Шәһри Казан

Без әле кая барабыз?

16 декабрь яңалыклары болай да паникага бирелергә торган халык арасында шау-шу куптарды. Социаль челтәрләрдәге хәбәрләрне карасаң, ажиотаж купты. «ШК» хәбәрчеләре вазгыять­не тикшерде.

Кемгә - доллар, кемгә - машина
Банкларда чират (бигрәк тә сишәмбе көнне), халык кырылып евро-доллар ала, кредит алырга ашыга. Тик банклар рөхсәте булган кешеләргә дә («Кредит одобрен» дигән җавап алучыларга) кредит бирергә бик атлыгып тормый. Белгеч­ләр, ашыкмагыз, дөрес эшләмисез дип торса да, Казан банкларында чит ил валюталары калмаган диделәр. Техника кибетләре, аерым алганда, әйтик, «Медиа-маркет» хезмәткәрләре, кибет киштәләре бушый, диләр. «Икеа»да зур чират дип зарландылар. Зуррак акчалылар машина салоннарын яулап алган. Чит ил автомобильләре сатучы салоннарда бәяләр төн эчендә 20 меңнән 100 меңгәчә үскән. «Кеше акча югалтудан курка, акчаларына кибет киштәләрендә булган барлык товарны алалар», - дип шалтыраталар танышлар. Кыскасы, кайный халык, кайный базар...

- Халык кертемнәрен вакытыннан алда салдыра башлады. Фатир, төзелеш материаллары алып куябыз, диләр. Шуның бе­лән беррәттән 500 000, 1 000 000 сумлык кертемнәр ясаучылар да бар. Җәй көннәрендә 10 процентка салган булсалар, әле декабрьнең 15ләрендә генә процент ставкасы 15 процентка менде, шуннан соң зур сумма салучылар булды. Әллә ни зур чиратлар юк. Доллар, евро сорап килүчеләр дә күп түгел. Яңа ел алдыннан банклар бераз җанланып китә инде ул, хәзер дә вазгыять шул башка еллардан әллә ни үзгә дип әйтмәс идем, ажиотаж юк, - диделәр «Татфондбанк»ның бер район филиалында.

Илдә чыпчык үлмәс
Мәскәү базарында бернинди коткы да, озын чиратлар да, ызгыш-талаш та юк. Азык-төлек белән шыплап тулган рәтләрдә тып-тыныч сәүдә бара. Дөрес, сөт һәм йомырка сатучы автокибетләргә 8-10 кеше чиратка баскан. Миллионнан артык халык яшәгән Казан өчен шәхсән мин моны чиратка да санамыйм. Ярмалар сатыла торган рәтләрдә сатып алучылар берән-сәрән генә. Карабодай узган атналарда 70 сум торган булса, хәзер 10 сумга арзанайган хәтта. Халыкның азык-төлеккә түгел, ә озын чиратка тезелешеп, газеталар, журналлар, календарьләр һәм котлау открыткалары алуы күбрәк гаҗәпләндерде.

- Мин санкцияләрдән дә, бәя артудан да курыкмыйм, - ди сатучы Фәридә Галимова. - Ходай сә­ламәтлектән аермасын. Авыл белән элемтәләребез нык, хезмәт урыным бар. Өлкәннәр әйтмешли, илдә чыпчык үлми, аерым хәсрәт күрергә язмасын.

Базар сатучылары беравыздан, үлә-бетә ризык алучылар булмады, дип баралар. «Берничә ел элек кайбер кешеләр капчык-капчык ярмаларын кортлатып, күгәртеп чыгарып ташлаганнар иде бит инде, шуннан да сабак алганнардыр», - диләр.

Сүзен-сүзгә
Марат Галеев, Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм
эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе урынбасары

- Халыкның кризисны беренче генә күрүе түгел. Тик монысы элеккегеләренә караганда шактый авыррак. Ләкин паникага һич тә бирелергә кирәкми. Алда кайбер авыр сынаулар булыр, әлбәттә, тик фаҗига хәленә үк барып җитмәс. Азык-төлек бәяләре дә күтәрелер дип уйлыйм, шул исәптән беренчел ихтыяҗдагы продуктларга да. Бәяләр артмый мөмкин түгел. Мәсәлән, үзебездә җитештерелә торган тавык ите өчен генә дә катнаш азык, төрле ингредиентлар сатып алырга кирәк. Рубль төшкәнгә күрә, чималның да бәяләре арта. Нәтиҗәдә сатуга чыгарыла торган тавык итенең дә бәясе күтәрелә. Тик бәяләр галәм югарылыгына җитмәс, товар дефициты да килеп чыкмас дип ышанам.
Ә дефолт мәсьәләсенә килгәндә, аның турында сөйләшергә әле иртәрәк, чөнки илнең финанс мөмкинлеге бар, шуңа күрә дефолт булу куркынычы һәм моңа җирлек юк.


Ярмадан күбе юк
«Тандем» сәүдә үзәге. Көндезге унбер-уникеләр тирәсе. Кеше хәйран җыелган. Кием кибетләре аша узам. Күбесендә «ташлама» яисә «50 процентлы ташлама» дигән язу күзгә бәрелә. Әмма ник бер кеше булсын. Аяк киеме кибетләрендә бер-ике кеше йөри, киеп тә карыйлар. Ә менә парфюмерия кибетләрендә ислемай, иннек, кершән ише әйберләр сайлаучылар байтак күренде. Күрәсең, Яңа елга бүләк сайлауларыдыр. Иҗат-кул эшләре белән шөгыльләнү өчен кирәк-яраклар сата торган кибеттә дә халык күп. Монда да, минемчә, күбесе бәйрәмгә бүләк сайлый.

Беренче катта урнашкан «Карусель» супермар­кетына керәм. Иртәнге яклар булгангадырмы, кеше күп түгел. Кеше көндәлек кирәк ризыклар тирәсендә бөтерелә: ипи, сөт, яшелчә-җиләк-җимеш, казылык...

Капчык-капчык ярма алалар икән дигәннәр иде, биредә ярмалар киштәсе янында бер кеше дә юк. Үлчәп тутырылган карабодай (900 гр) - 60 сум, дөге ярмасы (900 гр) 35тән алып 60 сумга кадәр, бодай, тары һәм башка ярмалар 24-30 сум тирәсе. «Карусель»нең Яңа ел уенчыклары, гирляндалар киштәләре янында берничә кеше йөри, уенчыклар сайлый.

«Бездә тыныч»
Интернетта, авылларда да капчык-капчык шикәр комы, ярма алалар икән, дигән хәбәрләр чыкты. Тик без бу хәбәрләргә дә дәлил таба алмадык.

- Әй, гомер-гомергә килгән гадәт инде ул авыл халкының капчыклап он алуы, - иң еш алган җавабыбыз шул булды.

- Бернәрсә дә җыймыйм, ризыкны бирүче Аллаһ үзе, булыр әле, - диде Балтач районы Арбор авы­лында яшәүче Фаһирә апа Галиева. - Авылыбызда тыныч, әйбер җыйган кеше юк. Оптовиклар килә, урам буйлап йөриләр, кирәк кеше шуннан ала. Бездә һәрвакыт шулай булды ул, машина килгәч, авыл халкы капчыклап алып куя, бигрәк тә картлар, кибеттән ике-өч килолап ташыганчы. Кибет киштәләрен дә сыпырып бушаткан кеше юк.

Аның сүзләрен Аксубай районы Яңа Дума авылында кибет тотучы Әнисә Әюпова да җөпләде.

- Бездә андый ажиотаж юк, тыныч кына яшәп ятабыз. Халык элек ни алган иде, шуны ала. Әле менә Казанга товарлар алырга килгән идем, бәяләр нык арткан икән... Элек шикәр комының капчыгын 1650 сумга алсак, бүген 2300 сум диделәр. 49 сум 50 тиенлек майонез 56 сумга менгән. 10 кг лы капчык он 180 сум торса, хәзер 210 сум булып куйган. Авылда андый ул-бу бик сизелми. Бездә бит долларлар юк... Акчасы булган, карый алган кеше терлек ала, шуны асрый. Ит саталар, килосы 220 сум, - диде ул.



Ә менә Казандагы дистрибьюторлык фирмаларның (җитештерүчеләрдән товар алып, аны кибетләргә сатучы оешмалар) берсендә эшләүче танышыбыз сүзләренчә, аларда чит илләрдән кертелгән товарларга бәя атна саен арта. Халыкның ушын алган карабодай бәясе дә котырганнан-котыра. Әйтик, әлеге дистрибьюторлык фир­масы кибет­ләргә Мәс­кәүдән кайтар­ылган карабодайның килосын 1 ноябрьгә кадәр 34,05 сумнан сатса, 1 ноябрьдән бәя 52,44 сумга кадәр җиткән. Ә 1 декабрьдән фирма карабодайның килосын Казан кибетләренә 94 сумга тәкъдим итә башлаган. Танышыбыз сүзләренчә, долларның кисәк кенә «баш күтәрүе» аркасында, банклар кредит бирми башлаган. Ә фирма җитештерүчеләрдән товарны кредит акчасына ала торган булган. Шуңа да хәзер кредитка юллар ябылгач, фирма акчасыз утыра, складта булган товарны сату белән генә мәшгуль.


- Үткәннәргә кайта алсагыз, тормышыгыз­да нәрсәне алмаштырыр идегез?
- Сумнарны долларларга.


Бер төче чия - 42 сум?!
«Бәхетле» кибетендә бер килограмм төче чияне (черешня) өч мең сумга саталар дигәнне ишеткәч, татар тотып карамый ышанмый, берочтан үзем күрдем дип таныш-белешләргә мактанырмын да дия-дия, редакциядән ерак түгел генә урнашкан «Бәхетле»гә киттем. Ялганламыйлар икән, ишек төбеннән керүгә үк сине абрикос, слива, черешняларның бәясе язылган такта каршы ала. Черешня - 3537 сум 20 тиен, слива - 1057 сум, абрикос - 1034 сум 90 тиен. Аларны берничә йөз граммлап аерым үлчәп тә тутырып куйганнар. Биш данә черешня «тутырылган» капның тышына 212 сум дип язып куйганнар. Иренмичә, калькуляторымны чыгарып исәпләдем, бер данәсе 42 сум 40 тиен тора! Суперташлама дигән җиргә, бәйрәм уңаеннандыр инде, коньяклар чыгарып тезгәннәр. Бәяләре - 1700-1990 сум. Грушаның да килограммы 230 сумнан артып киткән. Сату­чы кызлардан бәяләрнең ниш­ләп шундый кыйммәт торуы белән кызыксынам. Сезонлы җиләк-җимеш түгел, һәр елда шундый бәягә сатыла бит алар, диделәр. Әйтүләренчә, бүген генә куелган бәя түгел, узган атнада ук бәяләр шулай булган. Иң кызыгы - кибеттә, миннән кала, бары ике кеше. Аның да берсе минем сыман бәяләр генә карап йөри. Бездән алда арба тәгәрәтеп барган ир дә ике шешә шәраб белән сыр гына алган.

Аның каравы «Бәхетле» каршысында гына урнашкан «Магнит»тагы халыкны күрсәгез... Ул кибеттә еш булам, моның кадәр кешене күргән юк иде. Халык бигрәк тә тавык ите, күкәй, ярмалар һәм консервалар рәтендә күп. Анда хәтта «бөке» хасил булган. Кемдер Яңа елдан соң бәяләре арта дип запаска алып калырга җыенса, кемдер бәйрәм табыны турында кайгырта. Яңа ел дигәннән, бәйрәм рухы сизелә бу кибеттә. Бердән, әфлисун белән мандаринны тау кадәрле итеп өеп куйганнар, икенчедән, һәр кешенең арбасында шампан шәрабы, «Оливье» салатына дип яшел борчак, маринадланган кыяр, майонез ята. Доллар арта дип кәефне гел төшереп торсалар да, Яңа ел үзенекен итә шул, бәйрәм табынын ничек тә мул итеп әзерлисе килә бит.

Реклама

Ләйсән Сабирова, Дамир Бәдриев фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: