Шәһри Казан

Болгар әкренләп серләрен ача

Болгар кайнап тора. Ял көннәрендә туристлар ташкыны тагын да арта. Кайлардан гына килмиләр. Болгар дәүләт музей-тыюлыгындагы бар нәрсә кызыксындыра аларны: тарихи корылмалар, кабер ташлары, казу эшләре вакытында археологлар тапкан экспонатлар...

Хәер, биредә казу эшләре бүгенге көндә дә алып барыла һәм әлеге әйләндереп алынган территория әллә каян игътибарны җәлеп итеп тора. Тарих төпкеленә төшеп, кулларына эләккән һәр нәрсәне иләп, юып, бөртеген-бөртеккә аера бара археологлар. Бу участокта казу эшләре инде 2013 елдан башлап уздырыла икән. Урта гасырга караган шәһәр корылмаларын тикшерәләр. Быелгы археологик казу эшләре гадәттәгедән соңгарак калып, июль аенда гына башланган. Моны, нигездә, һава шартлары, кәгазь эшләре белән бәйләп аңлаталар. Биредә Татарстан Фәннәр академиясенең Альфред Халиков исемендәге Археология институты хезмәткәрләре дә (Родион Степанов, Наталья Иранцева), Россия Фәннәр академиясе Археология институтының фәнни хезмәткәре дә бар. Эшчеләр исә, нигездә, Болгар шәһәре территориясендә яшәүчеләр. Аларның да күбесе казу эшләрендә берничә ел рәттән катнаша.

- Бу - Казан һәм Мәскәү археологларының уртак хезмәте. Шәхсән мин 2011 елдан бирле монда. Болгар - иң беренче чиратта, археологлар өчен яңа гыйлем туплау урыны. Болгар - ислам белән бәйле иң төньяк шәһәр. Ислам дине белән бәйле мәдәниятләрнең йогынтысы нык сизелә. Бу участокта әлегә без культуралы катламны казыйбыз, ул якынча бер метрдан метр ярымга кадәр. Аннан соң подвал, баз калдыкларын, хуҗалык чокырларын казыйсыбыз бар. Кайсыдыр бер җирдә без ул катламга төштек тә инде. Табышларга килгәндә, әлегә җылыту корылмалары - таштан, балчыктан салынган мич калдыклары чыга. Бөтен килеш чыккан әйберләр ХХ гасырга караган, чөнки ул вакытта биредә кешеләр яшәгән. «Заманча шәһәр» бу участокта зур түгел. Күп дигәндә, 20-40 сантиметр. Кызганыч, ХХ гасыр урталарына караган подваллар культуралы катламны бозалар. Бу участокта ниндидер монументаль әйбер юк, булыр дип исәп тә тотмадык, - ди Россия Фәннәр академиясе Археология институтының фәнни хезмәткәре Денис Бадеев.

Әлбәттә, бу очракта искитәрлек нәрсә булмагач, казу эшләре уздыруның ни хаҗәте, мәгънәсе бар дигән сорау туа. Җәмигъ мәчетләре, базар, мавзолейлар турында белү - бер әйбер, ә «рядовой» төзелешләрне казу - анысы бөтенләй икенче. Моның бөтен мәгънәсе - шәһәр үсешен күзәтүдә дип аңлата археологлар.

Реклама

Гади халыкны гадәттә археологлар тапкан хәзинәләр кызыксындыра. Денис Бадеев өчен, мәсәлән, 2013 ел аеруча хәзинәле ел булган. Дүрт хәзинә: көмеш коелма кисәкләре, ике көмеш беләзек, көмеш акчалар тапканнар.

- Бу әйберләрнең һәммәсе бер урында - 30 квадрат метрлы мәйданда чыкты. Көмеш коелма дүрт килограммнан артык иде. Алар биредә базар булганга кадәр чорга карый. 47ләп тәңкә чыкты. Базар территориясен казыганда, күчереп йөртә торган 100дән артык тимер баскычка юлыктык. Мөгаен, ул сату өчен җитештерелгән булгандыр. Белмим, базар территориясеннән алып китәргә өлгермәгәннәр, белмим, авыр йөк булып тоелган. Күрәсең, кыйммәтрәк товарларны коткарырга кирәк санаганнардыр, - ди Мәскәү археологы.

2017 елның җәе археологларны ниләр белән сөендерер, әлегә әйтүе кыен, ни генә булмасын, казу эшләрен сентябрь урталарына кадәр алып барырга ниятли алар.


Сүзен-сүзгә

Фаяз ХУҖИН, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы:
- Болгарда казу эшләре 2010 еллардан бирле бик актив рәвештә алып барыла. Без монда иң беренче чиратта, әлбәттә, Мәскәү белгечләрен чакырдык. Алар- югары квалификацияле археологлар. Казан Кремлендә эшләгәндә дә алардан башка әллә ни артыгын майтара алмадык. Аның фән ягы гына түгел, сәясәт ягы да бар. Биредә Түбән Новгородтан да, Ульяновскидан да, Самарадан да килеп эшләделәр. Хәзер инде казу эшләрен артык кабаланмый гына алып барабыз. Болгарны һаман өйрәнергә кирәк, чөнки аның казылмаган җирләре әле бик күп. Мәскәүлеләр базар урыны таптылар. Без моңа кадәр сәүдәнең ни рәвешле баруын күз- алдына китерә алмый идек. Монда алар сатучыларның лавкаларын, алар тирәсендә генә һөнәрчеләрнең остаханәләрен таптылар. Бу - искиткеч уникаль әйбер. Минем өчен Болгарның башка шәһәрләр арасында тоткан урынын билгеләү өчен, Х гасырда сугылган ике болгар акчасының бер-бер артлы табылуы (2013-14 еллар) бик әһәмиятле булды. Болгар җирендә Х гасырдан XVI гасырга кадәр биш катлам бар. Х гасырдан башлап гасыр саен үсә, киңәя баруын күрсәтә торган фактлар җитенкерәми иде. Бу казу эшләре нәкъ менә шуңа юнәлдерелгән. Быел да кызыклы табышлар булыр дип көтәм.


Автор фотолары

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: