Шәһри Казан

Әбиләр чуагы кабат кайта

Якын көннәрдә әбиләр чуагының тагын бер дулкынын каршы алачакбыз. Синоптиклар хәбәр итүенчә, быелгы көздә ул дүртенче кат килергә ашыга. Сентябрь урталарына хас һава торышын исә безгә Урта Диңгез һәм Төньяк Африка һава массалары алып килә. Димәк, алдагы берничә көндә көндезләрен температура сигез градуска артып китеп, унбиш градуска кадәр җылытачак. Кайбер...

Реклама

Якын көннәрдә әбиләр чуагының тагын бер дулкынын каршы алачакбыз. Синоптиклар хәбәр итүенчә, быелгы көздә ул дүртенче кат килергә ашыга. Сентябрь урталарына хас һава торышын исә безгә Урта Диңгез һәм Төньяк Африка һава массалары алып килә. Димәк, алдагы берничә көндә көндезләрен температура сигез градуска артып китеп, унбиш градуска кадәр җылытачак. Кайбер районнарда исә ул унсигезгә кадәр күтәрелер дип көтелә. Ә төннәрен аз гына суытып, тугыз градусны тәшкил итәчәк. Аз гына болытлы булып, урыны белән яңгырлар да вәгъдә ителә.
Синоптикларга кышын ниндирәк һава торышы булачагы да билгеле. Алар ышандырганча, алдагы кыш соңгы егерме елда иң суыгы булачак. 2009-2010 елларның кышыннан кала, нигездә, кыш җылы килде. Температура 2-6 градуска артыграк торды. Россия гидрометеорология үзәге җитәкчесе Роман Вильфанд, гыйнвар аенда уртача температура 10 градус салкын булса, февральдә ул 8,5не тәшкил итәчәк, ә бу исә чын кыш, ди.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • «TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 14 март 2018 - 14:51
    «Хәләл фермер» Ленар ЛАТЫЙПОВ: «Хатын сайлау берни түгел, сыер сайлап кара син!» Биектау районының Торнаяз авылында «хәләл фермер» белән танышып кайттык. Биш вакыт намазын калдырмаган, шәригать кануннары буенча яшәүче Ленар Латыйповлар гаиләсен күрше-тирәдә шулай атыйлар. Алар ун ел эчендә мөгезле эре терлек санын 250гә җиткергән. Республикада бу – иң күп мал асраучы гаилә фермасы.
    542
    0
    2
  • 14 март 2018 - 16:28
    Лаешта пычрак су «дефицит»ка әйләнәчәк Татарстанның Лаеш районы Чулман белән Идел елгалары кочагына урнашкан. Гаҗәеп матур җирләр.
    452
    0
    0
  • 14 март 2018 - 15:42
    «Гавайи» салаты ясау ЫСУЛЫ Бер порция өчен 40 гр айсберг яки пекин салаты (икесен бергә кушсагыз да була), 50 гр ысланган тавык, 40 гр консервланган ананас, кечкенә генә бер тырнак сарымсак һәм кыздырылган кара ипи кисәкләре кирәк.
    338
    0
    0
Ночной режим