Шәһри Казан

«Без бергә! Яки чит балалар булмый

Һәр сабый дөньяга бәхет эзләп килә. Балачакның тамырында юкка гына «бал» сүзе ятмыйдыр. Ләкин һәр балачактан да бал тәме генә киләме соң?! Кызганыч, аларның кайберләреннән әрем әчеләре, исерткеч сасылары, ятимлек суыклары да аңкый. Мондый балачак туган нигезендә яшәп калалмый, аны дәүләт үз канаты астына сыендырырга мәҗбүр була. Шулай итеп, балалар...

Реклама

Бүген республикабызда 12 меңнән артык ятим бар, 80 проценты әти-әниләре исән килеш социаль ятим дигән тамганы йөртә. Кайбер бәхетлеләр яңа әти-әниләре белән яңа гаиләләрдә яши. Димәк, аларның балачакларыннан кабат бал тәме килә. Бала хокукларын яклаучы Павел Астахов сигез елдан соң Россиядә ятимнәр бөтенләй булмаска да мөмкин, диде. Чөнки бездә хәзер «Ятимнәрсез Россия» дигән дәүләт программасы эшли башлады, шуның нигезендә, яше уннан арткан яшүсмерләрне һәм инвалид балаларны гаиләгә алучыларга 100 мең сум күләмендә акча биреләчәк. Ил тутырып балалар йортлары ачсалар да, анда җәннәт шартлары булдырсалар да, алар ата-ана җылысын, аларның наз-сөюен алыштыра алмый шул. Бала алырга теләүче гаиләләр җыярга тиешле белешмәләрнең саны да бермә-бер кимеде. Димәк, киләчәктә гаиләнең җылы оясында үз балалары белән бергә ятим сабыйларны да үстерергә теләүчеләр саны тагын да артыр. Ләкин бу хәлиткеч адымны ясавы да җиңел түгел, тәвәккәлләгәч тә борчу-проблемалар минут саен сагалап тора. Шуңа да соңгы елларда тәрбиягә алган балаларны кире балалар йортларына кайтару очраклары ешайган. Яңа гаиләдән дә киткән көн - балачакның соңгы көне. Кешегә, бигрәк тә яңа гына яши башлаган кечкенә кешегә, беркемгә дә кирәк булмавын тою - үлем белән бер. Димәк, кайчандыр ятим сабыйларны җылы канат астына алган мәрхәмәтле гаиләләрне берләштерә торган, кыен чакта киңәш биреп, ярдәм кулы суза торган бер оешма кирәклеге бәхәссез. Шулай итеп, Казанда «Без бергә!» дигән иҗтимагый оешма барлыкка килә. Аны беренче көненнән үзе дә 3 яшүсмергә ана назы бүләк иткән Татьяна Ивановна Степанова җитәкли. Күп кенә ябык ишекләрне ачтырып, балалар бәхете хакына дип, кул сузып сорый торгач, Левченко бистәсендәге иске балалар бакчасы бинасын әлеге оешмага бирәләр. Бу ярымташландык хәлдәге бинаны Татьяна Ивановна хыялында бәхетле балачак үзәге итеп күрә: тирә-ягы гөлчәчәкләргә күмелгән, һәр почмагыннан сабыйларның шат авазы ишетелә. Тик бүгенге чынбарлык хыялдан, ай-һай, ерак әле. Тишек түбә, коммуналь бурычлар... Ләкин хыял матур, изге, җитмәсә гөнаһсыз җан ияләре сабыйлар бәхете турында. Шуңа аның тормышка ашуына оешма җитәкчесе дә, әти-әниләр дә, сабыйлар үзләре дә ышана. Бу йорт бүген үк инде балачакның шат авазына күмелә. Әлеге йортның яшь хуҗасы 11 яшьлек Давыт исемле малай. Ул әтисе Альберт һәм әнисе Флераның җылы кочагында рәхәтләнеп үсә. Тиздән Давытның олы абыйсы да булачак. Ул әлегә күршедә генә урнашкан махсус мәктәптә укый.
- Киң күңеллелек күрсәтеп, берничә баланы җылы ояларына сыйдыручы шушындый 10 гаилә бер түбә астында яши торган Гаилә йорты булыр дип өметләнәбез, - ди Татьяна Ивановна, якты хыяллары белән уртаклашып. Күршедәге тәртипләрендә тайпылышлар булган балалар укый торган мәктәп ятимнәрен дә шушы өй түбәсе астына җыярга уйлый мәрхәмәтле җитәкче. Бүген үк инде алар үзләренең тәрбиячеләре белән гаилә йорты үткәрә торган бәйрәмнәрдә кадерле кунак.
Әйе, балалар булачак нигезләренә ияләшә торсын дип, бүген үк инде биредә берсеннән-берсе күңелле бәйрәмнәр, файдалы мастер-класслар оештырыла. Күптән түгел генә биредә тагын бер балачак бәйрәме үтте. Ул Халыкара гаилә көненә багышланган иде. Аны оештыруда Казан дәүләт һөнәри педагогия көллияте студентлары ярдәм иткән. Күңелле булсын, хәтердә озак саклансын дип, башкалабызның 29 нчы музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары тырышкан. Бәйрәмгә иң кадерле бүләк - быел мәктәпкә баручыларга матур рәсемле «Әлифба»ны «Росинтербанк» хезмәткәрләре биргән. Күптәнге дуслары «Балалар дөньясы» универмагы да уенчык-бүләкләрне мулдан хәстәрләгән.
Безнең халыкта теләк теләгәндә: «Сабый шатлыгы бирсен!» - диләр. Әйе, сабый-нарасыйлар гына бөтен дөньяларын онытып сөенә беләләр. Шуңа да сабый шатлыгы - иң зур шатлык, шуңа да бәйрәмгә килеп, бүләк алган сабыйларның йөзләре генә түгел, күзләре дә елмая. Үзеңне яратуларын тоюдан да рәхәтрәк ни бар?!
Тәрбиягә бала алган гаиләләрнең тормышлары бәйрәмнән генә тора икән дип уйламагыз тагын. Бик күп йокысыз төннәрне, борчу-мәшәкатьле көннәрне үз эченә ала ул. Җитмәсә тирә-юньдәгеләр дә: «Җан тартмаса, кан тарта», «Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый», - дип, ярага тоз салырга гына торалар. Мондый гаиләләргә бик еш кына, канат астына алган сабыйларын да һәм үзләрен дә яклар өчен, бик күп белергә, күп укырга, һәрвакыт эзләнергә, өйрәнергә туры килә. Шул максатны күздә тотып, «Гаилә йортында» «Профессиональ әти-әниләр мәктәбе» эшли башлады. Тәҗрибәле психолог, үзе дә 3 яшьлек ятим малай үстереп, олы тормыш юлына чыгарган (Руслан бүген хәрби училище курсанты, булачак офицер) Люция Сөембик кызы Зөлкарнәева, дәреслекләргә һәм үз тәҗрибәсенә таянып, үзенекенә һәм читкә аерып тормыйча гына, барлык балаларны ярата белүче чын әти-әниләр тәрбияли. Хәтерләсәгез, бер бик популяр фильмда 20 елдан соң сыйныфташлар очраша. Һәркем үзенең һөнәре турында сөйли. Кем табиб, кем укытучы, кем директор дәрәҗәсенә үк күтәрелгән. Ә бер тыйнак кына ханым: «Мин әни булып эшлим», - ди. Әйе, дөньядагы иң авыр, иң җаваплы хезмәт ул әти-әни булу. Ә ул бала йөрәгеңнән өзелмәгән, син аны үлем белән күзгә-күз очрашып, тулгак газаплары белән дөньяга китермәгән дә булсаң? Аны ничек яратырга, ничек бәгырь кисәгең итәргә? Бу четерекле сорауларга ул хисләрне үзләре кичергәннәр бергәләп киңәшеп кенә җавап таба ала. Ятим бала алырга җыенган, шәфкатьле адым атларга теләп тә, ләкин нигәдер икеләнеп калучыларга бу курсларны узучылар акыллы киңәш, җылы сүз табарлар. Күптән түгел генә аларга сертификатлар бирелде. Бу көн дә чып-чын гаилә бәйрәменә әйләнде. Курсларга йөрүчеләр «Мамонт баласына әни» дигән спектакль дә күрсәттеләр. Анда әниләр белән бергә балалар үзләре дә теләп катнашты, аны карарга тәрбиягә бала алырга җыенган әниләр килде.
Әйткәнемчә, бу оешманың исеме «Без бергә!» Әлеге исем аңа бик тә туры килә. Бәйрәмнәрдә, ял көннәрендә һәм гадәти эш көннәрендә дә алар гел бергә. Зур өстәл артына утырып сөйләшә-киңәшә чәй эчкәндә, сәяхәтләргә барганда, яңа идеяләр туа. Хәер, безнең гаилә дә шушы оешмада, шуңа да аларның тормышлары турында кемнәндер ишетеп кенә белмичә, үзебез дә катнашабыз. Күптән түгел генә Болгарга, Зөя утравына сәяхәт иттек. Тарихи тамырларыбызны барлау өлкәннәргә дә, балаларга да файдалы булды. Бергәләп Тинчурин театрына спектакльләргә барулар да матур гадәткә әйләнде.
Мөхәммәд (с.г.в) бер хәдисендә: «Бер баланы коткару - бөтен дөньяны коткаруга тиң», - дигән. Казанның 124 гаиләсендә 150дән артык малай һәм кыз тәрбияләнә. Җылы ояларда бәхетле үскән сабыйларның киләчәктә үзләренең дә кешеләргә бәхет өләшәсе килер. Шушы якты өмет безгә бөтен авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә, көч бирә дә инде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: