Шәһри Казан

Бөкедә утыра калсам...

Кая да булса барырга җыенганда, көндәлек эшләреңне планлаштырганда, анда «бөкедә утыра калсам...» дигән пункт, һичшиксез, булырга тиеш.

Белгечләр кешеләрнең үз гомерләренең ничә атнасын йоклап, ничә көнен ашап, ничә сәгатен телевизор карап үткәрә икәнлекне күптән исәпләп чыгардылар инде, ә менә Казанда яшәүчеләрнең үз гомерләренең ничә көнен бөкедә утырып үткәргәнен исәпләп караучы бармы икән ул?!
Беркөне эштән кайтканда сәгатьтән артык бөкедә утырырга туры килде. Автобус тулы кеше, хәтта борылырга да җай юк. Бөкедә утырып, ярты сәгатьләп вакыт үткәч, алдан сөйләшеп куйгандай, салондагыларның телефоннары бер-бер артлы шалтырый башлады. Әйтерсең радиодан, бер дулкыннан икенче дулкынга күчеп, үзеңә кирәклесен таба алмый изаланасың. Бер башта Салават «Салкын чәе»н суза, икенче тарафта Ландыш Нигъмәтҗанова «Үп мине» дип ялвара, өченче берәүнең телефонында «Бригада» фильмы музыкасы яңгырый, ә тагын берәүдә «Сәйдәш маршы» уйный башлады. Ярты сәгать буе тик басып торып арыган аякларны шул маршка атлап яздырсак кына инде. Әмма, бөке дип, тормыш туктап калмый. Алда утырып барган бер хатын, өйдәгеләренә шалтыратып, ашка су куя торырга кушты. Вакыт-вакыт бәрәңгесен кайчан, ярмасын күпме вакыттан соң салырга икәнлекне өйрәтә-өйрәтә, инде ул аш пешеп тә өлгерде. Салондагы 7-8 яшьлек бала «Әлли-бәлли-бәү»сез генә йоклап китте, әбиләр чиратлашып бер-берсенә урын биреп, аякларын ял иттереп алды, ә автобус кузгалырга да уйламый. Кешеләр тынычсызлана, нишләргә дә белми уфтаналар. Әнә, ишектән ерак түгел утырган ир-атның гына бөкедә эше юк, ул, дөньясын онытып, китап укып бара. Болай, ичмасам, вакытыңны да бушка уздырмыйсың, нервыңны да бетермисең.
Автобустан төшеп өйгә таба атлаганда, алай-болай бөкедә утыра калсам, үземә дә берәр китап алып йөрми булмас, дип уйлап куйдым.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: