Шәһри Казан

«Безнең эштә вак-төяк нәрсә юк»

Узган гасырның 70нче еллар уртасында Азнакай музыка мәктәбендә Алсу Гарифуллина җан өргән «Ләйсән» вокаль ансамбле кызларын бөтен кеше яратты. Алар турында казанныкылар гына түгел, Мәскәү телевидениесе дә бер-бер артлы тапшырулар эшләде, җырлары радиодан яңгырап торды.

10 еллап сәхнә тоткан «Ләйсән»нең ниндидер сөйкемле сөяге бар иде шул. 30 елдан соң да әлеге ансамбль турында сүз башлавыбыз очраклы түгел. Бүгенге әңгәмәдәшебез - ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең музыка укытучысы Наилә Шәрифуллина да «Ләйсән»дә үскән кыз. Ул җитәкләгән, республикада танылып дан казанган «Бәхет» вокаль ансамбленә дә инде 15 ел.
- Наилә Сафуановна, «Ләйсән»дә җырлап йөргән чакларны еш искә аласызмы?
- Әлбәттә. Гомумән, ул чагында «Ләйсән» булмаган булса, безнең Азнакайда вокаль ансамбльләр бу кадәр үсеш алмас иде.
Без, мөгаен, Татарстаннан үзәк телевидение аша күрсәтелгән беренче ансамбль булганбыздыр. Мәскәүлеләр безнең ансамбль турында ике аерым тапшыру эшләделәр. «Веселые нотки» тапшыруында да чыгыш ясадык. Бала чакта ни генә күрсәк-белсәк тә, «Ләйсән» аркасында булды. Мин үзем - 3нче агымдагы «ләйсән»челәрдән, чөнки бездән өлкәннәр дә бар иде. Шәхсән үзем ансамбльгә 6 еллап йөрдем, күп кенә җырларны башкарганда солист буларак чыгыш ясый идем. Әлмәт музыка училищесына укырга керүем дә «Ләйсән» йогынтысында булды.
- Сез инде үзегез дә стажлы педагог. Алсу Гарифуллина нинди булып хәтердә калды? Эш барышында, остазыгыз Алсу ханымнан ни дә булса алдыгызмы?
- Ул шуның кадәр таләпчән, коры иде. Зур нәтиҗәләргә ирешүе дә шуннан булгандыр. Ул кая барганын, ни теләгәнен белде. Максатлары тәгаенләнгән, ачык иде аның. Алсу Мөхәммәтовна бик аралашучан иде һәм татарның күренекле әдәбият-сәнгать әһелләре белән элемтәдә торды. Мәшһүр композиторлар, шагыйрьләр белән хезмәттәшлек итә иде ул. Аның дуслары бер үк вакытта ансамбльнең дә дуслары булды. Мин үземне балалар белән йомшаграк дип уйлыйм. Эшкә мөнәсәбәт, мөгаен, аныкы кебектер. Мин дә барын да югары дәрәҗәдә, мөмкин булган ялгышларга, кытыршылыкларга урын калдырмаслык итеп эшләргә тырышам. Безнең эштә вак-төяк дигән нәрсә юк.
- Ә менә «Бәхет» ансамблен оештыру теләге кайчан туды?
- Училищедан соң укыта башлагач, бер үк вакытта музыка мәктәбендәге хорны җитәкли идем. Шунда хор классындагы иң яхшы тавышлыларын сайлап, башта хорның кечкенә төркемен тупладым, аннан 1998 елда ансамбль оешты.
- Иң күңелле вакыйгаларны да җиңүләр белән бәйлисездер?
- Әлбәттә. Безнең өчен иң зур, иң җаваплы, иң катлаулы, иң дәрәҗәле фестиваль ул «Йолдызлык» - «Созвездие». Һәм иң зур шатлык китергәне дә. Җиңелүләрне татыган чаклар да булды. Балалар да елый иде, мин дә. 2005 елда, «Йолдызлык»та беренче тапкыр 2нче урынны яулап, «Пирамида»дагы гала-концертка үттек. Аннан соң икенче-өченче урыннар да булды. Һәм менә шуннан бирле без бер ел да калмыйча, 9 ел рәттән «Пирамида»да үтүче әлеге супер-гала концертта катнашып киләбез. Узган ел гран-при яуладык. Дәүләт стипендиясенә лаек булуыбыз да эшебезгә олы бәя иде.
- Сез бит әле халкыбызның «Ай, былбылым», «Кәрия-Зәкәрия», «Бибкәй матур», «Ак алмасы», «Әнисә» кебек җырлары белән халыкара мәйданнарда да чыгышлар ясыйсыз.
- 2004 елда Мәскәүдә «Роза ветров» Халыкара фестиваленең Х юбилей бәйгесендә катнаштык. Россиянең 300 шәһәреннән һәм дөньяның 34 иленнән килгән балалар чыгыш ясады бәйгедә. 2нче урынны яуладык, шуның өстенә «За артистизм и обаяние» дигән махсус приз да алдык. Аннан «Звезду зажигает Орлёнок» дигән халыкара бәйгедә катнаштык. Анда, халык җырларын һәм эстрада җырларын башкаручы буларак, ике беренче урынны яуладык. Бусы - беренче «йолдызлы» состав белән. Өченче состав белән 2012 елның җәендә Италиядә «Вива Италия» дигән халыкара бәйгедә гран-при яуладык.
- Ансамбль ул керем китерә торган эш түгел. Җитмәсә, фонограммалар, костюмнар, юл йөрүләр - барысы да кыйммәт. Ярдәм итүчеләр булмаса, болай ук эшли дә алмас идегез, мөгаен.
- Республиканың бөтен сәләтле балаларын барлауга Дмитрий Александрович Туманов кебек җанын бирергә әзер торучылар булмаса, Азнакай муниципаль район хакимияте башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин, «Азнакайнефть» идарәсе башлыгы Разиф Хиразетдин улы Галимов ярдәм кулы сузмаса, без дә әллә ни ерак китә алмас идек.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: