруен күтәрергә чакырды. Кадрлар проблемасын ничек хәл итәргә? Сорау ачык кала.

Сергей Темляков әлеге проблеманы хәл итүгә кагылышлы берничә фикерен дә җиткерә.
– Профильле белем бирү учреждениеләрендә максатчан төркем оештырып, автобус йөртүчеләрне бюджет хисабына укытырга кирәк. Укып чыкканнан соң, транспорт предприятиесендә әйтик биш ел эшләүне шарт итеп куяргадыр, бәлки. Нинди дә булса ташламалар булдыруны караргамы? Вахталы эш алымы турындагы мәсьәләне уйларга, йөртүчеләрне башка төбәкләрдән җәлеп итәргәдер, бәлки. Мәктәп эскәмиясеннән үк йөртүче һөнәренә мәхәббәт уятырга, профориентация программасын булдыру турында уйларгадыр. Бүген такси һәм авыр йөк машиналары йөртүче автобус йөртүчегә караганда күбрәк акча эшли. Татарстан Президенты йөртүченең хезмәт хакына игътибар юнәлтергә кирәк дип дөрес билгеләп үтте, – ди ул.
Рөстәм Миңнеханов коллегиядә хезмәт хакы турында гына түгел, автобус йөртүчеләрнең составына да игътибар итәргә кушты. “Без аларга гржданнарның тормышын ышанып тапшырабыз һәм ул урынга теләсә кемне утыртырга кирәкми. Пассажирларга тупас мөнәсәбәттә булу очраклары да бар. Муниципалитетлар һәм министрлыклар башлыкларының әлеге мәсьәләне аерым контрольгә алуларын сорыйм”, – диде ул чыгышында.


Бүгенге көндә Казанның автотранспорт предприятиеләренә 1209 машина йөртүче һәм кондуктор җитми. Казан Башкарма комитетының транспорт буенча комитеты хәбәр иткәнчә, хәл 2021 ел башыннан киеренке кала. Комитеттагылар моны узган ел үз илләренә кайтып киткән мигрантларның   кире үз эшләренә кайтмавы һәм предприятиеләрнең аларга хезмәт хакы күләмен арттырырга мөмкинлекләре булмавы белән бәйләп аңлата. Әлегә машина йөртүчеләрнең уртача хезмәт хакы 2020 елда 52016 сум тәшкил иткән.

Реклама

Автобус йөртергә куркалар

Автобус йөртүчеләр тахографлар урнаштыру турындагы яңалыкны ничек кабул итә?
16 ел эш стажы булган Денис (исемен үзгәртүне үтенде), хәзерге режимга ияләшүен һәм аның җайлы булуын ассызыклап, тахографлар куелган очракта бәлки эштән китәргә мәҗбүр булуын сөйләде.
– Мин бер көн эшлим, бер көн ял итәм. Бөтен эшләрне ял көненә планлаштырам. Тахографлар куелса, бер автобуска өч йөртүче туры килә һәм алар һәр көнне төрле сменада эшләячәк. Бер көнне төшкә кадәр, бер көнне төштән соң, өченче көнне кичкә булып чыга. Миңа андый режим ошамый. Тулы бер көн ялга ияләштем инде, – ди Денис.
Бер сменага, төшке ашны кертеп, унике сәгать эшли ул бүген. Хезмәт хакыннан зарланмый.

– Хәзер акчаны ярыйсы алабыз. Уртача алганда, 40 мең сум чыга, икенче бер айда 50 меңнән артып китә. 60 мең сум алган чаклар да бар. Маршрутта күбрәк эшләгән саен, акчаң да күбрәк чыга. Акча кирәксә, ял көнеңдә дә эшләргә була. Сменаңны калдырмыйча эшләп барганда, акча эшләргә була. Зарланырга яраткан кеше 70 мең сум түләсәләр дә зарлана.  

– Ни өчен соң алайса автобус йөртүчеләрә кытлык?
– Автобус йөртү бик җаваплы эш. Аны йөртергә бөтен кешенең дә йөрәге җитми. Аварияләр күп була, юллар тар, пассажирлар да, чак кына егылып китсә дә, шалтыратып зарланалар. Аның өчен ел ярымга кадәр машина йөртү хокукыннан да азат итәргә мөмкиннәр. Мин Д категориясенә укыганда, бер төркемдә унөч кеше идек. Шулар арасында бер мин генә автобус йөртәм.

– План дигән нәрсә дә бар бит әле. Аны үтәп буламы?
Тырышабыз. Үтәми калганыбыз юк. Мин план зур булмаганда да эшләдем, ул вакытта да зарланалар иде. Эшеңә җаваплы карасаң, план үтәргә була. Бернидән дә трагедия ясарга кирәкми. Автобус җимерелсә, мастерлар яныннан китмим, нәрсә эшләгәннәрен карап, үзем дә булышкалап торам. Бар шундый йөртүчеләр: автобусларын ремонтка калдырып китәләр дә икенче сменага килеп утыралар да маршрутка чыгып китәләр. Йөриме – йөри. Бүген эшлиме – эшли. Аларны башкасы борчымый. Теләге булган кеше эшли ала, әмма, әйткәнемчә, автобус югары куркынычлыкка ия транспорт. Син пассажирлар иминлеге өчен җавап бирәсең. Анда теләсә кем эшли алмый. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: