Шәһри Казан

Безнең медицина инструментларын Америкада да кулланалар

Казан медицина инструментлары заводының генераль директоры Нур Хәмзә улы Шакиров укучыларыбыз өчен инде билгеле шәхес. Ул үз эшен чын күңелдән яратып башкаручы завод директоры буларак кына түгел, ә игелекле, ярдәм итәргә һәрвакыт әзер кеше буларак та олы хөрмәткә лаек.

Аның белән якыннан танышуыбыз да хезмәткәребез Айнур Галимов аша булды. Нур Хәмзә улы аңа беренчеләрдән булып инвалид коляскасы һәм өендә иҗат итәр өчен ноутбук бүләк иткән иде. Нур Хәмзә улы Шакиров редакциябездә һәрвакыт көтеп алынган кунак. Әле күптән түгел генә ул безгә килеп, картиналар күргәзмәсе белән танышып китте. Эше бөтенләй башка өлкә белән бәйле булса да, Нур Хәмзә улы сәнгать, тарих белән дә бик кызыксына, әлеге өлкәне дә якын итә. Аның һәр картинага үз карашы, мөнәсәбәте булу шуңа дәлил булып тора. Без исә, үз чиратыбызда, Нур Хәмзә улыннан медицина инструментлары заводы тормышындагы яңалыклар, үзгәрешләр турында сораштык.
1913 елда оешкан завод Россиядә иң зур медицина инструментлары предприятиесе булып тора. Биредә микрохирургия, кардиология, гинекология, стоматология һәм башка өлкәләрдә кулланыла торган вак детальле инструментлар ясала. Завод өч мең төрдән дә күбрәк медицина продукциясе эшләп чыгара. Ә бу инструментлар исә, Россиядә генә таралып калмыйча, чит илләргә дә юл тота. Татарстанда эшләп чыгарылган инструментларны Америка, Германия, Япония, Кытай, Мисыр һәм тагын башка күп илләр сатып ала. Замана үзгәрә, шуңа күрә, технологияләрне дә гел яңартып торырга кирәк. Инструментларның таралыш географиясен киңәйтү өчен, чит илләр белән элемтәдә тору да мөһим. Нур Хәмзә улы бу яктан гел хәрәкәттә, эзләнә, инструментларның сыйфатын үстерү өстендә эшли, ягъни ул - заман белән бергә атлап бара торган җитәкче. Әле күптән түгел генә Америкада булып кайткан. Нур Хәмзә улы эш сәфәре белән безне дә таныштырды.
- Безнең инструментларны Америкада да кулланалар. Американың атаклы кардиохирургы Майкл Дебейки да заманында аларга югары бәя бирде. Кызганыч ки, ул инде безнең арада юк, күренекле табиб 98 яшендә вафат булды. Американың Техас штатындагы, Хьюстон шәһәрендә дөньядагы иң зур медицина үзәге бар. Майкл Дебейки да шунда эшләде. Без аның белән мин Америкага килгәч гел очраша, бергә операцияләргә керә идек. Шунда ул миңа да инструментларны күрсәтә, ниндиләре кирәклеген, аларны ничек эшлисен аңлата иде. Бүгенге көндә әлеге үзәк Майкл Дебейки исемен йөртә. Америкага бу баруымда да мин әлеге үзәктә булдым. Аннан Америкада Америка - Россия сәүдә-сәнәгать палатасы бар. Монда безнең илдән киткән кешеләр дә эшли. Алар белән сату-алу эшен оештыру турында сөйләштек, - диде ул.
- Нур Хәмзинович, Америка медицинасының үзенчәлеге нәрсәдә?
Америкада бөтен әйбер шәхси милек булып тора. Хастаханәләр дә монда, нигездә, шәхси. Анда шартлар да югары дәрәҗәдә. Хәтта Россиядәге биш йолдызлы кунакханәләрдә дә андый шартлар юк. Дөрес, аның бәясе дә югары. Шуңа күрә, Америка гражданнары өчен монда медицина иминиятләштерүе системасы эшли. Бездә, әйтик, томографтан карау 5-6 мең тирәсе булса, Америкада исә ул 4 мең долларга төшәчәк. Анда, дөрес, хезмәт хакы да башка. Шәхси хастаханәләрдә 25 палата бар, 1 айга 250 операция ясыйлар. Америка органнарны күчереп утырту буенча да алга киткән. Бу тулысынча шәхси клиникаларда эшләнә.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: