Шәһри Казан

Без өйдә җиде кеше, һәркемнең бар үз эше

6 декабрьдән алып Казанның Химиклар мәдәният сараенда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсуслаштырылган хезмәт урыннары ярминкәсе эшли башлады. Анда инвалид кешеләргә 1 меңнән артык вакансия тәкъдим ителәчәк. Алар арасында шәфкать туташы, табиб, тәрбияче, пешекче, инженер, эретеп ябыштыручы, музыкаль җитәкче, тегүче кебек һөнәрләр бар.

325 меңенә әлегә эш юк
Интернетта шушы хәбәрне укыдым да мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен эчемнән куанып куйдым. Тулы тормыштан мәхрүм ителеп, күбесе дүрт стена эчендә «соры төстәге» гомер кичерергә мәҗбүр булган инвалид кешеләрнең һәркайсы диярлек ни белән булса да шөгыльләнергә хыяллана, шуңа омтыла бит. Әмма мөмкинлекләре чикләнгән булуы, андый кешеләр өчен бер җирдә дә яраклы шартларның булдырылмавы бу омтылышны тамырдан кисә. Шуңа күрә, соңгы елларда Татарстанда инвалидларның тормышы, аларның яшәү шартлары белән, ниһаять, җентекләбрәк кызыксына башлагач, бу инвалидлар өчен саф һава йотымыдай булды.
Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен күптән түгел генә бер яхшы яңалык булган иде инде. Ул - республикабызның Россия буенча тормышка ашырылучы «Уңайлы мохит» дип аталган федераль программада катнаша башлавы. Аның буенча Татарстанда көн күрүче инвалид кешеләрнең яшәү һәм көнкүреш шартларын мөмкин кадәр яхшырту һәм уңайландыру исәптә тотыла.
Хәзер исә менә эш урыннары ярминкәсе. Дөрес, Татарстанда яшәүче 326 меңләп инвалид өчен 1 мең генә вакансия тәкъдим итү бик аз, әлбәттә. Әмма монда иң мөһиме - бозның кузгалып китүе, «Уңайлы мохит» программасы ярдәмендә урамнарда ирекле хәрәкәт итү, һәр бинага үтеп керә алу кебек шартлар инвалидлар өчен дә яраклаштырылгач, вакансияләрнең дә саны бермә-бер артыр дигән ышаныч бар.

Эш - яшәү чыганагы
Инвалид кешеләрне эшкә алганнары өчен дәүләт оешмаларга билгеле ташламалар бирергә әзер булса да, ни өчендер аларның күбесе ул җаваплы адымга барырга ашыгып тормый. Уйлап карасаң, аерым ташламаларга ия булу өстенә, ул оешма эшкә дәрте ташып торган, кулыннан килгән һәр эшкә әзер, тугры хезмәткәрле дә булачак. Шуңа да карамастан, күп оешмаларыбыз, инвалидлар өчен эш урыннары булдыру урынына, дәүләт хисабына билгеле күләмдә акча күчереп баруны кулайрак күрә.
Төптәнрәк казысаң, җитәкчеләрнең эшкә инвалид кешеләрне алырга куркып тору сәбәпләрен аңларга була үзе. Беренчедән, инвалидны эшкә алган оешма аның эш урынын һәр яктан үзенә яраклаштырылган итеп, аның авыртуының үзенчәлекләрен исәпкә алып җиһазландырырга бурычлы. Ул эшләгән катта баскыч-бусагалар булмаска, киң ишекләр, кайнар ашлы ашханә һәм медицина кабинеты булырга тиеш. Икенчедән, эш бирүче инвалид кешене тулы булмаган графиклы эш, үзенә уңайлы вакытта түләүле ял һәм башка өстенлекләр белән тәэмин итәргә мәҗбүр. Инвалид кеше, сәламәтлегенә бәйле рәвештә, эш килешүен теләсә кайсы вакытта өзә ала, ә эшкә алучы, инвалидның эшеннән канәгать булмаган очракта да, аның эшкә яраксыз икәненә нигезле дәлилләр китермичә, аны эштән куа алмый. Аннары күп җитәкчеләр инвалидлар белән ничек аралашырга икәнлеген белмәүгә, уртак тел таба алмауга (аларга артык бәрелеп булмый бит инде) сылтап һәм, эш вакытында авырып китүләре бар дип куркып, аларны эшкә алмаска тырышалар. Шушы сәбәпләр оешмаларның инвалидларны эшкә алырга ашкынып тормауларын, аларның дәүләт хисабына билгеле штрафлар түләп бару юлын сайлаганын аңлатып килә дә.
Әмма оешмалар җитәкчеләренең болай күзаллавы, инвалидны эшкә алырга куркып торулары бер дә дөрес түгел. Хәзерге көндә Россиядә гомер иткән инвалидларның 80 проценты эшле булырга хыялланып яши. Аларның күбесенең бу омтылышлары акча җитмәүгә түгел, ә тик утырудан арып, тулы тормыш белән яшәргә, үзләрен файдалы итеп хис итәргә теләүләренә бәйле. Инвалидлар өчен эш туры мәгънәсендә яшәү чыганагы бит. Эшкә алырга риза булган очракта һәм эшкә барып-кайтып йөрү ягы алар өчен кулай булса, инвалидлар үзләренә каралган өстенлекләргә игътибар бирмичә дә, булдыра алганча, хәтта сау-сәламәт кеше белән бертигез күләмдә эшләп барырга тырышыр иде.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 20 апрель 2018 - 16:55
    «Россия – минем тарихым» проектын 5 500 000 кеше караган Федеральный исторический проект «Россия-Мояистория» уверенно перешагнул отметку 5,5 миллионов, анонсировав сразу несколько крупных рекордов в различных уголках страны. Среди них Санкт-Петербург, привлекший на экспозиции за 5 месяцев 300 000 человек, Пермь,Махачкала и Волгоград, преодолевшие отметку в 100 000 посетителей менее, чем за полгода с момента открытия и Тюмень, где каждый третий школьник области уже побывал в историческом парке.
    22
    0
    0
Ночной режим