Шәһри Казан

Безнекеләр «Фактор А»да

Татарстан җырчылары «Фактор А» проектының киләсе турына үтте.

Реклама

Составына Татарстан кызлары да кергән «Три в одном» исемле төркемнең остазы - билгеле җырчы Лолита Милявская. Лолитадан кала, проектта Игорь Николаев белән Роман Емельянов та остазлык итә.
«Три в одном» коллективында Мәскәү дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студенты - 22 яшьлек Чаллы кызы Светлана Фирсова, Гнесиннар исемендәге академия укучысы - 17 яшьлек Казан кызы Камилла Измайлова һәм «Лира» эстрада вокалы студиясе җитәкчесе - 21 яшьлек Мәскәү кызы Виктория Щербаковалар чыгыш ясый.
Исегезгә төшерәбез, «Фактор А» - Алла Пугачева белән «Россия 1» телеканалының музыкаль проекты. Проектта катнашучылар җырлау осталыклары буенча көч сынаша. Аның ахыргы этабында соңгы сүзне телевизор караучылар әйтәчәк. Конкурсның баш судьясы - Россия эстрадасы примадоннасы Алла Пугачева.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: