Шәһри Казан

Безгә төтенле паровозлар түгел, ә «сапсаннар» кирәк

17 февраль көнне Мамадышта уздырылган семинар-киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды.

Узган ел авыл хуҗалыгы өчен чагыштырмача начар булмады: 1,4 млн тонна бәрәңге, 1,9 млн тонна сөт, 427,5 мең тонна ит җитештерелгән. «Нәтиҗәләр начар түгел, ләкин бюджеттан бирелгән субсидияләр булмаса, бик аз хуҗалыклар гына табыш ала алган булыр иде», - диде үзенең чыгышында ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов. Әлеге очракта авыл хуҗалыгы продукцияләрен сату бәясенең түбән булуы гына сылтау була алмый.
«Кадрларга аудит үткәрергә кирәк, кайсы хуҗалык җитәкчеләре еллар буе бер урында таптаналар икән. Шул тиклем түбәнлеккә төшеп тә «исән калып» килүләре бер, аның өстенә, алар сезнең якыннарыгыз да була беләләр, - диде министр, муниципаль район хакимиятләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп булса кирәк. - Бу кешеләр шуышырга яралган. Алар паровозлар кебек, төтеннәр чыгара, ә КПДлары нольгә тигез. Бүген исә безгә «сапсаннар» кирәк».
Бер сум табыш алыр өчен, 1 сум 50 тиен, хәтта 2 сумга хәтле акча тотучы хуҗалыклар да бар. 2012 елда авыл хуҗалыгы тармагындагы төп бурычларның берсе булып продукцияләрне җитештерүдә сакчыл караш булдыру торачак. Бу, иң беренче чиратта, чәчүлек җирләрен нәтиҗәле куллану. Узган ел табигать шартлары авыл хуҗалыгы өчен шактый уңышлы килсә дә, бер гектардан 5-6 мең сум гына табыш алынган, ә кайбер хуҗалыкларда бу сан 2-3 мең сумны гына тәшкил итә.
Безнең төбәктә игенчелек белән терлекчелек үрелеп барганда гына уңышларга ирешергә мөмкин. «Савым сыерларына бездә кадер юк», - диде Марат Әхмәтов үзенең чыгышында, савым сыерлары санын киметүче хуҗалыкларга шелтә белдереп. Кайбер җирлекләрдә шәхси хуҗалыкларның да сыер асраудан баш тартуы бик сәер күренеш шул. «Сыерлы йорт сыйлы йорт» дигән әйтем инде онытылып килә. Өч ел үстерелгән сыерларның бер бозау калдырып иткә китеп баруы, яңа туган өч бозауның берсенең үлүе, һәр сыердан бозау алуны шарт итеп куймау - сыер көтүләренең кимүенә китерә торган сәбәпләр. Киләчәктә яңа туган һәр бозауга 300 сум өстәмә акча түләнәчәк.
Авыл хуҗалыгында эшләүчеләр өчен табигать шартларының уңай килүе дә бик мөһим. Шулай да, бүгенге фән казанышларын кулланып, белгечләрнең фикеренә колак салып, эшне дөрес итеп оештырганда, югары уңышларга ирешергә була. Монда инде үзеннән-үзе, партия заманыннан калган шигырьдәгечә: «Кадрлар бар нәрсәне дә хәл итә», - дип әйтәсе килә. Кадрлар мәсьәләсенә зур игътибар бирергә кирәклеген Президент та, министр да кат-кат билгеләп үттеләр. Рөстәм Миңнеханов: «Һәр студент өчен көрәшергә кирәк. Ул укып бетерсен һәм авылга кайтсын», - диде. 2012 елдан авыл хуҗалыгы белгечлегенә укып авыл җирлегенә кайткан яшьләр өчен кызыксындыру чаралары да каралган. Югары белемлеләргә - 100 мең, техникум бетерүчеләргә 50 мең сум «подъемный» һәм хезмәт хакына 5000 сум өстәмә түләнәчәк.
Урамда яз кояшы. Инде игенчеләр язгы чәчү хәстәрләре һәм хәсрәтләре белән яши. Хәсрәтләре булып, әлбәттә инде, ягулык бәяләренең югарылыгы тора. Президент Рөстәм Миңнеханов бу хәлне бераз йомшартып булуын әйтте. Узган ел Татарстанның «ТАИФ» һәм «Татнефть» компанияләре аграр тармак өчен ягулыкны арзанрак бәягә саткан. Быел ярдәм күләме зуррак булыр дип көтелә.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: