Шәһри Казан

Безнең кызлар эшлеклеләр, уңганнар

Мәскәүдә Хатын-кызлар Ассамблеясы кысаларында эшлекле хатын-кызларның «Успех-2012» VIII Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалды. «Золотая птица» иҗтимагый танылу премиясе белән ТР инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесенең урынбасары, «Татарстан Республикасының эшлекле хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Лиана Сәетова бүләкләнде. Ул «Россиянең эшлекле хатын-кызлары арасында иң яхшы яшь вәкил» номинациясендә җиңде. Җиңүчеләр арасында тагын бер...

Реклама

Мәскәүдә Хатын-кызлар Ассамблеясы кысаларында эшлекле хатын-кызларның «Успех-2012» VIII Бөтенроссия бәйгесенә йомгак ясалды. «Золотая птица» иҗтимагый танылу премиясе белән ТР инвестицияләр үсеше агентлыгы җитәкчесенең урынбасары, «Татарстан Республикасының эшлекле хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Лиана Сәетова бүләкләнде. Ул «Россиянең эшлекле хатын-кызлары арасында иң яхшы яшь вәкил» номинациясендә җиңде. Җиңүчеләр арасында тагын бер гүзәл зат - Фәридә Ковалева. Сервис халыкара колледжы директоры, «Татарстан Республикасының эшлекле хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы булган Фәридә Ковалева «Башлангыч һәм урта белем бирү өлкәсендә хатын-кыз - җитәкче» номинациясендә әлеге премиягә лаек булды.
Белешмә өчен: 2012 елның «Успех» VIII Бөтенроссия бәйгесе гаиләләргә ярдәм итү, халыкның финанс мәдәниятен үстерү, тормыш сыйфатын яхшыртуда хатын-кыз катнашы куәтен ачу, төбәк үсеше мәсьәләләрен хәл итү буенча социаль программа кысаларында узды. Аның максаты - Россиянең яңа гасыр башы «эшлекле, социаль актив хатын-кызы» дәрәҗәсен күтәрү.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: