Шәһри Казан

Бүген театрга Рауза апа җитми

Театрларга барган саен, күңелне моңсулык биләп ала. Арабыздан китеп барган артистлар юксындыра, башкарган рольләре искә төшә. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның халык артисты Рауза Хәбибрахманова спектакльләрдә әле дә сәхнәгә чыгар сыман тоела. Ни кызганыч, бүген театрга Рауза апа җитми.

Реклама

Чамадан тыш дан-шөһрәткә күмелеп тә яшәмәде үзе. Бернинди махсус белеме булмаган килеш, гади бер эшчедән халыкның яраткан артистына әверелде. Кем белә, кечкенәдән үзен бала карарга дип Казанга алып килмәсәләр, бәлки Дөбъяз якларында яшәп тә калган булыр иде ул. Калага килгәч, аңа театр «җене» кагыла да инде. Төзелештә дә, театрда кием үтүкләүче дә, шофер да, электрик та булып эшли Рауза апа. Артистлар белән аралашып яшәү аның өчен күктән иңгән бәхет була. Режиссер Равил Тумашев аның тырышлыгын, талантын күреп роль биреп караганнан соң, ничек шатлана- шатлана уйнауларын еллар үткәч тә сөйләргә ярата торган иде артист. Ижау шәһәрендә беренче хатын-кыз артисты Сәхибҗамал Волжская да, аның уйнавын күргәннән соң, үзенең хәер-фатихасын биргән. Рауза апа үзенең батыр йөрәкле булуы белән дә күпләргә үрнәк иде. Унҗиде ел театрда шофер булып эшләү җиңелләрдән булмагандыр. Салкын кышларда таңнан торып машина җылытулар, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында юл йөрүләр үзе батырлыкка тиң. Әнә шул театрны, артистларны яратмаса, шундый газаплар күреп йөрер идеме икән ул?!
Артист буларак сәхнәдә уйный башлагач та, режиссерлар аны һәрвакыт рольләр белән сөендереп торды. Рауза апа сәхнәгә килеп чыгуга, тамашачы аны алкышлап каршы алды, алкышлап озатып калды. Табигыйлеге, ихласлыгы өчен яратты артистны тамашачы. Бервакыт «Гайфи бабай, өйлән давай!» спектаклендә экстрасенс ролен уйнап чыкканнан соң, аягы авырткан бер хатынның, аның янына килеп, рәхмәт әйтүен сөйләгән иде Рауза апа. Аксаклап театр карарга килгән кешенең савыгып кайтып китүен күргәч, аны могҗиза дими, ни дисең! Чыннан да ышандырырлык итеп уйный иде шул ул.
Рауза Хәбибрахманова Гагарин урамындагы «хрущевка»сында тыйнак кына гомер кичерде. Тормышта сабырлыгы белән дә аерылып торды артист. Бервакыт наркоманнар, фатирының астын өскә китереп, шактый гына әйберләрен урлап чыккач та, тавыш-гауга күтәрергә кыенсынып йөрде.
40 елга якын игелекле хезмәт куеп, бер көн дә эш калдырмаган артист театрдан кинәт китеп барды. Бәхетсезлегенә, гомеренең соңгы елларында катлаулы операция кичерергә туры килде аңа. Хәлен белергә баргач та: «Әй, шул юлларда ачлы- туклы йөрүләр нәтиҗәседер инде», - дип зарланып алган иде. Рауза апаны авыр чакларында хезмәттәшләре ташламады, хастаханәдә чиратлап кизү тордылар. Гомеренең соңгы елларында үзе белән бергә озак еллар эшләгән Земфира Досаева тәрбиясендә яшәде ул. Земфира апа бүген дә аның китапларын, шәхси әйберләрен кадерләп саклый, аларны чыгарып ташларга кулы күтәрелми.
Бервакыт Рауза апаны Гагарин урамында очраттым. «Туйдым инде хастаханә юлында йөрүдән, анализларны алырга барам әле», - дигән иде ул. Бу күрешүебез соңгысы булган икән. Берничә атнадан ул мәңгелеккә китеп барды.
Сине сәхнәдәшләрең дә, тамашачы да онытмый, Рауза апа!..

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: