Шәһри Казан

«Безне онытмасыннар иде»

«Картлар көнендә игътибарсыз калган» язмасы («ШК»ның 9 октябрь саны) дөнья күргәннән соң, берничә кешедән хат рәвешендә дә, «кайнар элемтә» аша да кайтаваз алдык. Баксаң, язма герое Зөлхия апа Батыршина кебек, игътибар күрсәтмәгәннәре өчен, хөкүмәткә үпкә белдерүчеләр дә бар икән бит.

«ШК»ның «кайнар элемтә»сенә Фәрвизә апа Галимова шалтыратып, танышлары - Нурия апа белән Нурмөхәммәт абый Бариевларны, Өлкәннәр көне уңаеннан, хөкүмәтнең искә алмаулары турында әйтте.

- Алар кебек гомер буе изгелек кылган кешеләр тормышыбызда бик аз, - диде.

Баксаң, 24 июльдә картларның бергә торуларына 50 ел булган икән! Әмма хөкүмәт исеменнән берәү дә килеп котламаган. Киресенчә, Нурмөхәммәт абый үзе ЗАГСка барып, игътибар күрсәтмәсләрме, дип гариза язып калдырган. «Әлегә акча юк», - дип, өч мең сумны ай ярымнан соң гына биргәннәр.

Нурия апага - 74 яшь, беренче төркем инвалид, Паркинсон авыруыннан интегә, гомер буе кием-салым теккән, әмма ул эшләгән «Зима» берләшмәсе 20 еллап элек ябылган икән инде. Нурмөхәммәт абый «КПК-3» оешмасында машина йөртүче булып көч куйган. Пенсиягә чыкканнан соң да, оешманы Олег Гурлик җитәкләгән чакта, Нурмөхәммәт абыйның күңелен күргәннәр. Әмма җитәкче вафат булгач, оешманы әвеш-түеш китереп, нәтиҗәдә, анда эшләп киткәннәрне онытканнар.

Лаеклы ялга чыккач, Нурмөхәммәт абый түшәмгә төкереп кенә утырмаган - 74 яшенә кадәр каравылда эшләгән. Әмма Нурия апа авырып киткәннән соң, аны карар өчен, ир дә эшен ташлап китәргә мәҗбүр булган. 80 яшьлек карт хәзер кибеткә дә, даруларга да үзе чыгып йөри. Хөкүмәт тарафыннан игътибарсыз калсалар да, өлкәннәрнең тупырдап үскән ике балалары бар.

Икенче бер моң-зар кәгазь конверт эченнән килеп чыкты. «Безнең барлыкны да белүче юк», - дип башлаган үз хатын Казанда яшәүче хезмәт ветераны Сөләйман абый Шакиров. Казан йортлар төзү комбинатында 33 ел эшләп, лаеклы ялга чыккан ул. Пенсиядә булган килеш тә аны Өлкәннәр көнендә ун ел буе заводка чакырып хөрмәтләгәннәр.

- Казанның һәр бишенче кешесе без чыгарган йортларда яши, дип әйтәләр иде. Баракларда, тулай торакларда яшәгән күпме кеше шул йортлардан фатир алды, - дип яза Сөләйман абый.

Күпме кешене тораклы, димәк, бәхетле иткән завод ябылган. Сөләйман абый һәм заводта аның белән бергә эшләгән алты кеше үзләре җиткергән бер йортта яши. Әмма завод белән бергә өлкәннәрне искә алу йоласы да тарихта гына калган.

- Башка завод-фабрикалар үткәргән хөрмәтләү кичәләреннән пакет күтәреп кайтучыларны күргәч, күңел төшә. Ә без кемнән ким соң? - дип, Сөләйман абый зарын дәвам иттерә. - Җылы сүзләр язылган бер открытка кисәге дә бирү булмады быел. Олы кешенең кечкенә игътибардан да күңеле була бит, шуны онытмасыннар.

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Рафаил Гыйниятуллин әйтүенчә, игътибарсыз калган өлкәннәр турыдан-туры министрлыкка да мөрәҗәгать итә. Өлкәннәр декадасы алдыннан республика хөкүмәте, оешма җитәкчеләрен, аларда эшләп, лаеклы ялга китүчеләр белән очрашулар үткәрергә, хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә чакырган. Тик барлык оешмаларда да өлкәннәрне котлау эше оештырылмаган, бигрәк тә юкка чыкканнарында эшләп киткәннәр игътибардан мәхрүм калган.

- Кызганыч, министрлыкларда, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә эшләүчеләрнең республикадагы һәр өлкән кешене йөреп чыгарга мөмкинлеге җитеп бетми, - диде Рафаил Гыйниятуллин.

Казанның ЗАГС идарәсендә әйтүләренчә, 50, 60, 70 ел бергә торучылар җирле ЗАГСка үзләре мөрәҗәгать итәргә тиеш, чөнки бөтен кешенең дә кайда һәм кайчан язылышканын белеп бетерү мөмкин түгел. Алтын, бриллиант туй үткәрүчеләрне айга бер мәртәбә Казанның Үзәк ЗАГСына чакырып, тантаналы төстә оркестр музыкасы астында зурлыйлар. Шунда ук акчалата бүләк тә тапшыралар. Әгәр өлкән парның билгеләнгән көнне барырга мөмкинлеге булмаса, алар акчаны башка көнне дә алырга мөмкин.

Реклама

Фотода Нурмөхәммәт абый белән Нурия апа. (Автор фотосы)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: