Шәһри Казан

Битарафларның күңелен уятып булмасмы?

Әле күптән түгел генә Журналистлар берлегенең корылтае булып үткән иде. Аңардан соң озак та үтми Шигырь бәйрәмен, «Үзебез» хәрәкәтенең «Мин татарча сөйләшәм» акциясен уздырып җибәрдек. Шуның икенче көнендә «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган түгәрәк өстәлдә «Татар балалары өчен чыга торган периодик басмалар һәм китапларның бүгенгесе һәм...

Соңгы арада әдәбиятыбыз, матбугатыбыз, гомумән, милләтебезнең киләчәге, аның үткәне һәм бүгенгесе турында еш уйлыйм. Уйланам да хурланам... Җаным бүгенге хәлебезгә карата каршылык белдерә: «Без ник болай, бетәбез бит!» - дип, барлык милләттәшләр ишетелерлек итеп кычкырасым, елыйсым килә башлый. Елап һәм кычкырып кына берни дә үзгәртеп булмаячагын яхшы аңлыйм. Әмма дәшмичә, кул кушырып, үз хәерчелегеңнән канәгать булып утырудан берни үзгәрмәячәге дә көн кебек ачык... Шуңа күрә: «Битарафларның күңелен уятып булмасмы?» - дигән якты ният белән шигырь, мәкалә язам, алай да булмагач, плакат күтәреп мәйданга юнәләм…
Күрәсең, бу гамәлне үтәргә шагыйрьлек холкы этәрә торгандыр. Әнә бит, яшь вакытларында безгә кадәргеләр дә шулай эшләгән. Артык еракка китмичә, өлкән буыныбызга гына күз салыйк: шагыйрь Разил Вәлиев яшьлегендә, Зөлфәтләр, Мөдәррис Әгъләмнәр белән бергә, Камал театры балконыннан, «Яшьләргә журнал кирәк!» - дип, листовкалар ясап тараткан, соңрак исә депутат мөнбәреннән ялкынлы чыгышлар ясаган, нотыклар сөйләгән; Рәшит Әхмәтҗанов, Заһид Мәхмүди һәм Газинур Моратлар 90 нчы еллар башында, «Ил бәйсезлеге өчен», дип, сәяси ачлыкта утырган.
Тик үз вакытында: «Дөньяны үзгәртәм!» - дип язучыларның, ни сәбәпледер, күбесе инде суынган-басылган, басынкылана төшкән, нәтиҗәдә үзләре үзгәреп калган...
Арада үз язмышы белән килешеп, өметсезлеккә бирелүчеләре дә булгандыр. Әнә бит, абыйсы исән чакта «Идел» журналында эшләп киткән талантлы шагыйрь Ләис Зөлкарнәй, гаиләсен туендыру өчен, бүген фатирларга ремонт ясап йөри, ә әдәбият дөньясында аны күрмәгәнгә инде ничәмә ел вакыт үткән.
Аның каләмдәшләре бүген, гөрләтеп, юбилейларын үткәрә, әмма аларның да шигърият мәйданында, прозада һәм матбугатта иҗатлары соңгы арада гөрләп-кайнап тора дип, авыз тутырып әйтеп булмый кебек.
«Өлкән буын» дигәннәребездән кайчак, «әдәбиятка өметле шагыйрьләр килә», дигән сүзләрне ишеткәлим. Ишетәм дә, «өметле» дигән сүзне «җүләр, беркатлы» төшенчәсе белән тәңгәлләштерәсе килә башлый. Чөнки татар язучыларының хәзерге хәлен күреп, акыл белән эш йөртә белүче яшьләрнең әдәбиятка тартылуы бик сәер, җүләрлеккә тиң күренеш, гамәл булып тоела. «Өметле шагыйрьләр» сүзенең хикмәте турында уйлыйм да тагын бер нәтиҗәгә киләм. Болай әйтүчеләрнең үзләрендә өмет калмаган, инде өмет күзләре белән безгә багалар, күрәсең... Уйлап карасаң, нинди тәэсирле, тылсымлы сүз бит ул - «өмет»! Милләтебез нәкъ менә шул өмет бәрабәренә инде бишенче гасыр бирешми, изелеп яшәвенә карамастан, алга баруын дәвам итә ләбаса. Тик каләм әһелләренә Тукайлар чорында булган «кадер» турында өметләнүе авыр. Хәер, күпме сүксәк тә, Совет чорында да язучыларыбыз бүгенгедәй үк кадерсез, хәерче булмаган. Язучылар берлегендә теркәлгән каләм иясе ул заманда чын мәгънәсендә профессиональ шагыйрь яки язучы булып исәпләнә алган, аларга бушка фатирлар, иҗат йортларына юлламалар бирелгән, әсәрләре өчен яхшы гонорар түләнгән. Ә бүген, ни кызганыч, берлеккә кердең ни, кермәдең ни - мондый һөнәр гамәлдә юк инде. Чөнки бүгенге заманда әдәби иҗат белән тамак туйдыру, гаилә карау мөмкин эш түгел.
Нәтиҗә буларак, әдәбиятыбыз һәм матбугатыбыз яхшы мәгънәсендә «җүләрләр», ягъни милләт язмышына битараф булмаган, йөрәк кушуы белән яшәүче энтузиаст-һәвәскәрләр кулына гына кала бара. Балалар әдәбияты һәм периодик басмалары язмышына багышланган конференциядә Чаллыда нәшер ителүче «Көмеш кыңгырау» газетасының баш мөхәррире Факил Сафин: «Акча турында гына уйлап булмый, беренче чиратта, милләтебез киләчәген кайгыртырга кирәк, ә милләтнең киләчәге - балаларыбыз. Мин подписка көннәрен уздыру өчен дәүләт ярдәмен көтеп утыра алмыйм, балаларга үз хисабымнан бүләкләр алам, бәйгеләр оештырып, күңелләрен күрәм», - дип әйткән иде. Шунда ук Татарстан китап нәшрияты директоры Дамир Шакиров: «Журналистлар, миңа килеп, балалар китаплары мәсьәләсендә проблема күтәрергә тырышалар. Шулчак мин: «Әйдәгез, тәкъдимнәрегез булса, сез дә эшләп карагыз, мәсьәләне бергәләп хәл итик!» - дим. Тик атлыгып торучылар бик күренми. Безгә проблема күтәрүчеләр түгел, эш эшләүчеләр кирәк!» - дип чыгыш ясады. Ә «Ялкын» журналы хәбәрчеләре, «Мин татарча сөйләшәм» концертында үз журналларын сатуга чыгарып, нибары биш журналны гына сата алганлыклары хакында җиткерде. Югыйсә Бауман урамы бу чараны карарга килүче яшүсмерләр белән шыгрым тулган иде бит! ТР Мәдәният министрлыгының идарә эшләре җитәкчесе Кадрия Идрисова конференциядә рус телендә чыгыш ясауны өстенлек итеп куючыларга карата: «Үз телен үзе хөрмәт итмәгән халыкны башкалар да хөрмәтли алмый, татарча басмалар турында сүз барганда, рус матбугат чаралары татарча белүче журналистларын җибәрсә дә ярый бит», - дип, фикерен җиткерде. Хәер, балалар матбугаты турында чыгыш ясаучылар болай да русча текст белән пресс-релизлар ясап килгән иде. Аларның кайсы вата-җимерә русчалы-татарчалы сөйләсә, кайберәүләре бу көнне үз туган телебездә генә чыгыш ясап, үзләренең яңа проектлары, сөенеч һәм көенечләре, уңышлары турында сөйләделәр. Гонорарлар мәсьәләсенә килгәндә, «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесенең урынбасары Нурия Беломоина: «Бу турыда Журналистлар союзының корылтаенда Римма Ратникова сүз кузгатты. Әлеге мәсьәлә Президентыбызга җиткерелде. Уңай үзгәрешләр көтәбез», - дип әйтеп узды. Әлеге конференциядә дә баш мөхәррирләрнең иң авырткан урыны - газета-журналларга язылу мәсьәләсенә кагылып уздылар. «Дөрес аңлагыз, бу очрашу аерым категория матбугатны пиарлау түгел, ә социаль мәсьәләне хәл итү өчен кирәк», - диде Нурия Абдулловна.
Чыннан да, бүген милләттәшләребезгә газета һәм китап укытуның социаль проблемага әверелеп баруын, газета хезмәткәре буларак, моның минем дә шәхси проблема икәнен тоеп яшим. Милләттәшләребезнең бу мәсьәләдәге битарафлыгын үз-үзебезгә карата хыянәт буларак кабул итәм. Чөнки һәр милләт хакында аның әдәбиятыннан, мәдәниятеннән чыгып фикер йөртәләр. Шөкер, безнең милләт әдәбият белән шактый борынгыдан - Кол Галиләр дәвереннән бирле дус. Ни кызганыч, бүген милләттәшләребезнең күпчелеге, бигрәк тә яшь буын, үзен юкка чыгаруга үзе үк юл куя, гафләткә, битарафлыкка бирешә. Бу, беренче чиратта, аларның үз әдәбиятына, матбугатына булган сансызлыгында чагылыш таба...

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: