Шәһри Казан

Бер җылы, бер салкын

Бүген көндезге якта һава температурасы - 6,-11 градус, ә көнчыгыш районнарда -16 булса, икенче көнгә җылытачак. Шулай итеп, 18 декабрь төнендә 6-11 градус салкын булуы көтелә (көнчыгыш районнарда температура -18 градуска кадәр түбәнәячәк), көндез исә -3,+1 градус. Көндезге якта юеш кар яварга тиеш, кайбер урыннарда бозлавык, дип хәбәр итә ТР...

Бүген көндезге якта һава температурасы - 6,-11 градус, ә көнчыгыш районнарда -16 булса, икенче көнгә җылытачак. Шулай итеп, 18 декабрь төнендә 6-11 градус салкын булуы көтелә (көнчыгыш районнарда температура -18 градуска кадәр түбәнәячәк), көндез исә -3,+1 градус. Көндезге якта юеш кар яварга тиеш, кайбер урыннарда бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе.
Бозлавык дигәннән, соңгы көннәрдә Казанда аяклары таеп, җәрәхәтләр алучылар артып киткән. Кыш башыннан инде 388 кеше табибларга мөрәҗәгать иткән. Шуңа күрә, юлда йөргәндә сак һәм игътибарлы булыгыз.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: