Шәһри Казан

Без капчыкта ятмый!

Ришвәтчелек, законсыз рәвештә акча җыюлар белән күпме генә көрәшсәләр дә, барыбер моңа нокта куелмый. Хәер, бирүчесе булганда, алучысы табыла инде. Былтыр уртача ришвәт күләме 27 мең сум тәшкил итсә, быел ул 35 мең сумга күтәрелгән. Ни хикмәт, хезмәт хакы аз дип зарланса да, халык ришвәткә дигәндә акча таба.

«Тәртип бозуларның күбесе ришвәтчелек белән бәйле», - ди ТР буенча ЭЭМның ришвәткә каршы көрәш һәм икътисади куркынычсызлык бүлеге башлыгы Илдар Сафиуллин. Иң зур суммада ришвәт алу очраклары торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә очрый. Соңгы арада торак милекчеләре ширкәтләре рәисләренә карата ачылган җинаять эшләре шактый. Өлешләп төзү программасыннан да күп кеше зыян күрде. Мәсәлән, «Константа» ҖЧШе директоры халыктан җыелган 12 миллион акчаны үзләштергән, ә фатирлар төзелмәгән. Иске машиналарны утильләштерү программасы буенча да ялганлау очраклары тикшерелә. Әйтик, «АвтоВаз» ААҖендә иске машинаны тапшырган кешегә ун мең биргәннәр дә, программа буенча тиешле машинаны башка кешегә арттырып сатып, акча эшләгәннәр. Бюджетныкы булмаган оешмаларда да тәртип бозулар еш күзәтелә. Апаста, мәсәлән, бер ҖЧШ иҗтимагый эшләр, эшсезләрне тәэмин итү өчен дип бюджеттан 26,5 миллион акча алган. Тик аны үз максатларында файдаланган. Кыскасы, кая карама, алдалау, хәйлә.
БДИ тапшыруны елдан-ел катлауландырсалар, кырысландырсалар да, барыбер укучылар хәйләгә бара. Мәсәлән, Апас районының бер авылында кайбер укучылар җәмгыять белеме фәненнән БДИ тапшырган вакытта үзләре белән кәрәзле телефон, фотоаппарат алып кергәннәр. Биремнәрне флешкаларга күчереп, ашханә шоферына тапшырганнар. Ул исә биремнәрне эшләүче кешегә биргән. Милиция хезмәткәрләре гаеплеләрне нәкъ менә флешкаларны кире укучыларга тапшырганда тотканнар. Хәзергә бу вакыйгада ике укучының катнашы бар дип ачыкланган. Имтиханнары дөрес түгел дип санала. БДИ вакытында «Контактта» социаль челтәреннән файдалану очрагы буенча да тикшерү бара. Имтихан биремнәренең җавапларын интернетта урнаштырган кешеләрне җәза көтә. Татарстан укучыларының бу вакыйгада катнашуы әлегә ачыкланмаган.
Ничек кенә хәйләләргә, ялганларга тырышмасыннар, барыбер без капчыкта ятмый шул.
2011елның 5 аенда 2305 икътисади җинаять очрагы теркәлгән.
Әлеге очраклар буенча 425 кеше җинаять эшенә тартылган.
Барлыгы 450 миллион сум матди зыян китерелгән. 420 миллионы тикшерү нәтиҗәләре буенча тиешле органнарга кире кайтарылган.
137 ришвәт белән бәйле җинаять теркәлгән. Ришвәтнең гомуми суммасы 6 миллион сум.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: