Шәһри Казан

Бергәләп эшләгәндә, кыенлыктан чыгып була

Казан Ратушасында икенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының XXXIII сессиясе үтте. Дума рәисе һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин җитәкчелегендәге сессиядә 50 депутатның 45е һәм ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, котроль-хисап палатасы вәкилләре, шәһәр прокуроры катнашты. Депутатлар каравына тәкъдим ителгән төп мәсьәләләр арасында Казанның торак-коммуналь хуҗалыгы үсешенә, көнкүреш...

Реклама

Шулай ук башкалада милләтара һәм конфессияара тынычлыкның торышы, муниципаль финанс контроле турындагы нигезләмә турындагы һәм Дума тарафыннан элек кабул ителгән карарларга үзгәрешләр кертүгә кагылышлы мәсьәләләр дә чыгарылды.
Казан шәһәренең торак-коммуналь хуҗалыгы үсеше турындагы мәсьәләгә аерым якын килгәндә, шәһәр башкарма комитетының ТКХ комитеты җитәкчесе Искәндәр Гыйниятуллин хисабын тыңлагач, Дума шәһәрдә торак хуҗалыгының һәм коммуналь комплексның үсеше һәм камилләшүе планлы һәм максатчан алып барыла дигән нәтиҗәгә килде. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр Казанда Идел буе федераль округы буенча Түбән Новгород, Оренбург, Пермь, Самара, Сарытау, Ульяновск шәһәрләрендәгедән түбәнрәк, дип белдерде И.Гыйниятуллин үз хисабында. Илсур Метшин фикеренчә, торак һәм коммуналь мәсьәләләргә кагылышлы проблемаларны барлык дәрәҗә хакимиятләр, торак-коммуналь комплексында эшләүче компанияләр һәм халык белән бергәләп кенә хәл итеп була. Халык белән очрашулар вакытында тарифлар үсешенә, күрсәтелә торган хезмәтләр сыйфатына кагылышлы сораулар күп бирелгәнгә, йортлар буенча җаваплылар институтын торгызырга кирәк, арада үзләре яшәгән йортлар һәм анда торучылар турында идарәче компаниядәгеләрдән күпкә яхшырак белүчеләр бар, шуңа аларга ихтыяҗ зур, дип саный И.Метшин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: