Шәһри Казан

Бәхетнең җиде төсе

Без барыбыз да бәхет турында күп сөйлибез, ләкин күпләребез аның нинди төстә булуын белми. Бу гаҗәп тә түгел, аны тотып карап та, күреп тә булмый. Ә менә республикабызның Мәгариф һәм фән министрлыгы бу хакта белә булып чыкты. Алар тәрбиягә бала алган гаиләләр өчен оештырган бер атналык ял сменасын «Бәхетнең җиде...

Тәрбиягә бала алган ике-өч гаилә беренче тапкыр 2014 елда бергә берничә көнгә генә бер лагерьга өйдәш булып кына җыелган булган башта. Мондый аралашуның файдалы икәнлеге тиз аңлашылгач, алдагы җәйләрдә гаиләләр саны да, ял көннәре дә арткан. Әти-әниләрне һәм балаларны бергә берләштергән мондый смена берничә ел Биектау районы «Костер» лагеренда эшләде. Инде икенче ел Чаллы шәһәренең Чулман елгасы буендагы бик матур җирендә урман эчендәге шифаханәдә җыелалар. Элек бер генә смена булса, быел ике сменада ике тапкыр күбрәк әти-әниләр һәм балалар ял итте. 30 июль-5 август көннәрендә - Чаллы зонасы, Ә 7-14 августта Казан һәм башкалабыз янындагы районнардан гаиләләр килде.

Өлкәннәргә дә, нәниләргә дә файдалы һәм күңелле булган әлеге смена өчен җаваплы кеше Ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруда алмаш гаиләләр әзерләүдә ярдәм итүче республика үзәге директоры Светлана Богова Чаллының «Саулык» шифаханәсенең «Звездный» лагеренда узган ял турында көндәлек язып барган. Аның кайбер битләрен сезгә дә укытабыз.

Көндәлектән
«Танышу көне күңелле мәшәкатьләр белән башланып китте. 30дан артык гаиләне каршы алу шактый вакытны алды. Корпусларда барлык уңайлыклары булган ике-дүрт кешелек бүләмәләргә урнаштырдык. Танышулар көне дип аталса да, бу гаиләләрнең күбесе бер-берсе белән таныш кына түгел, якын дус та. Күбесе - озак еллар Татьяна Степанова җитәкли торган тәрбиягә бала алган гаиләләрнең «Без бергә!» иҗтимагый оешмасы әгъзалары. Шатлыкларын да, борчу-мәшәкатьләрен дә бергә уртаклашалар. Киңәшләр дә бирешәләр. Бала тәрбияләү шикелле мөһим эштә ул беркайчан да артык булмый. Ачылу тантанасына барлык өлкәннәр һәм балалар зәңгәр күк төсендәге галстуклар (өметнең дә төсе шундый диләр) һәм махсус значоклар тагып килде. Төшке аштан соң балалар йоклады, әти-әниләр психолог киңәшен тыңлады.

Икенче көн - Кино көне дә зарядкадан башланып китте. Тәмле иртәнге аштан соң һәр гаилә үзенең талантлары турында сөйләде. Аларның бер-берсенә җылы мөнәсәбәтләрен, яратуларын күрдек. Казаннан килгән мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәр «Шәфкатьлелек дәресләре» үткәрде. Кино көненә багышлап, викторина уздырдык. Кич белән төрле халыкара конкурслар лауреаты, аккордеончы Батыр күңелле дискотека оештырды. «Кичке шәмчек»тә әти-әниләр бу сменаны бик ошатулары турында әйттеләр. Әле аны тагын да кызыклырак һәм истә калырлык итәр өчен вакыт бар.

Дан көне. Иртәнге гимнастикадан соң «Әкияттә кунакта» булдык. Әтиләрнең сабыйланырга тырышып йөрүләрен карап тору үзе бер күңелле. Аларның кайсысы - Убырлы карчык, кайсысы Үлемсез кощей, Су анасы булган. Ә әниләр - Алтын балыклар. Әти-әниләрен әкият илендә күрү балаларга бетмәс шатлык бирә, ә өлкәннәргә бу чаралар сабыйларны аңларга, балачак иленә юлны якынайтырга ярдәм итә. Балалар йоклаганда, өлкәннәр психолог һәм юристларның киңәшен тыңлады, үз гаиләләренең мөмкинлекләрен билгеләде. Кичке якта «Дан минуты» булды. Минуты дип аталса да, ул әллә ничә сәгатькә сузылды. Һәр бала һәм һәр әти-әни үз талантын, осталыгын күрсәтәсе килгәнгә, ярышны ике этапта уздырырга туры килде. һәр чыгыш көчле алкышлар астында калды. Җырланган җырларның, сөйләнгән шигырьләрнең күбесе әниләр турында иде. Аларның кайберләрен күз яшьләрсез генә тыңлый да алмадык. Кичен бергәләп биедек.

Реклама

Дүртенче көн - Спорт һәм сәламәтлек көне. Исеменнән үк күренгәнчә, ул хәрәкәткә багышланды. Иртәнге зарядка көн буена җитәрлек көч-дәрт бирде. Бүген ул аеруча да кирәк иде. «Исән калу сукмагы» дигән ярыш-уен уздырдык. Анда балалар әти-әниләре белән төрле каршылыклар аша уздылар, тигезлекне сакларга да өйрәнделәр, үрмәләп шуыштылар да. Көне буе нинди генә ярышлар үткәрмәдек. Балалар да, өлкәннәр дә өстәл теннисы, бильярд-футбол буенча көч сынашты. Ярышларның күбесендә дуслык җиңде. Кичен өлкәннәр - хореография, балалар графити буенча мастер-класслар узды. Аннары «Дан минуты»нда җиңүчеләрне котладык.

Сәнгать көне. Һәр көндә спорт та, сәнгать тә бергә үрелеп барса да, күңелләрне баетканга, аңа аерым көн багышладык. Асфальтка төсле акбурлар белән рәсемнәр ясадылар. Аларның барысында да әти-әни, бала һәм кояш сурәтләнгән. Тынычлык күгәрченнәре очып йөри. Аннары теләге булганнар шахмат-шашка ярышында катнашты. Әти-әниләр соңгы вакытта модага кергән һәм файдалы дип табылган скандинавия йөрүе белән дә таныштылар. Кич белән барыбызны да сюрприз көтә иде. Күрше лагерьга лазер-шоу карарга бардык.

Алтынчы көн - Гаилә көне иртәнге зарядкадан башланып китте. Аны хәзер балалар үзләре дә уздыра ала инде. Сигез метрлы тукымага һәр 32 гаилә дә үз гаиләсенең кыйммәтләрен ясады, герб-девизын яклады. Бу бик дулкынландыргыч булды. Кичке якта «Мистер икс» дигән чара узды. Әниләр танымаслык кыяфәтләргә керделәр. Балаларга аларны танып алу шактый кыенга туры килде, ләкин алар тагын да тырышыбрак эзли башладылар.

Көн сменаның ябылу тантанасы белән тәмамланды. Иң актив гаиләләр, аларны аерып карау мөмкин түгел иде, шуңа барысы да грамоталар, рәхмәт хатлары һәи истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Сменаның флагын иң нәни катнашучы әтисе белән бергә төшерде. Әти-әниләр һәм балаларны бергә җыйган, аларны тагын да ныграк дуслаштырган, араларын якынайткан бу сменаның быелгысы да тәмамланды, тик бөтенләйгә саубуллашмыйбыз. Өлкәннәр дә, балалар да яңадан очрашу турында хыяллана».

Бәясез шатлык
«Бәхетнең җиде төсе» сменасына мин дә чакырулы идем. Былтыр барган идек. Быел бара алмадым. Соң булса да уң булсын дип, сменаның ябылышына булса да килеп җитәргә тырышып, юлга чыктык. Һич бармый кала алмыйм - анда мине бик күп дусларым, фикердәшләрем, языласы язмаларымның геройлары көтә иде. Кайберләрен сез дә беләсез, алар турында газетабызда даими язып торабыз. Быел «Әти хакы» конкурсында җиңеп велосипед алган Рәйсә Миңнуллина гаиләсе дә шунда иде. Алар Нурлаттан 50гә якын кеше килгәннәр. Миңнуллинар гаиләсе үзләре генә дә - 19. Нурлат балалар йортында төзекләндерү эшләре барганга, ятимнәрне төрле җирләргә таратканнар. Күбесен хезмәткәрләр үзләренә алган. Рәйсә менә шул балалар белән килгән лагерьга. Өйләре зуррак булса, аларны кире бирмәскә дә исәбе. Әле күптән түгел генә газетабызда Болгардан Лихачевлар гаиләсе турында язган идем. Бәләкәй Раяна мине әллә кайдан танып алып, кочагыма атылды. Узган елгы танышлар, берсен-берсе бүлдереп, лагерь көннәре турында сөйләде. Казаннан тормышның ачысын-төчесен күп күргән Динә ханым да бик канәгать бу ялдан. Бигрәк тә «Мистер икс» ошаган аңа. Улы Руслан: «И әни, мин сине биш бармагым кебек беләм бит инде», - дигән булса да, озак таный алмаган әнисен. «Бишенче бармагында гына тапты», - дип шаярта Динә ханым. Казаннан Хатирә ханым да тәрбиягә алган улы һәм оныгы белән килгән Чаллыга. Олы кызы Диләрә быел мәктәпне тәмамлап, медицина көллиятенә кергән.

Бер ел эчендә һәркемдә ниндидер яңалык булган, сөйләшеп сүзебез бетмәде. Иң зур шатлыклы яңалык - Болгардан килгән Людада. Ул үзенең ике баласын үстереп бетергәч, тәрбиягә ике малай алган иде. Быел Лаеш балалар йортында тәрбияләнүче тагын бер матур кызның әнисе булган. Әле шушы көннәрдә генә, бирегә килер алдыннан гына, шуңа күрә кызчык әнисеннән адым да калмый. Хәер, башка балалар да шулай, бигрәк тә бәләкәйләр. Кабаттан тапкан гаиләләрен - бәхетләрен берсенең дә югалтасы килми.

Әлеге язманы укыгач, тәрбиягә бала алган гаиләләрдә (республикабызда андый игелекле җаннар шактый) сорау да туар. Бу файдалы һәм күңелле лагерьга ничек эләгергә? Һәрбер районда социаль опека бүлекләре бар. Юлламаларны алар хәл итә. Тагын шунысын да белеп тору мөһим: гаиләнең барлык балалары өчен дә бу ял бөтенләй бушлай. Әти-әниләр бик аз гына түлиләр. Шуңа да быел ял итүчеләрнең һәрберсе Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына чиксез рәхмәтле.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: