Шәһри Казан

Берьюлы ике куянны тотабыз: СОЛДАТ та, СТУДЕНТ та без!

Мәктәптә генә түгел, студент вакытта да егетләр военкомат ишеген еш шакый. Югары уку йортларының күбесендә көчле затлар уку вакытында армиядән азат ителә. Бер карасаң, рәхәт инде. Үз көеңә укыйсың, армия турында кайгыртмасаң да була. Тик, икенче яктан, курс барган саен, армиянең җиткәнен көтәсең. Армияне дә, укуны да берләштереп буламы соң?

Реклама

Казанда хәрби кафедра булган югары уку йортлары икәү: КИТТУ (КХТИ) һәм КИТТУ-КАИ. 2009 елда үзгәртеп кору һәм профильләшүдән соң, илдәге 229 хәрби кафедрадан 37се генә калды. Араларына Казандагы нәкъ менә шушы ике уку йорты да керә. Хәрби кафедралардагы эшчәнлек белән аз булса да танышыр өчен, аларның җитәкчеләренә мөрәҗәгать иттем.
«Безнекеләрне ФСБ, таможня һәм полициягә дә теләп алалар»
КИТТУ (КХТИ) базасында 2008 елда Хәрби белем бирү институты барлыкка килә. Аның эчендә Хәрби белем бирү факультеты һәм Физик тәрбия, спорт һәм чакырылышка кадәр әзерләү факультеты бар. Ә тарихка күз салсак, студентларны хәрби юнәлеш буенча әзерләү 1931 елдан башланган. «Хәрби әзерлекнең уку йортыбызда озак еллар алып барылуы аңа ихтыяҗ белән аңлатыла. Безнең Хәрби белем бирү факультетында егетләр 2 нче курстан укый башлый, монда уку мәҗбүри түгел. Хәзерге көндә монда 900ләп студент белем ала. Уку 2,5 ел дәвам итә», - ди Хәрби белем бирү факультетының башлыгы, полковник Хәмит Галимулла улы Төхбиев.
Егетләр, хәрби көн планы буенча, атнага бер тапкыр иртәдән кичкә кадәр укый. 4 нче курстан соң алар Үзәк хәрби округка хәрби җыенга бара. 4 нче курсны тәмамлагач, аларга запастагы лейтенант дәрәҗәсе бирелә. Армиягә барса да, бармаса да була инде мондый егеткә. Гадәттә, Хәрби белем бирү факультетын тәмамлаган кешеләрнең армиягә баруы искәрмәдер инде ул. Хәрби укыту программасына төрле дисциплиналар керә. Мәсәлән, хәрби фәннәр, шул исәптән төп белгечлегең фәннәре дә, спорт, үз-үзеңне әзерләү. Программада 450 укыту сәгате каралган һәм аннан кала 150 сәгать хәрби җыен вакытына бүлеп бирелә. Әлеге факультетта белем алучы егетләр хәрби-патриотик конкурс-ярышларда, парад һәм конференцияләрдә катнаша.
«Монда кергәндә сайлап алу буламы?» - дигән сорау бирәм Хәмит Галимулла улына. «Әйе. Моның өчен алар сәламәтлекләрен тикшертә, тестлар үтә, физкультура буенча да сынау узалар. Әлбәттә, укуларын да карыйбыз», - дип җавап кайтара ул миңа. - Ел саен сентябрь аенда чыгарылыш була, төп документларын алар көз башында, ә хәрби дәрәҗәне, үз белгечлекләре буенча дипломны кулга төшергәч ала. Югары уку йортларында хәрби дәрәҗәне бары тик югары белемгә ия булучы йә көндезге бүлектә укучы (түләүле яки түләүсез бүлекме - анысы мөһим түгел) гына алырга мөмкин. Аннан соң әлеге кафедрада укып бетергәннәргә хәрби билет бирелә. Бездә укыган егетләрне ФСБ, таможня һәм полициягә дә бик теләп алалар.
«Хәрби серләр белән бүлешмибез»
Шундый ук мәгълүматны КИТТУ-КАИның Хәрби белем бирү факультетыннан белергә теләдем. Тик каршы яктан гына уңай җавап ишетмәдем. «Безгә кафедра турында сөйләргә тәкъдим итмиләр. Хәрби серләр белән бүлешмибез, интервьюлар бирмибез», - диде шул факультет хезмәткәре Валерий Леонидович. Алайса мәгълүматны сайттан һәм студентлардан алачагымны әйткәч тә: «Алар да Сезгә мәгълүмат бирмәсләр», - дип җавап кайтарды. Тик укучыларыбызны мәгълүматсыз калдырып булмый.
КХТИ белән чагыштырганда, КАИның хәрби кафедрасы ике елга яшьрәк, ул 1933 елда ачыла. Әлеге бүлек өч юнәлештә запастагы лейтенантлар әзерли. Мәсәлән, хәрби һава көчләре, автомобиль һәм элемтә гаскәрләре. Хәрби әзерлек өстәмә белем алу төре дип санала. Ул ихтыяри рәвештә үткәрелә. Таләпләр КИТТУ-КХТИ Хәрби белем бирү факультетындагыдан аерылмый диярлек. Хәрби кафедрада укырга теләк белдергән студентлар көндезге бүлектә белем алырга, Россия гражданины, сәламәтлеге буенча хәрби хезмәткә яраклы булырга, физик һәм профессиональ әзерлек буенча таләпләргә җавап бирергә тиеш. Шулай ук студентның вуздагы төп һәм хәрби белгечлегенең туры килүен дә карыйлар. Хәрби әзерлек 2 нче курсның языннан башланып, 4 нче курска кадәр дәвам итә, ул атнага бер тапкыр була. Егетләр 4 нче курстан соң хәрби җыенга бара. КИТТУ (КХТИ)дагы кебек, хәрби дәрәҗә бирелә.
Элек ничек тә, хәзер?
Элек армиягә бармаган кешене егеткә дә санамаганнар. Ә хәзер барысы да бертигез: солдат булганы да, булмаганы да.
Яшерен-батырын түгел, армиягә барырга теләүчеләр хәзерге заманда арта бармый. Солдат буласы килгәннәр бик сирәктер ул. Ник бармыйсың дигәч, сәбәпләрне тиз табалар анысы егетләр. Элек хастаханәгә «авыру тапмасыннар иде» дип барсалар, хәзер «бу җирем авырта, теге җирем сызлый» дип сылтау табу авыр түгел.
Хәер, бармау сәбәбен аларга гына кайтарып калдыру дөрес булмас. Армиясеннән дә әледән-әле куркыныч хәбәрләр килеп торгач, билгеле, атлыгып тормыйлар инде. Кайсы ата-ана йөрәк парәсенең шундый халәттә кайтуын теләр икән?! Дөрес, берсе дә түгел. Шуңа, армиягә кагылышлы мәсьәләләргә төптән кагылырга кирәк. Дәүләт һәм әти-әни белән бала - шушындый ике яклы чишелеш булганда гына әлеге проблеманы дөрес һәм нәтиҗәле хәл итеп чишеп буладыр.
Укып солдат булырсыңмы?
Минемчә, хәрби белем бирү факультетлары булган уку йортларына кергәндә, абитуриентлар әлеге вузда аларның булу-булмавын да шактый исәпкә ала торганнардыр. Бар бит шундый кешеләр: үзе теләмәгән белгечлеге буенча укыса укый, вуздан «солдат» булып чыга, тик армиягә үлсә дә бармый инде. Бигрәк тә хәзер, Казанда да хәрби уку йортлары кыскарту-ябылу алдында калганда.
Мондый белем алып, студент вакытта ук «солдат» буласың. Бер үк вакытта гаҗәпләнерлек тә. Тик мәсьәлә бер генә яклы түгел шул. Әйе, бер яктан караганда, вузда укыганда ук «армия»дә хезмәт итәсең. Хәтта хәрби дәрәҗә дә аласың. Укыганнан соң, армиягә барып мәшәкатьләнәсе юк.
Казан югары уку йортларындагы хәрби кафедраларны начар да, яхшы да димим. Чөнки анда чынлап торып үзем «кайнасам» гына аларның нинди икәнен әйтә алыр идем. Тик мондый кафедраларда гына укып, чын солдат булып буламы икән?! Уку шартлары белән армия шартлары төрле бит, нәрсә генә дисәк тә, аларны чагыштырып булмый. Ә армиядә таныш түгел җир, күпме генә юк дип тәкрарласалар да, «бабайлык» та бар, тормыш мәктәбендә чыныгу үтү... Хәзерге замандагы егетләргә бәлки нәкъ менә чын солдатлык, армия шулпасын татырга кирәктер? Бүгенге интернет технологияләр заманында акыл гына түгел, беләктәге көч тә кирәк бит!

Сез ничек уйлыйсыз?
Илфат (КИТТУ(КХТИ): «Мин әлеге факультетта укымыйм. Башкалар кергәндә, мин җитешмичә калдым. Ләкин керергә теләр идем. Анда уку нәрсә бирәме? Беренчедән, яхшы хәрби дәрәҗә. Бәлки аннан соң армиягә бармаска да яравы...
Ильяс (КИТТУ-КАИ): «Монда уку миңа ошыймы? Бу сорауга җавап бирүе кыен. Нәрсәдер ошый, нәрсәдер юк. Кайсыберләре чыныктыра. Укып бетергәч, лейтенант дәрәҗәсе бирелә инде. Безне төрле өлкәләр буенча әзерлиләр.
Ренат (КИТТУ(КХТИ): «Монда хәрби дәрәҗә алыр өчен укыйм. Миңа ошый торган парлар бар».
Виталий (КИТТУ-КАИ): «Мин Хәрби белем бирү факультетында укымыйм, чөнки андый теләгем юк. Анда уку көне буе, иртәнге 8дән кичке 5-6ларга кадәр дәвам итә бит. Шуның өстенә өстәмә зачет (имтихан) бирергә дә кирәк булачак».
Наил (42 яшь, армиядә хезмәт иткән): «Мондый хәрби кафедраларда уку егетләр өчен яхшы инде ул, бигрәк тә хәрби дәрәҗә бирелсә. Дөрес, бу чын армия булмый инде. Тик хәрби кафедраларда күп әйбергә өйрәтәләр бит: автоматны сүтеп җыярга да, стройда йөрергә дә. Безнең туган да шунда хезмәт иткән иде. Анда укыган кеше армиягә барса да солдат булмый инде, ә взвод белән җитәкчелек итә».

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: