Шәһри Казан

Болгар һәм Зөя утрау-каласын дөнья галимнәре өйрәнә

«Без Болгарда һәм Свияжскида тикшеренүләр алып баручы белгечләр өчен бөтен шартларны да тудырдык».

Реклама

ТРның Дәүләт Киңәшчесе, Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу буенча республика фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев әлеге Совет утырышында шулай дип белдерде.
Көн тәртибендә торган «Борынгы Болгар һәм Зөя утрау-каласының тарихи һәм мәдәни мирас һәйкәлләрен торгызу буенча эшләрне фәнни тәэмин итү турында» дигән мәсьәлә буенча төп чыгышны КФУ ректоры, «Яңарыш» фондының Экспертлар советы рәисе Илшат Гафуров ясады. Ул, Болгарда һәм Свияжскида археологик казу эшләре алып барганда мәдәни катламга зыян китермәс өчен, аэрокосмик, геофизик, гравитация, магнит разведкасы һәм георадиолокация кебек заманча ысулларның кулланылуын ассызыклады.
ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының Археологик тикшеренүләр милли үзәге мөдире Айрат Ситдиков сүзләренчә, казу эшләрен алып барганда җентеклелек һәм тулылык мөһим.
Катлаулы объект булып Свияжск тора. Биредә өске катлау бик йомшак. Өстәвенә, агач корылмаларның калдыклары гына сакланган. Татар бистәсе һәм Тимерчеләр урамында археологик тикшеренүләр алып барыла.
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының фән буенча проректоры, ЮНЕСКО кафедрасының Идел буе бүлеге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев фикеренчә, архитектура һәм мәдәният һәйкәлләрен саклауда вак нәрсәләр юк. Биредә өстән-өстән генә якын килергә ярамый. Болгар һәм Свияжск айсбергның түбәсе генә. Татарстанда 7,5 мең тарих һәм мәдәният һәйкәле ачыкланган. Алар да ныклап өйрәнүне көтә.
Утырышта «Bulgarica. Время и пространство Болгарской цивилизации» дигән Атлас тәкъдим ителде. Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре Фаяз Хуҗин әлеге Атласны төзүгә Татарстан һәм Россиянең генә түгел, ә чит ил галимнәренең дә өлеш кертүен билгеләп үтте.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: