Реклама
Казанда Рамазан аенда «Кол Шәриф» мәчетенә намаз укырга килүчеләрне өйләренә махсус автобуслар кайтарып куячак.
Автобуслар аларны һәр көнне сәгать төнге уникенче яртыда 1 нче Май мәйданында көтеп торачак. Алар өч юнәлеш буенча йөриячәк:
1 нче Май мәйданы - Соцгород (К.Маркс урамы - «Миллениум» күпере - Чуйков урамы - Восстание урамы аша);
1 нче Май мәйданы - Җиңү проспекты (Н.Ершов урамы - Чехов урамы - Достоевский урамы - П.Лумумба урамы - А.Камалиев проспекты - Азино - Горки аша);
1 нче Май мәйданы - Имәнлек урамы (М.Сәлимҗанов урамы - Мәүлетов урамнары аша).
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз