Шәһри Казан

Бәхет сере үз кулыбызда

Миңа үткән гасырның 70 нче елларында берничә тапкыр Урта Азиядә, ә 80 нче елларда ике ел Әфганстанда булырга туры килде. Мин анда әфганлыларның көнкүрешен, комлы дала шартларында җир эшкәртеп җиләк-җимеш үстерүләрен, терлек-туар асрауларын, авыр табигать шартларында мул тормышка ирешеп яшәргә омтылуларын үз күзләрем белән күрдем. Һәр атна булып торган ком...

Миңа үткән гасырның 70 нче елларында берничә тапкыр Урта Азиядә, ә 80 нче елларда ике ел Әфганстанда булырга туры килде. Мин анда әфганлыларның көнкүрешен, комлы дала шартларында җир эшкәртеп җиләк-җимеш үстерүләрен, терлек-туар асрауларын, авыр табигать шартларында мул тормышка ирешеп яшәргә омтылуларын үз күзләрем белән күрдем. Һәр атна булып торган ком бураны астында, далада һәм ком чүлендә текә таулардан агып төшә торган кечкенә елга суларыннан максималь рәвештә файдалана белү - үзе бер могҗиза! Һәм әлеге эшләр фәкать кул көче белән генә эшләнелә. Болары халык яшәешенең тышкы күренешләре генә. Аны эчке яктан да белер өчен, бик күп кеше белән аралашырга, сораштырырга-кызыксынырга да кирәк. Талукан шәһәреннән Файзобадка барганда ак йөзле, бераз сипкелле, кызгылт-сары чәчле яшь әфган солдатын очраттым. Аптырап, аның нинди милләттән булуын сорагач, янәшәдәге иптәшләре: «Аның әтисе москаль!» - дип көлешкәннәр иде. Күп җирләрдә русларны москаль дип атыйлар. Ул миңа үзенең халкын Искәндәр патша армиясеннән калган дип аңлатырга тырышты. Бу хәлләр миңа бик кызык тоелды. Бик күп кеше белән аралашып, сөйләшеп, мин мондый ак тәнле «москальләрнең» Әфганстанның төньяк-көнчыгыш өлешендә яшәүләрен ачыкладым. Кайчандыр бу өлкәне Кәферстан җирләре дип атаганнар. Кәферстан борынгы ефәк юлы өстенә урнашкан. Монда яшәүче халык, нигездә, юлаучыларны, сәүдәгәрләрне саклап-озатып яшәгән һәм шул кәсеп күп вакыт аларның яшәү чыганагы булып торган. Аларны икенче төрле калашлар дип тә йөртәләр. Мондагы халыклар ислам динен XIX гасырда гына кабул иткәннәр. Ләкин үзләренең күп кенә гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклап калганнар. Менә шул традицияләрнең берничәсен «Шәһри Казан» укучыларына да җиткерәсем килә.

Реклама

Бала туарга ярты ел кала, булачак әти кешене «декрет» ялына җибәрәләр. Булачак әтиләрне ерак юлларга, сугышка алмаганнар, бу вакытта ул хатынына өй эшләрендә ярдәм иткән. Әле ана карынындагы баласына төрле тарихи вакыйгалар, әкиятләр һәм гаиләсенең традицияләрен, туачак баланы өйдә бик яратып көтүләрен, аның гаиләдә яхшы ярдәмче булып үсүен теләгәннәрен сөйләгән.
Ана кеше исә, моның әтисе кайларда йөри, исән-саумы икән, дигән уйлардан азат булган. Гаиләдә бер-берләренә массаж ясау белән шөгыльләнәләр. Һәр кич хатыны - иренә, ире хатынына массаж ясый.
Бу кабиләдә балаларны укыту һәм тәрбияләү Тай-Дао уку системасы нигезендә яшәп килгән. Максат гади генә - 3 юнәлеш: массажга өйрәнү, хәрби сәнгать (ир һәм кыз балалар бер дәрәҗәдә) һәм сәламәтләндерү системасы.
Безнең өчен бигрәк тә сәламәтләндерү системасы кызыклы (бу системаны һәм гаилә массажын куллану нәтиҗәсендә, әлеге кабиләләрдә уртача гомер озынлыгы күрше кабиләләрдәгегә караганда ике тапкырга зуррак.
Бу - ИКЕ КҮК ЙӨЗЕ дигән традицион система. Аны, гадирәк итеп: «Ышанычлы юл бер генә түгел», - дип аңлатырга кирәктер. Һәм бу юл төрле вариантларда киң кулланыла.
Беренче сукмак маймыл сукмагы дип атала. Аның төп эчтәлеге - хәрәкәт, гимнастика, иртәнге физкультура, физик хезмәт (эшлексезләр арасында озын гомерлеләр булмый).
Икенчесе - Кыя-Таш арасындагы сукмак. Ул - хәрәкәтсез предметлар белән эшләү. Статик гимнастика, сеңерләрне һәм веналарны ныгыту.
Өченчесе - Камыш сукмагы. Аның нигезен умыртка баганасының тартылу-сыгылмалылык сәләтен тәэмин итүче күнегүләр тәшкил итә. Мәсәлән, йөзү, төрлечә асылынып тору. Һәр иртәне, һичшиксез, елмаюдан башларга. Камыш һәр иртәсен кояшка карап елмаюдан башлый.
Дүртенчесе - Лиана сукмагы. Сыгылмалылыкка күнегүләр, төрле яссылыктагы борылышлар.
Бишенчесе - Юлчы сукмагы. Һәркөнне 2-3 километр җәяү йөрергә киңәш ителә.
Алтынчысы - Ай сукмагы. Сез биергә тиеш - атнага ике тапкыр булса да.
Җиденчесе - Кояш сукмагы. Кояш сезнең тәрәзәгә генә карамый, ә дусларыгызныкына да карап сөендерә.
Сигезенчесе - Аждаһа сукмагы. Аждаһаның 3 башы: яктылык, су һәм һава. Алар сезнең юлдашларыгыз булырга тиеш. Саф һавада, мөмкин кадәр күбрәк кояшта, су янында булырга тырышыгыз.
Калашлар, үзләренең борынгыдан килгән диннәрен саклап калып, аңа күршеләрдән бөтен яхшы нәрсәләрне куша белгәннәр. Алар Будданы, Гайсәне, Мөхәммәд Пәйгамбәрне (с.г.в.) үзләренең борынгыдан килгән аллалары белән бертигез күргәннәр. Бәлкем бу юл аларны берәр динне инкарь итүчеләр ярлыгыннан азат иткәндер һәм аларның дөньяга бәя бирү чиген киңәйткәндер. Барлык яшәү дәверендә калашлар беркемне дә үзләренең диннәренә, дөресрәге, үзләренең дин юлына көчләп басарга мәҗбүр итмәгәннәр. Кояш, һава, җир һәм аллалар барысына да җитәрлек дип санаганнар алар. Гади генә яшәр, яратыр һәм иҗат итәр өчен, башка халыкларның җирләрен басып алып, халыкларын җәберләп, үтереп яшәргә кирәк түгел...
Иң кызыклысы - бу кабилә җәмгыятендә тол хатыннар булмавы. Ирләре үлгән очракта, хатын 40 көнен кайгырып үткәрә. Аннан соң, ярты ел вакыт эчендә янә үзенең теләсә кайсы кабиләдәшенә кияүгә чыга ала. Бу вакыт аралыгында үзенең кулына һәм йөрәгенә тиңдәш дәгъвачы тапмаса, үлгән иренең өлкән туганының хатыны була. Шуңа күрә, кабиләдә, тол хатыннар гына түгел, караучысыз балалар да юк.
Калашларның яраткан аллаларының берсе - Мәхәббәт алиһәсе. Һәр елның ике көнен алар Мәхәббәт алиһәсенә багышлаганнар. Бу көннәрдә алар бергәләшеп күңелләренә якын урыннарга сәяхәт кылганнар, дусларына, туганнарына кунакка барганнар, балалары белән шөгыльләнгәннәр, бер-берсенә бүләкләр бирешкәннәр.
Бу халыкның тормышын, гадәтләрен өйрәнә башлагач, мин бәхетнең, тормыш яменең һәрчак үзебезнең кулда булуына инандым. Якыннарыбыз, туганнарыбыз, балаларыбыз өчен тырышып, намуслы эшләп, хезмәт итеп яшәү һәркемгә канәгатьләнү һәм ахыр чиктә күңел тынычлыгы, бәхет китерә. Һәр гаиләдә, милли гореф-гадәтләр нигезендә, бер-береңне аңлап яшәргә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: